Иртәгә үзара салым референдумында 120 меңнән артык татарстанлы катнашачак
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). 24 ноябрьдә үзара салым буенча районнарда планлаштырылган 19 референдумда 120 меңнән артык татарстанлы катнашыр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә хәбәр иттеләр.
<~>«24 ноябрьдә үзара салым буенча 19 җирле референдум үткәрү планлаштырыла. 15 территориаль сайлау комиссиясе, 115 участок сайлау комиссиясе эшләячәк, сайлаучылар саны 123 меңнән артык кеше булыр дип көтелә», — дип сөйләделәр Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә.
<~>Иң күп халыкны Буа муниципаль районындагы участокларда кабул итәргә планлаштыралар, анда -17 меңгә якын кеше, ә сайлаучыларның иң азы — Тукай районында, якынча 700 кеше булуы көтелә. Бу атна ахырында үзара салым мәсьәләсен Татарстан Республикасының Актаныш, Әлки, Арча, Буа, Биектау, Кама Тамагы, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тукай һәм Ютазы районнары хәл итәчәк. Референдум барышын махсус әзерлекле күзәтүчеләр күзәтеп торачак.
<~>