Татарстанда мобилизацияләнүчеләр утырган автобус авариягә очраган
0
560
Татарстанның Бөгелмә районында мобилизацияләнүчеләр утырган автобус тукталышны бәреп киткән һәм юл кырыена төшкән. Бу турыда «Татарстан-24» хәбәр итте.
Автобус Башкортстаннан Казанга таба килә торган булган.
Авария Карабаш тавы тирәсендә була. «Автобус Башкортстанда мобилизацияләнгәннәрне Казанга алып килә иде. Бер призывник исерек була, тавыш чыгара һәм автобус йөртүчегә бәйләнә башлый, шулай авария китереп чыгара», –дип яза социаль челтәр кулланучылар.