Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026
Август 2026
Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Tat Cult Lab: Зифа Кадыйрова фильмына Ильяс Гафаров командасыннан саундтрек

0 32

ХХI гасырның татар музыкаль театры, мөгаен, Tat Cult Lab 2019 музыкаль лабораториясе шоукейсы кебегрәк булырга тиештер. Продюсер Ильяс Гафаров һәм аның командасының яңа музыкаль продукциясе яңа форматлы татар музыкаль композицияләрен тәкъдим итте - Камал театрының Зур сәхнәсендә егермеләп музыкант тере яңгырашта яңа җыр яңгыратты.

Татарның музыкаль театры хыялының тулы бер мөстәкыйль дәүләт структурасы буларак тормышка ашмавының сәбәбе - аның заманча концепциясе булмаудандыр. Үткән гасырның беренче яртысында Салих Сәйдәшев, Кәрим Тинчуриннар булдырган музыкаль театр ул инде тарихта калды, бүгенге тамашачы аны теге гасыр үрнәгендә генә кабул итә алмый. Яңа гасыр яңа форматлар сорый.

Tat Cult Lab музыкаль проекты икенче ел рәттән тормышка ашырыла. 30 августта Казан Кремлендә оештырыла торган концерт - Tat Cult Fest фестивале – аның бер өлеше. Tat Cult Lab музыкаль лабораториясе – тагын бер өлеше. Әле лаборатория алдыннан кызыклы шәхесләр табылып лекцияләр дә уздырыла.

Проектлар ТР Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән үткәрелә. Әмма финанс керемнәре һәм чыгымнары тирән сер итеп саклана.


Быел 19 көн дәвамында Tat Cult Lab 2019 музыкаль лабораториясе кысаларында 16 музыкант студияләрдә эшләде һәм иҗат итте. Аларга кураторлар билгеләнгән иде. Иҗатчыларга җыр язу өчен кызыклы темалар тәкъдим ителгән - “Яңалыклар тасмасы турында җыр”, “Кабан күленә багышлау, “Жираф Мариус” спектакле өчен җыр, “Сөмбел” фильмы өчен саундтрек, “Сак-сок” әкияте буенча җыр... Яшь иҗатчылар Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзаловага багышлаулар язарга да алынганнар. Программада “Чәкчәкле киләчәк” яңа буын гимны да бар.

Нәтиҗәдә, сигез өр-яңа композиция барлыкка килгән. Моңа өстәп, махсус кунаклардан - махсус композицияләр. Махсус кунаклар - Tat Cult Lab/ музыка 2018 музыкаль лабораториясе җиңүчесе New Моң, Марат Taturas, Эльмир Низамов белән Илгиз Шәйхразиев һәм Андрей Руденко. Шулай итеп, программада барлыгы 12 композиция.

Сер түгел, татар альтернатив музыкасы тамашачысы масштаблылыгы ягыннан Фирдүс Тямаев һәм Гүзәл Уразова тамашачысы белән ярыша алмый. Альтернативщикларны тыңлаучылар күп түгел һәм ул күп була да алмый. Төнге клубларда 40 тамашачылы концертлар да күргән бар, Камал театрының Кече залын тутырып утыруларын да...

Tat Cult Lab 2019 музыкаль лабораториясе шоукейсы яшьләрдә кызыксыну тудыра алган – Камал театры аншлаг белән тулган иде. Бу - эстрада тамашачысы түгел иде. Бу, классик, димим, әмма сыйфатлы музыка тыңлый торган тамашачы иде. Залда ТР Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова белән бүлек мөдире Умида Гапарова, Камал театры директоры Илфир Якупов, Әлфия Авзалова кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова, хореограф Сәлимә Әминова һәм Камал театры актеры Илдус Габдрахманов һәм башкалар бар иде.

Камал театрының зур залындагы 800 тамашачы нәрсә күрде?

Иң мөһиме – сыйфатлы җанлы музыка тәкъдим ителде. Камал театрының спектакль декорацияләре күреп өйрәнгән сәхнәсе музыкаль аппаратура белән тулы иде.

Тематика.

- Төрки халыкның иң борынгы риваятьләренең берсе, иҗат кешеләрен уйлануга этәреп торган мәңгелек “Сак-сок” бәете.

- Хәзинә булуы турында сер белән тулы Кабан күле.

- Кайчан да булса спектакль булып куелу мөмкин булган жираф Мариус тарихы.

- “Сөмбел” фильмына саундтрек.

Мариус тарихы. Мариус – Копенгаген зоопаркында яшәгән яшь жираф. Википедиядә язылганча, Мариус бер популяция чикләрендә яшәгән жирафлардан туган, ә моны селекционерлар генетик хата дип бәяли. Мариус үтерелергә тиеш була һәм бу акция буларак анонслана. 2014 елда Мариус үтерелеп арысланнарга ашатыла. Ә бу мәгариф проекты буларак тәкъдим ителә. Әлбәттә протест акцияләре дә уза.

Кыскасы, Туфан Имаметдинов бу хакта спектакль куярга хыяллана ди. җырның текстын Илүзә Туктамышева белән Зөләйха Камалова язган. Музыка – Сергей Костюжов. Байару Такшина.

“Sombel” фильмына саундтрек – тагын бер кызыклы композиция. “Сөмбел” фильмы – Зифа Кадыйрованың популяр “Сөмбел” романы буенча төшерелә торган Татарстан-Үзбәкстан копродукциясе.

Алтарихы болайрак. Әлеге романны татар кинопродюсеры Миләүшә Айтуганова үзбәк коллегасына тәкъдим итә. Ике кинопродюсер бу фильмны төшерергә карар итәләр һәм озакка сузмыйча эш башлана. Фильм Татарстанның Мамадыш районында һәм Бохарада төшерелде. Сөмбел ролендә Үзбәкстан театрында эшләүче кырымтатар кызы Сабина Асанова. Режиссер – режиссер һәм сценарист Рәшит Маликов.

Саундтректа фильмның исеме латин алфавитын кулланып “Sombel” дип билгеләнгән. Көен Александра Мостафина, Сергей Костюжев, Тимур Милюков язган.

Әлеге лабораториядә икенче ел катнашучы бер кызыклы шәхес турында мәгълүмат. Зөләйха Камалова – күренекле язучы Нурихан Фәттахның оныгы. Иртә вафат булган талантлы актер Камил Камаловның кызы. Зөләйха – татар шәхесенең татар телендә иҗат итә алган оныгы. Андыйлар башка юк диярлек. Татар язучыларының иҗатчы балалары һәм оныклары бар. Алар татар мәдәниятенә һәм әдәбиятына хезмәт итә. Әмма аларның күбесендә фикерләрен татар телендә формалаштыру проблемасы бар. Ә Зөләйха формалаштыра да ала, җиткерә дә ала. Күреп торабыз – аңа классик түгел, альтернатив форматлар кызыклы.

Нурбәк Батулла – әлеге шоукейсның финал кунагы – көтелмәгән персонажы иде. Роле гап-гади – зыялы татар киеменнән чыгып, кәнәфигә утырып пакетлы чәй җебетеп эчә. Татар язучыларының кәнәфиле юбилей кичәләре күз алдыннан узды... Нурбәк – безнең ерак гасырлардагы мәдәниятебезнең кайтавазыдыр. Әмма без ул мәдәниятне пакетлы чәй дәрәҗәсендә генә беләбез. Бүгенгеләр өчен ул мәдәният пакетлы чәй генә түгелме?

Композицияләрне, аларның гаҗәеп яңгырашын, сүзләргә күчереп тасвирлау тору файдасыз, аларны тыңларга кирәк. Оештыручылар әйтүенчә, лаборатория продукты булган композицияләр студиядә яздырылып, социаль челтәрләрдә таратылачак.

Шоукейстагы бер зур проблема – текст икенчел булып калган. Алар ачык яңгырамый. Әлбәттә, бу кураторларның татар телле булмавыннан, катнашучыларның да аралашу теле русча булудан киләдер. Мөгаен, композицияләрне әзерләгәндә сәхнә теле белгече дә кирәктер. Бәлки, алга таба бу проблема хәл ителер.

Кыскасы, Ильяс Гафаров һәм аның командасы яңа заман музыкаль театрының бер моделен тәкъдим итте. Алар бербөтен иде. Музыка, җыр, бию, сәхнәдәге Нурбәк, залдагы Илдус Габдрахманов, матур тамашачы...

P.S.: Ильяс Гафаров һәм аның командасы татарча һәм русча булмаган сүзләрен ярата. Tat Cult Lab, музыкаль лабораториясе, шоукейс, Tat Cult Fest... әлеге дә баягы пакетлы чәй күз алдына килде.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Мамадыш на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.