Добавить новость
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Муса Җәлил тирәсендә вакланырга ярамый»: каһарманга багышланган «капиталь» әсәр кирәкме?

0 394

2020 елда Әлмәт театры «Кайда минем илем?» спектаклен чыгарган иде. Спектакль «Идел-Урал» легионы вәкиле, Бөгелмә районының Карабаш бистәсе кешесе Гарәф Фәхретдинов истәлекләре буенча куелган. Режиссеры — Ильяс Гәрәев.

Ул истәлекләрнең табылу тарихы да кызыклы: аларны Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев чүплектән диярлек тапкан булган. Язучы «Казан утлары» редакциясендә ремонт барганда, чыгарып ташларга тиешле кәгазьләр өеменнән папка табып алган. «Акбурга буялып беткән иде. Өйгә алып кайтып укыдым да, гаҗәп кызыклы язма булып чыкты. Гарәф Фәхретдинов редакциягә бер хат җибәргән булган инде, анысы югалган. Бу хатка «бастырып чыгарабыз» дип җавап яздым», – ди ул.

Марсель абый, чыннан да, бу истәлекләрне бастырып чыгара.

«Муса Җәлил тирәсендә вакланырга ярамый»

Җәлил турында тагын берәр саллы әсәрме кирәкме икән безгә, дип, Марсель абый белән сөйләштем.

Җәлил турында җитәрлек язылган инде. Теләсә кем теләсә нәрсә язганны мин кабул итә дә алмыйм. Муса Җәлил тирәсендә вакланырга ярамый. Ул безнең бик сирәк була торган геройлык күрсәткән кеше. Аның турында зур, «капиталь» әйбер язылса гына, теләсә нинди вак жанрлар белән чуалырга кирәкми, – дип сөйләде ул.

Шулай да, ул «капиталь» әйберне кем яза алыр иде, дип сорагач: «Әйтә алмыйм. Кирәкме икән ул, анысын да тәгаен әйтә алмыйм», – диде.

 Әмма Муса Җәлилне искә төшереп торырга кирәк. Публицистикада, матбугатта аның турында гел язып торырга кирәк. Мәскәү аның турында бөтенләй сөйләми башлады, оныттылар геройларны.

Фото: © Солтан Исхаков

Аңа багышлауларга караганда, үзенең әсәрләрен күрсәтеп торырга кирәк. Ватанга тугрылыкны Муса Җәлил кебек шигырьләр белән язган кеше башка халыкта юк бугай. Аны бик озак еллар күтәрмичә тордылар. Мин моны көнләшү дип тә карыйм. «Нигә татарда бар, бездә юк» дигән көнчелек булгандыр. Фронтовиклар күтәреп чыкмаса, булмас та иде. Татар халкы андый батырлыкка генетик яктан әзер, – дип сөйләде ул.

«Аның батырлыгына, рухына, шигъриятенә хәзерге заман карашы кирәк»

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева исә, Җәлил турындагы заманча әсәрләр булып торырга тиеш, дигән фикердә.

Мин «сөрсегән» форматка каршы, элеккечә итеп, гримнар ясап, аңа охшатырга тырышып күрсәтүгә каршы. Тарихи персонажларны алай күрсәтү ышандырмый, көлкегә әйләнә. Минемчә, заманча формалар табарга кирәк.

Туфан абый Миңнуллинның «Моңлы бер җыр» драмасы шундый зур тәэсир калдырган иде. Щепкинчыларның уйнавы әле дә истә. Хәзерге яшьләргә икенче төрле караш кирәк. Мусаның батырлыгына, рухына, шигъриятенә хәзерге заман карашы кирәк. Гомумән, ул яңартылып торырга тиеш. Тегеләрен иске димим, әмма алар теге заманда язылган, ул чор үтте, – диде  ул.

Фото: © Солтан Исхаков

Шундый заманча караш булган әсәрне яза алырлык кеше дип Рүзәл Мөхәммәтшинны атады.

«Мин, Җәлилнең бер үк язмышына ревизия ясап, аны яңадан үзгәртеп язу яклы түгел»

Рүзәл Мөхәммәтшин үзе исә Җәлилгә кагылышлы бик билгеле булмаган мәгълүматны ачу яклы.

Муса Җәлил турында бик күп язылган, һәм алар, нигездә, бертөрле. Мин үзем шәхсән язам-язмыйм дип әйтмим, әмма миңа аның Германиядә яшәгән чоры кызыклы. Ярты еллап ирекле рәвештә яшәгән чоры була, ул турыда бер тарихи, әдәби әсәр дә юк. Ул ягы миңа бик кызыклы, чөнки шагыйрь анда редакциядә дә эшләгән. Нәрсә кичерде, нәрсә уйлады икән... Әмма аны өйрәнү өчен генә дә бик күп вакыт кирәк. Мин, Җәлилнең язмышына ревизия ясап, аны яңадан үзгәртеп язу яклы түгел. Совет чорында – совет иле өчен башын кистергән, аннан соң – милләте өчен, бүген – бөек Россия өчен башын кистергән, дип яңадан күчереп язу тарафдары түгел. Ачылмаган якларын өйрәнеп, тикшереп чыгарырга мөмкин, анысы кызыклы булачак, – диде ул.

Фото: © Салават Камалетдинов

Рүзәл Мөхәммәтшин каһарманга багышланган спектакльләрдә гомумән ниндидер яңалык булмавын әйтте. Бу, нигездә, аның иң популяр шигырьләрен сәхнә теленә күчерү, дигән фикердә ул.

«Муса Җәлил 1944 елдан бирле әсәр язмаган бит инде. Һаман шул ук әсәрләр. Кычкырып яки шыпырт кына укысаң да, музыка яки музыкасыз укысаң да – шул ук әсәр. Бу спектакльләрдә Җәлилгә карата яңа караш бардыр дип уйламыйм», – ди ул.

Рүзәл Мөхәммәтшин – Муса Җәлил премиясе лауреаты. Ул үзенең иҗат юлында да Муса Җәлилгә иярергә вакыт булганын искә алды. «Минем беренче китаптагы шигырьләрдә Муса Җәлилгә иярү күренеп тора. Минем «Җәлил һәм аның русча шигыре» дигән мәкалә бар. Аның рус телендәге бер шигыренә мин әдәби тәрҗемә ясаган идем», – диде.

«Театр&Музыка. Җәлил»не халык ничек кабул иткәнне аңлап өлгермәдек»

Быел Камал театрында «Театр&Музыка. Җәлил» спектакль-концерты күрсәтелде. Авторлары – Туфан Миңнуллин һәм Илнур Закиров. Бу очракта Туфан Миңнуллинның «Моңлы бер җыр» драмасы күз уңында тотыла. Режиссер – Рамил Гәрәев. Спектакльдә Муса ролен Алмаз Сабирҗанов башкара.

Ни өчен мине бу рольгә алганнарын белмим, үзем Җәлилгә охшамаган да кебек. Яңа рольгә алынгач, аның биографиясен өйрәндем. Тышкы кыяфәткә карап, кеше куркакмы, батырмы икәнен белеп булмый бит. Гомумән алганда, минем өчен ул белемле, акыллы кеше булып күз алдына килде. Сугыш килеп чыккач, үзен шулай тотар дип уйлап булмый, әмма ул үзен күрсәтә алган.

Спектакль радиотапшыру буларак башланып китә. Илнур Закиров белән мин, имештер, алып баручылар. Туфан Миңнуллин драмасыннан диалог күрсәтелә. Муса Җәлилнең биографиясе инсценировкасын Илнур Закиров ясады. Безнең репетицияләр, премьера бик тиз булды. Ничек булганын, халык ничек кабул иткәнен аңламый калдык. Бәлки, бу спектакль яңа сезонга керер, – дип сөйләде ул.

Аның фикеренчә, Муса Җәлилгә заманча караш булган әсәрне язарга алынучы кеше табылмас.

«Ул халык күңеленә милли каһарман булып кереп калды. Анда тагын нинди яңалык кертеп була инде? Ниндидер яңа яктан ачып булмас, дип уйлыйм. «Муса Җәлил» диюгә – кем булуы, нишләгәне аңлашыла», – диде артист.

«Яшьләр Муса Җәлил шигырьләренә язылган җырларны рух белән башкармый»

2019 елда, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көнендә, Муса Җәлил һәйкәле янында «Үлемгә һәм үлемсезлеккә» дип аталган спектакль-перфоманс булган иде. Сценарийның авторлары – Луиза Янсуар һәм Йолдыз Миңнуллина. Анда, җәлилчеләр булып, 11актер-биюче катнашты.

Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова бу спектакль турында: «Яшьләр бик әйбәт куйган иде», – диде. 2021 елда «Калеб» Муса Җәлил һәйкәле янында «Муса. Моабит» дип аталган җыр, музыка һәм шигырь триптихын күрсәтте.

«Аларны мин тәнкыйтьләдем. Муса Җәлил турында алай куярга кирәкми иде саныйм. Алар минем тәнкыйтькә үпкәләделәр, әмма алар яңа темалар кертеп эшләгәннәр иде, шигырьнең мәгънәсен бозып сөйләү булды. Мондый спектакльләрне тарихи фактларны өйрәнеп куярга кирәк дип саныйм», – диде ул.

Фото: © Солтан Исхаков

Миләүшә Хәбетдинова фикеренчә, Татар опера һәм балет театрында елга бер тапкыр булса да «Җәлил» операсы яңгырарга тиеш.

– Балалар «Пушкин картасы» буенча барсын иде. Футбол матчларына балаларны оештырып йөртәләр бит, монда да шулай булырга тиеш. Муса Җәлил шигырьләренә нигезләнеп күп җырлар туды, әмма алар сирәк яңгырый. Көчле  яңгыраш Рафис Корбанның «Ватан» китабы презентациясендә булды. Яшьләр интонация белән дөрес акцент куймый, алар нота белән җырлый, рух белән түгел. Безгә бит рухны тәрбияләргә кирәк. Яшьләр сүзләрнең мәгънәсен аңламыйча җырлый. Без ул җырларда тәрбияләнгәч, сизәбез. Яшьләр дөрес башкарсын иде. Бу бит – безнең дөрес җырлау традициясе юкка чыга, дигән сүз, җырларны чит мәдәнияткә таянып башкарабыз, – дип сөйләде ул.

Музыкага килгәндә, Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева быел Муса Җәлилгә багышланган фестиваль оештырган. «Шагыйрь һәм музыка» фестивале кыш көне Татарстанның төрле шәһәрләрендә узган. Фестивальдә классик музыка һәм Муса Җәлил шигырьләре яңгыраган.

«Безнең фестиваль өчен яшь композитор Миләүшә Хәйруллина геройлык турында музыка иҗат итте. Гомумән, вокаль әсәрләр күбрәк булсын иде», – дигән теләктә ул. 

«Җәлилнең әдәби образын баету, төрләндерү буенча эшләребез күп»

Рафис Корбанның «Ватан» китабы берничә тапкыр искә алынды. Муса Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә багышланган соңгы әдәби әсәр шул бугай. Роман 2020 елның гыйнварында Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә тәкъдим ителгән иде. Бу романга карата да тәнкыйть сүзләре яңгырады дип беләм. Шулай да аның булуы хәерлерәк.

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов та бу романны искәртте.

Муса Җәлил исеме татар халкы өчен кадерле. Ул – башка милләт вәкилләре өчен безнең халык символы. Җәлил исеме телебездә һәм эшебездә булырга тиеш. Татарстан хөкүмәте аның исемен мәңгеләштерү буенча зур эшләр башкарды.

Җәлилнең әдәби образын баету, төрләндерү буенча эшләребез күп. Һәр буын аны үзенчә кабул итә. Һәр буынның күңеленә сеңеп калсын өчен эшләр башкарылырга тиеш. Рафис Корбанның «Ватан» романы бу юнәлештә бер адым булды. Әсәрнең сыйфаты икенче мәсьәлә, ләкин Җәлилнең әдәби образын тудыру, батырлыгына мәдхия уку кирәк. Романнар, пьесалар, шигырьләр язылырга тиеш.

Фото: © Рамил Гали

Аңа багышланган бер пьеса тәкъдим итү кирәктер. Гомумән, билгеле шәхесләргә багышланган пьесалар буенча бәйге оештыру да мөмкиндер. Алар арасында Муса Җәлил дә булыр.

Муса Җәлилнең иҗатын өйрәнүгә килгәндә, «Татар әдәбияты тарихы»ның 8 томлыгында аңа киң урын бирелә. Шуның белән бергә аның эшчәнлеген өйрәнү, чит илләргә таныту, кабаттан Европа телләренә тәрҗемә итү эшләре булырга тиеш.

Әлбәттә, аның турында әсәрләр булырга тиеш. Аны төрле яктан, төрле яссылыкта язарга була. Милләт символы булырлык шәхесләребез күп түгел, – диде Әлфәт абый.

«Шагыйрьнең барыбызга да таныш шигырен дә яңача уку, яңача җиткерү очраклары сөендерде»

Язучы, шагыйрь, журналист, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ләбиб Лерон, күренекле шәхесләргә багышланган әсәрләр күп булсын, дигән фикердә.

Берсе дә артык түгел, һәммәсе кирәк, булсын. Дөрес, аның кайберләре кимчелекле булып чыга, фантазия кергән була, әмма булсын, дим инде, – диде ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова фикеренчә,  Муса Җәлилгә багышланган әсәрләр һәр буын иҗатында да бар. Яңа әсәрләр дә туып тора. Соңгы елларда дөнья күргән күләмле әсәрдән, Рафис Корбанның “Ватан” романын атап үтү урынлы булыр. Шагыйрьнең юлларын эпиграф  буларак кулланып язылган шигырьләр бихисап. Яшь иҗатчылар да аңа еш мөрәҗәгать итә. 

Муса Җәлил турында аз язылган дип әйтеп булмый: әсәрләре дә бик күп телләргә тәрҗемә ителгән, тормыш юлы да, иҗаты да өйрәнелгән. Бүгенге көндә дә аның шигырьләре халык арасында күп укыла. Республикабызда ике ел рәттән «Татар сүзе» бәйгесе узды, анда иң күп яңгыраган шигырьләр Муса Җәлилнеке булды. Шагыйрьнең барыбызга да таныш шигырен дә  яңача уку, яңача җиткерү очраклары сөендерде. Быел актерлар арасында беренче урын алган Ришат Әхмәдуллин нәкъ менә «Җырларым» шигыренә яңача яңгыраш бирә алуы белән аерылып торды.  Әмма, тулаем җәлилчеләр турында язылган әсәрләр күп түгел. Безнең әдәбиятта әлеге темага  тиешле дәрәҗәдә игътибар җитеп бетмидер. Юкса, күп әсәрләргә җирлек булырлык материал бар монда. Ил-ватан азатлыгы хакына берьюлы 11 татар каһарманы башын гильотинага салган, шуларның алтысы язучы, шагыйрь. Тагын кайсы халыкта бар мондый батырлык үрнәге?!

Фото: © Владимир Васильев

Муса Җәлил премиясе лауреаты, язучы Булат Ибраһимов, Җәлил һәм җәлилчеләр турында даими язып торырга кирәк, ди. 

Алар бит үзебезнең милләттәшләребез, батыр татарларыбыз. Аларны без искә алмасак, кем искә алыр. Милләттәшләребез арасында танылган шәхесләр күп булса да, Җәлил – үз үлеме белән үлемсезлеккә ирешкән бәхетле затларның берсе, – диде ул. Үзенең Муса Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә багышланган шигырен дә тәкъдим итте.

Кошчык Өмет өзми язлар, җәйләр буе, Килеп кунып шушы коймага, Өзелепләр сайрый моңлы кошчык, Җанын белми кая куярга. Чәнечкеле тимер чыбык тузган, Таралышкан кургаш болытлар. Ач бүреләр, исерек майорлар юк – Гүя барысын да җир йоткан. Кайда шагыйрь, нигә чыкмый инде, Сугыш бетте, диләр үзләре. Эх, күрәсе килә тагын бер кат, «Илем» диеп янган күзләрен. Ишегендә һаман йозак микән? Богаудамы аяк-куллары? ...Минем җырлаганны тыңларга дип, Шагыйрь бүген тагын чыкмады. Мин аңардан отып калган идем Шушы моңлы көйне, сагышны. Йөрәгемдә һаман яши шул җыр, Кайтавазы булып сугышның. Көн сүрелә, сайравыннан туктап, Кошчык очты өзми өметен. Ул гасырлар буе сагынып сайрар Халкыбызның батыр егетен.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Карабаш на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.