Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026
Август 2026
Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Татарстан-Башкортстан почта юлы, киосклар алдавы һәм кадрлар бетүе: татар мөхәррирләрен нәрсә борчый

0 39
“Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бу очрашуның максатын татар телен саклау өчен алга таба бергә эшләү буенча киңәшләшү дип билгеләде. Ул әлеге максатларның Татарстан Президенты тарафыннан куелуын да искәртте. 
 
- Дәүләт газетасы булсынмы, шәхси газета булсынмы, аның барыбер проблемалары уртак, - диде Айдар Сәлимгәрәев. Ул мәсьәләләр турында ачыктан-ачык сөйләшергә өндәде. 

<~>
 
Татар матбугаты алдында торган мәсьәләләрне Татарстан журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов санап үтте: татар телле кадрлар әзерләү, басма матбугатның киләчәге, матбугатны почта аша таратудагы кыенлыклар һәм татар телле аудитория кимүе. “Бу проблемаларны билгеләсәк, бәлки, чишү юлларын да табарбыз дип өметләнеп калам”, - диде Әминов. 
 
Әмма бу сөйләшү татар матбугатында проблемаларның тагын да күбрәк булуын ачыклады. 

Сүз күбесенчә шәхси матбугат чаралары баш мөхәррирләренә бирелде. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә Татарстанда татар телле басма матбугат чараларының иң зур тиражын шәхси газеталар ясый. Мәсәлән, Раиф Усмановның “Ирек мәйданы” газетасы 37 мең басма тираж белән тарала, Габделфәт Сафинның “Акчарлак” газетасы тиражы 35 мең, ә дәүләт тарафыннан нәшер ителүче басмалар күп дигәндә 13 мең ярым тираж җыя. 
  
Татарстан белән Башкортстан арасында почта рейсы кирәк
 
Быел Татарстан белән Башкортстан арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелүен исәпкә алып, “Ирек мәйданы” газетасы баш мөхәррире Раиф Усманов Татарстан белән Башкортстан арасында почта рейсын булдыруны тәкъдим итте. “Берничә ел элек “Почта России” агентлык өчен түләү кертте. Әгәр республика газетасы республикада гына тарала икән, түләү 24 тиен, ә читкә таралса – 80 тиен. Шуңа күрә күп генә газеталар чит төбәкләргә таралмый башлады”, - дип аңлатты ул тәкъдимен. 

<~>
 
Моннан тыш, Усманов Татарстаннан Башкортстанга газета-журналларның шактый озак - дүрт-биш көн баруын һәм абунәчеләргә соңарып килүен әйтте. 
 
- Ни өчен шулай озак бара? – дип сорады “Татмедиа” җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев. 
 
- Екатеринбург аша, - дип аңлатты Раиф Усманов. 
 
- Мамадыш через Париж була инде бу, - дип шаяртты Илшат Әминов. 

<~>
 
Усманов җитәкләгән редакция бүгенге көндә язылу тиражы 47 мең булган татарча газета чыгара. “Шуның өчтән бере Татарстаннан читтә тарала, - дип аңлатты ул. - Без мәсьәләне үзебезчә хәл иттек: Татарстанда да, Башкортстанда да ике аерым газета теркәдек. Татарстанда ул “Ирек мәйданы” исеме белән, Башкортстанда “Манзара” дигән исемдә чыгып килә”. Ул Башкортстанда татар басма матбугатка ихтыяҗ зур булуын әйтте. “Яңа газета чыгара башламыйсызмы?” – дип сорап кына торалар. Ике республика арасында почта рейсы булдыру күп кенә татар матбугат чараларына юл ачар иде”, - диде ул.
 
“Акчарлак” газетасы директоры Рузилә Сафина да Башкорстанда татарча газеталарны көтүләрен әйтте. Аларның басмасы Башкортстанда 4000 тираж белән таралуы мәгълүм. 
 
“Почта килми, киосклар алдый” 
 
Сөйләшү барышында басма матбугатның тиражы төшү мәсьәләсенә кагылышлы гозер-үтенечләр дә төрле яктан калкып чыкты. Тиражның редакцияләргә генә түгел, газеталарны укучыларга җиткерүче арадашчыларга да бәйле булуы ассызыкланды.

“Безнең гәҗит” шәхси газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов басма матбугатны укучыларга илтүдә почтаның төгәл эшләмәве комачаулый, диде:
 
- Бүген монда килгәнче миңа бер мәсьәләне хәл итәргә туры килде: Оренбургтан язылучыбыз шылтыратып, “сезнең газетагыз килмәде”, диде. Почта килмәгән. Көн саен бер-ике шундый шылтырату була. “Сез акчаны алуын аласыз, ә гәҗитне җибәрмисез”, - диләр. “Сез бит акчагызны почтага түлисез”, дип әйтеп карыйм. Тик аңлау җитми, - дип сөйләде Илфат Фәйзрахманов.

“Сираҗи сүзе” газетасы баш мөхәррире Искәндәр Сираҗи почта белән бәйле тагын бер проблеманы ачып салды: 
 
- Тиражлар төшүнең тагын бер сәбәбе - республикада почталар ябыла. Ике көн эчендә Арча районыннан ике тапкыр шылтыраттылар: ике зур авылда почта бүлекчәләре ябыла икән. Халык гәҗит-журналларга языла алмый. Арча районы Күпербаш авылында почта бүлекчәсе яңа елга кадәр генә эшләячәк, ә аннан соң? 

<~>
 
Матбугатны тарату ысулының берсе – киосклар аша сату да җайга салынмаган. Бу мәсьәләне Илфат Фәйзрахманов күтәрде: 
 
- Шәһәрдә газета таратуны киосклар аркылы эшләп була. Тик хәзерге киоск операторларының кайберәүләре мошенниклар дияргә була. Газета-журналларны сатарга дип алалар, биш-алты ай җыялар, аннары банкротлыкка чыгалар һәм безнең акчабыз югала. Мин шулай итеп бер миллион сумымнан колак кактым. Киоскы кала, исеме үзгәрә. Ә бит киоскларда татар матбугатына ихтыяҗ бар. Мәсәлән, “Безнең гәҗит”не миннән киосклар сорап ала, 1500 данә тираж алар аша тарала. Шуңа күрә безгә үз челтәребезне булдырырга кирәк. Шәһәрләрдә киосклар ачу турында уйлашсак, әйбәт булыр иде, - диде “Безнең гәҗит” редакторы. 

<~>
 
“Акчарлак” газетасы директоры Рузилә Сафина, бу тәкъдимне куәтләп, матбугатны киосклар аша сату көннән-көн күбәюен әйтте. Алар киосклар аша сатуны Башкортстанда да җәелдергәннәр. 
 
Татарстан журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов киосклар булдыруның юридик формасын уйлашырга, конкрет проект әзерләргә тәкъдим итте. Ул киосклар аша газета сатуның чит илләрдә дә киңәюен искәртте. 
 
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев киосклар булдыру идеясенең 2012 елда ук барлыкка килүен, әмма тормышка ашырылмавын искә төшерде. Ул бу мәсьәләне Татарстан Президентына җиткерергә вәгъдә итте, нәширләргә дә проблеманы калкытып, актуальләштереп торырга киңәш итте. 
 
Түгәрәк өстәлдә эксперт буларак катнашкан ветеран-журналист, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты хезмәткәре Римзил Вәлиев мәсьәләләрне алга таба да теркәп бару өчен экспертлар советы төзеп, юл картасына булдырырга кирәк дигән тәкъдим җиткерде. 

<~>
 
“Укучылар түгел, язучылар калмаячак” 
 
Римзил Вәлиев кадрлар кытлыгы мәсьәләсен дә калкытты:
 
- Мин “Идел”дә эшләгән чорда (90нчы еллар – авт.) 12 кеше белән планерка үткәрә идем. Хәзер анда бер редактор, бер секретарь, бер журналист утыра. Ә район газеталарында ике генә хезмәткәр утырган очраклар да бар, - диде ул.
 
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков бу проблеманың чыннан да кискен торуын искәртте. 

- Безне киләсе көндә бер куркыныч әйбер көтә: ул да булса укучыны түгел, ә язучыны югалту. Тиздән татарча яза белүчеләр бетәчәк, ә иң мөһиме – татарча язганны төзәтә белүче редакторлар калмаячак. Шуңа матбугатның эчтәлеге дә саегачак. “Татар-информ”ның татар редакциясендә 90нчы елларда укып чыккан журналистлар эшли, ул вакытта журфак татар кадрларын күпләп әзерләде, бу - факультет җитәкчесе, мәрхүм Флорид Әгъзамовның эшчәнлеге нәтиҗәсе иде. Илшат Юнысовичның да бу мәсьәләдә тырышлыгы зур булды. Ә хәзер безгә журфактан кешеләр килми башлады. Мөстәкыйль рәвештә татар телендә фикер йөртүче һәм шул фикерләрне кәгазьгә төшерүче кадрлар юк диярлек. Без, редакциябездә кечкенә генә “Татар журналистикасы мәктәбе” ачып, урамнан кеше җыеп, аларны укытырга мәҗбүрбез. Безне кадрлар мәсьәләсендә нинди киләчәк көтә? – дип сорау бирде ул КФУның татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллинга. 

<~>

- Бер дә борчылмагыз, укучылар беткәндә дә язучылары булыр булуын. Язарга омтылган балалар бик күп. Ләкин татар журналисты булырга теләгәннәр алдында киртәләр куела. Иң беренче киртә ЕГЭ иде. Татар журналисты булырга теләгән кеше рус теле һәм рус әдәбиятын яхшы белергә тиеш булып чыкты. Татар журналистикасына күбесендә авыл балалары килә, ә авыл мәктәпләрендә ул фәннәрне бик сайламыйлар. Икенче киртә - бюджет урыннары булмау. Авыл кешесе бакалавриатта уку өчен 600 меңне чыгарып салырга тиеш. Магистратурасын да өстәсәң, бер миллион була, - дип аңлатты Васил Гарифуллин. 
 
Шул ул вакытта ул былтыр Татарстан хөкүмәте карары белән гамәлгә ашырыла башлаган программаның әһәмиятен билгеләп үтте һәм аның дәвамлы булуын теләде. “Әйдә ТНВга” проекты бик күп талантлы укучыларны ачыкларга ярдәм итте, алар үзләре бер база тәшкил итәләр”, - диде ул. Бу программа нигезендә “Татмедиа” редакцияләре өчен дә максатчан рәвештә кадрлар әзерләнә. 
 
“Бәллүр каләм” үзгәрәчәк 
 
Сөйләшүне йомгаклап, “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе дә, Журналистлар берлеге рәисе дә мондый очрашуларны даими булдырырга кирәклеген әйттеләр. “Журналистлар союзында татар төркемен төзибез. Килсәгез шәп булыр иде”, - диде Илшат Әминов. 

<~>
 
Сүз уңаеннан, Әминов “Бәллүр каләм” журналистика бәйгесен үзгәртәчәкләрен хәбәр итте. “Бу бәйгедә шәхси матбугат чаралары да, блогерлар да, төрле жанрларда эшләүчеләр дә катнашырга тиеш”, - диде ул. Айдар Сәлимгәрәев исә шәхси газета-журнал редакторларын “Татмедиа” уздырган бәйгеләрдә катнашырга чакырды. 
 
“Татмедиа” җитәкчесе һәр яңгыраган тәкъдимне язып барды, аларны чишү өчен мөмкинлекләр караячагын әйтте. 
 
Мондый форматтагы чираттагы очрашу киләсе елның февраль аена билгеләнде.

<~>

<~>

<~>

<~>

<~>

<~>

<~>
<~>

<~>




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Мамадыш на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.