ТАССРның 100 еллыгы флагы музейга тапшырылачак
(Казан, 29 февраль, «Татар-информ»). ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Краснодар краена килеп җитте. Эстафета тәмамланганнан соң, флаг Татарстан Милли музеена тапшырыла. Бу турыда тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев әйтте. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.
Ул милләттәшләребезне сәламләде. «Мин бүген безнең биредә булуыбызга, монда да, туган телебез, гореф-гадәтләребез, милли киемнәребез саклануына шат», - диде.
Васил Шәйхразыев Краснодар крае җирендә кунакчыл кабул иткәннәре өчен биредәге җитәкчелеккә зур рәхмәтен җиткерде. «Без татарлар кайда гына яшәсәк тә, дус-тату. ТАССРның 100 еллыгы безнең өчен мөһим вакыйга. Аны уздыру буенча планнарыбыз бик зур», — диде Милли Шура рәисе.
Эстафетага старт Бурятия республикасында бирелгән иде. Бүген юбилей флагына үз төбәкләренең символик билгеләрен Адыгей, Кырым, Дагыстан, Кабардино-Балкария, Карачаево-Черкесия, Төньяк Осетия республикалары, шулай ук Әстерхан, Волгоград, Ростов өлкәләре һәм Ставрополь краеннан килгән милләттәшләребез беркетте.
Тантана ахырында Милли Шура рәисе туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклауда зур өлеш кертүче милләттәшләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Алда торган мөһим вакыйгалар — Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы, Бөтенроссия халык санын алу чараларында да сынатмаска, актив катнашырга чакырды.
ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасына багышланган тантана бәйрәм концерты белән төгәлләнде, диелә хәбәрдә.