Добавить новость
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Туган батыр туганда: батыр татар нинди була – Радик абый белсә генә

0 95

Татар дөньясында яңа әкият герое гамәлгә куелганын ишетеп беләсездер, бәлки. Туган батыр дип аталган герой ул. «Туган авылым» комплексын гамәлгә куючыларның берсе булган татар эшмәкәре Радик Абдрахманов һәм аның командасы уйлап тапкан яңа геройга – Туган батырга – татарның гасырлар дәвамында килгән Алып батыр, Камыр батыр, Чура батыр һәм Дутан батыр кебек әкият геройлары белән конкуренция аша үтеп, алар белән бер рәткә басарга туры киләчәк.

Әлеге геройны уйлап табарга этәргән сәбәпләрнең берсе – татарның героик әкиятләре төрле сәбәпләр аркасында онытылган булуында. Чыннан да, Дутан батырны белүчеләр сирәктер, ләкин андый әкият бар, димәк, герой бар. Алып батыр исеме дә «Алып батыр чабатасын каккан урын» дигән гыйбарәдә генә калган – тау булып җитмәгән җыйнак кына калкулыкларны шулай диләр. Чура батырны бөтенләй онытып бетергәнбез. «Камыр батыр» әкиятен беләбез, әлбәттә. Әмма бу геройны чын мәгънәсендә герой иткән заманча формалар юк. Кариев театрында бер спектакль чыккан иде, әмма ул вакытта Кариев театрында эшләгән яшь артист Инсаф Нәҗипов пәһлеванны түгел, якты йөзле, ихлас күзле, бераз кәмитрәк бер адәмне уйнады. Татар батырлары турында анимация, кинематография кебек заманча форматлар юк та юк.

Димәк, безнең татар эшмәкәре, фикердәшләр табып һәм үзенең зур командасын булдырып, шушы бушлыкны тутырырга алынган. Аңлашыла инде, исеме Туган икән, «Туган авылым» күңел ачу комплексына сылтама күзаллана.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Моннан 2 ел элек Ибн Фадлан буенча фильм әзерләнгәндә, татар батырының ничек булуын күз алдына китерү проблемасы килеп басты. Образ юк иде. Сугышчыларыбызны кичек киендерергә? Без хәтта татар кылычының нинди икәнлеген дә белми идек. Бүген Радик абый һәм аның тырышлыгы белән Камыр батырга янәшә Туган батыр образы барлыкка килеп баса, иншалла! Мин татар халкының аңыннан югалтылган образның кайтарылуына сөенәм. Илья Муромец, Добрыня Никитич образларын күз алдына китерү өчен күпме эпос һәм аларга нигезләнгән күпме мультфильм, рәсем бар. Ә татар батырын белми идек».

Камил хәзрәт белән Радик Абдрахманов

Фото: © Салават Камалетдинов

Туган батыр дип аталган милли геройны тудыру процессы инде берничә ел дәвамында бара. Минем кебек читтән күзәтүчеләрнең күзенә күренгән өлеше, диюем. Хәзерге вакытта халык язучысы Зөлфәт Хәким язган 3 әкият китабы бар. Аның икесе затлы итеп, пакетларга төреп чыгарылган, өченчесенә ябык презентация үткәрелде, маркетларда чыгарга тиеш. Китапларның социаль проект буларак, китапханәләргә өләшү өчен генә түгел, сатуга чыгарылган булуы мөһим, димәк, һәр кеше өенә алып кайтып, балаларыннан рәхәтләндереп «әвәләтә» ала.

Китаптан соң комикслар чыгару идеясе дә булды иде кебек, дәвамы ничек булып беткәнен белмим. Ә менә анимацион сериал һәм тулы метрлы мультфильм идеяләре тормышка ашып килә – Казанның «Киномакс-IMAX» кинотеатрының уңайлы зур залында балалар арасында анимацион сериалны карадык.

Мультфильм рус телендә күрсәтелде. Әмма мультфильм башланыр алдыннан нәни кызчык Динә Закирова татар телендә шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның «Телсез калма!» шигырен укыды. Мәскәү шәһәре татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Фарисов чыгышын татарча «татар кешесе – ул оныклары татар булган кеше» дигән мәгълүм әйтемнән башлады. «Шаян» балалар телевидениесенең калфаклы җитәкчесе Рамилә Сәхабетдинова татарча сорау бирде.

Презентациядә татар контенты нәни Динә җаваплылыгында иде.

Фото: © Салават Камалетдинов

Анимацион сериалны аудиовизуаль контент булдыручы «Терра Анима» студиясе эшли. Беренче сезонда чыгасы мультсериалның 52 сериясе 3-5 минутлык серияләрдән торачак. Беренче 3 сериядә без авылда яшәүче Туган исемле үсмер егет, аның әнисе, дусты (бигүк дусты да түгел кебек) Карабаш, авыл кызы Гөлчәчәк һәм зирәк Алим карт белән танышабыз. Туган батырның лачынны нәни кошчык хәлендә табып үстерүен, Акбүре баласын Албастыдан коткаруын һәм башкаларны күрдек.

Вакыйгалар авылда бара. Туган батыр, туганнары белән, комод өстенә чиккән мендәрләр күпертеп өеп куелган, кечкенә генә тәрәзәләренә чиккән пәрдәләр (безнең якта андый кечкенә пәрдәләрне «өленге» диләр. – авт.) эленгән, рус әкиятләре буенча куелган кинолардагы кебек озын агач эскәмияләр торган, матур милли сандыгы да булган йортта яши. Малай, нигәдер, өйдә озын кызыл читекләрдән йөри. Югыйсә, татарлар өйгә тышта йөргән аяк киеме белән беркайчан да кермәгән. Кыскасы, мультфильмдагы торак пункты бүгенге авыл да түгел, әмма вакыты билгеләнмәгән дип тә әйтүе читен. Шунысы тәгаен – киртә тотылган ихата эчендәге йорт бүгенге көннеке түгел. Аны совет чорында колхозчылар яшәгән җыйнак кына йорт дияргә була. Кызык инде татар тарихын 60нчы еллар колхозчылары тормышына кайтарып калдыру. Тарихи итәсегез килгән икән, тирәнрәк казырга кирәк иде. Әгәр Туган батыр XXI гасырда уйлап табылган икән, нигә ул бүгенге заманда яшәми? Яки вакыты билгеләнмәгән чорда яшәсен дисәк, нигә колхозчы йорты ясадыгыз соң инде? 70-80нче елларда ялгыз карчыкларның йортлары шул чама иде авылларда.

Фото: ©

Китапны укыган һәм анимацион сериалның әлеге 3 сериясен караучылар сюжет нечкәлекләрендә аерма күрделәр, ягъни, тулы тәңгәллек юк. Радик Абдрахимов китапның өлкәнрәк яшьтәге балалар өчен язылуын, мультфильмның нәниләр аудиториясе өчен булуын әйтте. Анимацион сериал белән бөтенләй башка команда эшли, ди.

«Без әкияттән кайбер идеяләрне алабыз, Туган батырның тылсымлы көче булган зигер балдагы, явыз Сарыкан аннан алынган. Безнең Шүрәле дә булачак, Албасты да бар, Былтыр да, Дию пәрие дә бар, бөтен кеше белмәгән уникаль татар әкиятләре геройлары да бар. Әмма китап белән мультфильм сюжеты параллель юнәлешләрдә бара», – диде Радик Абдрахимов. Әмма бу – сюжет аерымлыклары булырга рөхсәт бирәме икән? Рус телендә «хозяин – барин» дигән әйтем бар – бу очракка бик туры килә. Ягъни, үзләре түләгәч, ничек телиләр – шулай эшлиләр, алар ихтыярында. Дөрес, тулы метрлы мультфильм ясаганда, китапка тагын да якынаерга вәгъдә бирде.

Шулай да персонажларның кием-салымы, йөз-кыяфәте, тирәлеге буенча фольклорчылар, мифология белгечләре, тарихчылар белән киңәшү комачауламас иде, алар ниндидер ялгышлардан сакларга мөмкиннәр. «Киңәшле эш таркалмас», – ди. Әлбәттә, татарның визуаль сәнгате буенча тарихи мәгълүмат күп тә түгел, күп нәрсә югалтылган. Аны торгызу өчен фантазияне дә эшкә җигәргә туры киләчәк, әмма фантазиягә «Морозко», «Варвара-краса...», «Василиса прекрасная» кебек әкият-фильмнар нигез була алмастыр.

Анимацион фильмнан күренеш: Албасты белән Ак бүре.

Фото: © Салават Камалетдинов

Әлбәттә, балалар белән киңәшү, аларның фикерен белү дә яхшы, әмма мондагы балалар – билгеле бер катлам балалары гына иде кебек.

Бүгенге анимация – тулысынча компьютер продукциясе. Ягъни, рәссам тудырган геройны 3D-аниматорлар сюжет буенча төрле рәвешләргә кертеп, анимацион фильм тудыралар. «Туган батыр» мультфильмы, белмим, яхшымы-начармы, компьютер уеннарын хәтерләтте. 3D-модельнең сыйфаты, бәлки, «Дисней» һәм «Pixar» киностудияләренең мультфильмнары графикасы белән ярыша алмыйдыр. Мәсәлән, залдан бер малай детальләштерелгән эффектлар өстендә ныграк эшләргә киңәш бирде.

«Без бу эффектлар өстендә эшлибез, алар тагын да артачак. Тулы метрлы анимацион фильмның сыйфаты тагын да яхшырак булачак. Ул башка кагыйдәләр буенча эшләнә. Монда телевизион сыйфат, тулы метр спецэффектлар белән, яңа персонажлар кертелеп, югарырак сыйфатта эшләнә», – дип вәгъдә итә Радик Абдрахманов.

Менә хәзер әлеге 3 серияне карап әзрәк тәнкыйтьләп алдым, әйеме? Дөресен әйткәндә, тәнкыйтьлисе дә килми, чөнки әлеге геройны уйлап табып, аның тормышын китапта һәм анимациядә күрсәтү өчен шәхси акчалар тотылган. Эшмәкәрләр үз керемнәреннән татар батыры тудыралар – бу бит бары тик рәхмәткә һәм хөрмәткә лаек эш! Шушы эшмәкәрләргә ялланып, әлеге изге эшне башкарырга алынган иҗатчыларның да талантлы булуларын һәм үзләренә тапшырылган хезмәтне чын күңелдән яратып башкаруларын телим. Китапны язарга Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәким җәлеп ителгән кебек, мультфильм ясарга да, Туган батырны тагын башка форматларда тәкъдим итәргә дә мәдәни кодыбызны йөрткән, әмма дөньяның зурлыгын һәм төрлегеген күргән кешеләр мөмкин кадәр күбрәк җәлеп ителсен иде. Монысы – теләк. Татар мифологиясеннән булуы да күренгән, үз йөзе булган персонажлар барлыкка килсен иде. Рәссамнарга бер киңәш: татарның бакый Урманче һәм Әхсән Фәтхетдинов дигән даһи рәссамнары бар – аларның эшләренә күз ташлап алсагыз, зыян булмас.

Презентация азагында мультсериал эшләү буенча партнерларның берсе – эшмәкәр Рәгъде Сафин сорау бирде. «Балалар алдагы серияләрнең, яңа персонажларның кайчан булачагын сораганда, без үзара «кайчан чыгымнар кайтарылыр» дип шаяртып куйдык. Без бу зур масштаблы проектның уңышына ихлас ышанабыз. Радик, без сиңа ышандык, проектка зур өметләр баглап инвестицияләр кертәбез. Проектка уңышлар!» – диде.

«Чыгымнарның кайтарылу мәсьәләсендә фикерләшербез. Әйе, без моңа зур акчалар салабыз, әмма бу – беренче чиратта социаль проект», – диде Радик Абдрахманов.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Карабаш на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.