«Әнисенең туган көнендә үлә, 3 баласы ятим»: Билгеле спортчы ярыш вакытында һәлак булган
Уралда коляскалы мотокросс буенча Россия чемпионатында 32 яшьлек Руслан Козуб һәлак булган. Спортчының хатыны һәм 3 баласы калган. Фаҗига 28 июньдә Ирбит шәһәрендә була. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.
Intertat.ru