«Татар-информ» агентлыгы журналисты республика бәйгесе лауреаты булды
0
219
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ). «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе Эвелина Киселёва Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге журналистлар арасында үткәргән «Сәламәтлек ачкычлары» республика бәйгесендә өченче урынны яулады. «Безнең бәйгедә актив катнашканыгыз өчен рәхмәт. Без сезнең эшләрегезне җентекләп өйрәндек. Сез аларда сәламәт яшәү рәвеше элементларыннан берсе буларак дөрес туклану, хәрәкәт активлыгы элементларын ачып биргәнсез, кешеләрне зыянлы гадәтләрдән арынырга, стрессларга бирешмәскә чакыргансыз», - дип искәртте үзәкнең баш табиб урынбасары Фәридә Имамова. Бәйгегә сәламәтлек турында язмалар циклы белән барлыгы 31 гариза юллаганнар. Алар арасыннан иң яхшы өч серияне сайлап алдылар һәм шуларның вәкилләренә тантаналы төстә бүләк тапшырдылар. Агентлык хәбәрчесе, конкурска «Онкология – хөкем карары түгел» дигән темага материаллар циклы тәкъдим итеп, өченче урынны яулады. «Зеленодольская правда» газетасы редакциясе — икенче, «Нократ» (Мамадыш) газетасы редакциясе беренче урынга лаек булды. Шунысы игътибарга лаек: район редакцияләрендә циклларны хәбәрчеләр төркеме әзерләсә, Эвелина Киселева барлык язмаларның да бердәнбер авторы булган.