Казанда иртән өч автомобиль бәрелешкән
0
41
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Казанда өч автомобиль бәрелешкәннән соң, трассага пыялалы мамык төргәкләре сибелгән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.
Кадрларда бүген иртән Мамадыш трактында булган юл-транспорт һәлакәтендә бер машинаның тагылмасыннан юлга төзелеш җылыткычы төргәкләре коелуы күренә.
Шәһәр автоинспекциясендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, авария районда иртәнге унда булган. Юлда «Шкода», «Лада» һәм «Сузуки» бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре ачыклана.