18 яшьлек Мамадыш кызы: Илебез тарихына үз өлешемне кертергә телим
0
71
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», « Нократ»). Мамадышта яшәүче 18 яшьлек Лилиана Зәйдуллина беренче мәртәбә гражданлык бурычын үтәргә һәм тарихи вакыйгада катнашырга сайлау участогына килгән. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
«Март аенда 18 яшь тулды, шуңа күрә сайлауларда беренче мәртәбә катнашам. Мин дә илебез тарихына үз өлешемне кертергә телим. Киләчәгем һәм иминлегем өчен борчылам, чөнки Конституция — ул, беренче чиратта, Россия гражданнарының иминлеге сагында торучы документ. Шулай ук мин яңа Конституциянең гаилә кыйммәтләрен саклап калу турындагы өстәмәләре яклы», — ди быел КФУның беренче курсын тәмамлаган Лилиана Зәйдуллина.
Илнең төп законына үзгәрешләр кертү буенча сайлауда Мамадыш районында барлыгы 32 867 кеше катнаша. 251 яшь буын вәкиле беренче тапкыр тавыш бирәчәк.