Новости Екатеринбурга
Мы в Telegram
Добавить новость
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016 Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1
2 3
4
5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

5 яшьлек узышчы, адреналин, ярымшәрә ирләр — Чаллыда арбалы мото һәм квадрокросс узды

0 153
5 яшьлек узышчы, адреналин, ярымшәрә ирләр — Чаллыда арбалы мото һәм квадрокросс узды
«Наиком-Арена» техник спорт төрләре мәйданчыгының кулланылышка тапшырылуына әле бер ел гына. Шулай булуга карамастан, трасса инде Бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышларны кабул итә. Трек Испания һәм Яңа Зеландиянең мотокросс буенча халыкара ярышлар уздыру өчен профессиональ спорт объектлары төзү өлкәсендә әйдәп баручы халыкара экспертлары тарафыннан проектланган. Аның трибунасы 6000 урынга исәпләнгән. Дөньяда аналоглары булмаган уникаль трасса «Наиком Экстрим Мотокросс» спорт-техник клубы президенты Наил Хөббәтуллин һәм Татарстан эшмәкәрләре көче белән төзелгән.  «Наиком-Арена» Чаллыдан ерак түгел Тукай районы Әҗмәкәй авылы янәшәсендә урнашкан. Биредә узган җәй мотокросс буенча Россия кубогы узышлары вакытында булган идем. Стадионга керү юлының озын бөкеләрен искә төшереп, юлга алданрак кузгалабыз. Борчылуым юкка булып чыга. Стадион тирәсендә бернинди ажиотаж да күренми. Машина кую урыннары да ярымбуш. Стадион территориясендә төрле ярыш болидлары күргәзмәсе оештырылган. Хәрби техника, мотоцикл, квадроцикллар, «КАМАЗ-Мастер» машиналары тезелеп баскан. Тамаша карарга килгән халык мотоциклларга атланып, балаларын машина түбәсенә утыртып, тагын әллә ниләр кыланып фотога төшә.  Үземне Сабантуй мәйданына килеп кергән кебек хис итәм. Бөтен җирдә бәйрәм рухы хөкем сөрә. Трибунага менү юлында бер-бер артлы тамак ялгап алу өчен фудзоналар куелган. Бер урында, борыннарны кытыклап, шашлык кыздыралар, пылау пешерәләр. Сәүдә нокталары эшли. Кыскасы, ач калырмын дип бер дә борчыласы юк. Ярышларны кичкә кадәр карарга теләүчеләр өчен (узышларга нәтиҗәләр 20.45 сәгатьтә генә ясалачак) бөтен уңайлыклар тудырылган. Безнең ише бала-чага белән килүчеләрне дә «кайгыртканнар». Кечкенәләр өчен күңел ачу мәйданчыкларында батуты да, музыкасы да, аниматоры да бар. Ә сиңа инде узыш карыйсыңмы, балалар белән батутта сикерәсеңме икәнен генә хәл итәсе кала.   Трибунаның өчтән бер өлеше генә тулы. Кая телисең — шунда утыр. Узышларны җаның теләгән ноктадан хозур кылырга була. Вип-зона гына каплаулы, калган урыннар барысы да ачык кояш астында. Башлырак кешеләр чарага әзерләнеп килгән — кайсы зонтик тоткан, кемдер киң кырлы эшләпәләр киеп алган. Беренче генә килүләре түгел, күрәсең. Чараның комментаторы, иң беренче итеп, шушы көннәрдә арабыздан киткән, Татарстанның ДОСААФ оешмасы башлыгы Дамир Динниуловны бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итте. Дамир Динниулов әле 23 май көнне генә биредә мотокросс буенча Россия чемпионатында катнашкан. Җитәкче бүгенге узышларга да чакырулы булган. Чарага килгән кунаклар арасында Татарстанның спорт министры урынбасары Илдар Садриев, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәләхов, «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин, Татарстанның мотоциклет федерациясе җитәкчелеге, Чаллы эшмәкәрләре һәм башкалар бар. Илдар Садриев «Наиком-Арена» трассасының уникаль булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, ачылуына бик аз вакыт узуга карамастан, трасса БДБ илләрендәге иң яхшы трасса буларак танылган.  Әлеге трассаның булуы һәм биредә илкүләм ярышлар уздырылу турыдан-туры эшмәкәр, «Наиком Экстрим Мотокросс» спорт-техник клубы президенты Наил Хөббәтуллин исеме белән бәйле. Эшмәкәр трасса ачылганнан бирле инде бик күп узышлар үткәрелсә дә, бүгенге чараның Татарстан өчен зур яңалык икәнлеген әйтте. «Без үз өстебезгә беренче тапкыр арбалы мотокросс һәм квадрокросс буенча Россия чемпионатын үткәрү җаваплылыгын алдык. Алай гына да түгел, сез бүген Татарстан тарихында беренче тапкыр коляскалы мотоцикллар узышы карый алачаксыз. Мин киләчәктә туган республикабызның техник спорт төрләре Мәккәсенә әверелүен теләр идем. Безнең өчен бу планда „КАМАЗ-Мастер“ командасы һәрвакыт үрнәк булды», — диде ул.  Владимир Чагин проектның гамәлгә куючысы Наил Хөббәтуллинга һәм барлык эшмәкәрләргә мактау сүзләре яудырды. «Чит илдә яхталар, йортлар сатып алганчы, акчаларыгызны бик дөрес юнәлешкә сарыф иткәнсез. Булдырасыз! Алга таба да туган җиребезгә файдалы эшләр башкарыйк», — диде ул.   Әлеге узышлар Тукай районының 45 еллыгына багышлап үтә. 1976 елның 20 апрелендә Чаллы районы Тукай районы дип үзгәртелә һәм горур рәвештә яраткан шагыйребез исемен йөртә башлый. Район башлыгы Фаил Камаев шундый дәрәҗәдәге трассаның нәкъ менә Тукай районы территориясендә төзелүенә чиксез горурлануын белдерде. Бүген трибунада бик күп фермерлар да утыруын билгеләп үтте ул. Ә халык исә түземсезләнеп узышлар башланганны көтте. Телефоннарын әзерләп куйды, җайлырак урыннарга күченеп утырды. Иң беренче булып 50 куб.см егәрлекле квадроцикллар чыгыш ясады. Комментатор 23 экипажның Мәскәү, Киров, Тула, Санкт-Петербург, Самара, Ярославль, Пенза, Ижевск, Волгоград һәм башка төбәкләрдән килүен хәбәр итте. Әлеге класста Татарстанның Алабуга шәһәреннән Ленар Баязитов көч сынашты. Узышчылар арасында бердәнбер хатын-кыз — Серпухов шәһәреннән килгән Екатерина Крюкова да бар иде. Моторлар кабынды, старт бирелде. Әй чабыша башлады спортчылар! Видеога төшерәм дип трассага якынрак килеп баскан кешеләргә пычрак чәчрәтеп, выжлап узып китә башладылар (юлга тузанын басу өчен алдан су сиптерелә). Таудан менгән урыннарда квадроцикл җирдән аерылып китә. Аеруча оста узышчылар 2-3 метр биеклеккә хәтле сикерә. Андый мизгелләре аеруча куркыныч. Әнә бер апа спортчылар сикергән саен кулы белән күзен каплый. Кыскасы, куркаклар өчен түгел бу спорт төре. Видеодан сез дә бәяләгез әле. Ул арада Наил Хөббәтуллин кулына микрофон алып, вип-зонадан халык арасына чыкты. «Аңлыйм, шаккаттыргыч күренеш бу узышлар. Ләкин сез артык тыныч карыйсыз. Әйдәгез әле, спортчыларның кәефен күтәрик, сезнең алкышлардан аларны рухландырып җибәрәчәк», — дигәч, халык дәррәү кул чабарга, сызгырырга тотынды. Узышчылар трассаны берничә тапкыр әйләнеп чыккач, вакыт беткәнен хәбәр иттеләр. Ярышларның лидерын трибуна янына чакырып китереп, узышның иганәчеләреннән бүләкләр уйнаттылар. Җиңүче трибунага тотып аткан футболка өчен бала-чага сугышып бетте.  Бүгенге ярышларда 250гә якын спортчы катнаша дип игълан ителгән иде. Чыгышлары соңрак булганга, әлегә техник зонада кайнашкан спортчылар янына барып килергә булдым. Техник зона стадионнан читтә урнашкан. Шактый гына тәпиләргә туры килде. Шлагбаум янында мине ике сакчы абый туктата. Йөзләре кырыс. Минем ише гади халыкка техник зонага керү тыела икән. «Ике фото гына ясамакчы идем, бөтен материалым әрәм бит, абый», — дип көрсенәм. Теге кырыс караш юкка чыгып, йөзләре яктырып китә. «Үзебезнең татар кызы икән, ләбаса!» Техник зонага керү мөмкинлеге бирә торган беләзекне кулыма үзләре үк кидертеп куялар. Менә нинди зур көчкә ия бит ул безнең татар телебез. 7-8 айлык бала күтәргән ханымны туктатам. «Нудистлар без», — ди ул, тупырдап торган шәрә малайны күрсәтеп, көлә-көлә. Россия чемпионатында Анастасия Бузуртанованың 5 яшьлек улы Мирон да катнаша. Аның өчен җан атарга дип гаиләләре белән Ярославль шәһәреннән килгәннәр. Мирон үзе әлегә күнекмәләрдә иде. Ул 8-14 яшьлек юниорлар категориясендә чыгыш ясаячак. Миронга биш яшь кенә булгач, чемпионатта катнаша алсын өчен гаиләгә өстәмә тишерүләр узарга һәм рөхсәт документлары алырга туры килгән. Мирон квадроциклда 3 яшьтән бирле йөри, инде өченчесен алыштырырга өлгергән. «Мирон әлеге чемпионатка бик озак әзерләнде, аны туктату мөмкин түгел иде инде. Ара ераклыгын уйлап тормыйча, килдек. Аның өчен җиңү беренче планда түгел, башка спортчылар белән аралашу, шушы узышлар атмосферасы үзенә тарта аны», — ди Настя.  Мирон әле сабый гына булса да, бу спортның җитдилеген аңлый. «Бөтен командаларны үти, аңлап һәм тәмен белеп шөгыльләнә. Аның өчен трасса пычраграк булган саен кызыграк», — ди әнисе.  Техник спорт — спортның иң куркыныч төрләренең берсе. «Борчыласыздыр?» — дип кызыксынам. «Мирон ул үзеннән-үзе, кечкенәдән сак егет. Тәпи йөри башлаганда да, башка балалар кебек авып-түнеп йөрмәде, сакланып кына баса иде. Аллаһ Тәгаләдән улымны саклавын сорыйм инде. Борчылсам да, тыя алмыйм», — ди Анастасия.  Анастасиянең нудистлар турындагы сүзләре кечкенә малайга гына кагылмый монда. Бик кызык зона булып чыкты әле бу техник зона дигәннәре. Кая карасаң да… шәрә ирләр! Кайсы билгә кадәр чишенгән, кайсы пляждагы кебек кыска шортиктан йөри. Оялып кына арбалы мотоциклларын юып торучы ике егет янына киләм. Төп узышларга кадәр күнекмәләр үткәргәндә көтелмәгән хәлгә очраганнар. Юлдагы тузанны басу өчен суны артыграк сиптереп ташлаганнар булса кирәк, берничә квадроцикл һәм мотоцикл трассада батып калган. Мотоцикллары куркыныч кыяфәткә кергән. Шуны юып, узышларга әзерләүләре икән. Бу хакта миңа Мәскәү өлкәсенең Заречье бистәсеннән килгән Сергей Колясников хәбәр итә.  Сергейга 21 яшь, арбалы мотокросс белән өченче елын шөгыльләнә. 2018 елда әлеге спорт төре буенча Россия чемпионы булган. Армиядә бер ел хезмәт иткәннән соң, яраткан спорт төренә кире әйләнеп кайткан. Бүген Сергей Александр исемле егет белән парлап чыгыш ясый. Бүгенге ярышлар арбалы мотоцикллар узышының юбилее — 80 еллыгына да багышлана. Арбалы мотокроссның тарихы Свердловск өлкәсенең Ирбит шәһәренә барып тоташа. Бөек Ватан сугышы чорында Мәскәү мотоцикл заводын Уралга эвакуациялиләр. Сугыш чоры булуга карамастан, биредә беренче мотокросс үтә. Ирбит шул вакыттан бирле арбалы мотоцикллар узышында алдынгылыкны бирми. 1945 елдан алып Ирбитның 49 спортчысы СССР һәм Россия чемпионы була. «Арбалы мотоцикллар ярышы — үзенчәлекле спорт төре. Узышлар вакытында адреналин дәрьяларыннан чыгып ташый. Биредә төп уңыш — спортчыларның бер-берсен аңлавы. Әгәр бер-береңне тоймыйсың икән, җиңү турында хыялланып тормаска да була», — ди Сергей.  Ә Александр фикеренчә, коляскада барган спортчының җаваплылыгы күбрәк. «Чөнки ул, үз авырлыгын баланслап, мотоцикл хәрәкәте белән идарә итә», — ди ул.  Егетләр уңышсыз чыгышлардан соң да бер-берсенә гаеп ташламыйча, үзләрен кулда тотарга тырышалар. «Ачуланышып яту — егет эше түгел», — диде алар.  Коляскалы мотоциклларда ярыш безнең илдә әлегә киң таралмаган. «Россиядә 20дән артык арбалы мотоцикл экипажы бар. Алар барысы да бүгенге узышларда чыгыш ясачак. Халыкка шундый мавыктыргыч спорт төре булуын күрсәтәсем килде. Бәлки, бу узышчылардан күреп, якын киләчәктә безнең Татарстан егетләре дә спортның әлеге төре белән кызыксынып китәр», — диде Наил Хөббәтуллин «Интертат» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә. Мәскәү егете Максим Скорых  ярышларга тормыш иптәше белән килгән. «Яраткан кешемнең янәшәмдә булуы көч, үз-үземә ышаныч өсти», — ди ул. Максим квадрокросс белән 7 ел шөгыльләнә. 450 куб см. егәрле квадроциклда 500 класс категориясендә чыгыш ясачак.  «Квадроцикллар узышында иң куркынычы старт вакытында. Бөтен узышчы бер полосага дәгъва иткәндә һәлакәтләр килеп чыгарга мөмкин. Ә инде үз юлыңа чыккач, барысы да синең әзерлегеңнән һәм психологик халәтеңнән тора», — диде ул.  Мин кире стадионга кайтканда бер сәгатьлек тәнәфес игълан иткәннәр иде. Алга таба тамашачыны арбалы мотоцикллар узышы көтә. Кояшта утырып каралып беткән балаларымны җитәкләп, кайтыр юлга кузгалам. Ә йокысын туйдырып, бакча-авыл тирәсеннән шәһәргә кайткан халык, киресенчә, мәйданга агыла. Бөкеләр булмау турында да алдан кычкырганмын икән. Стадионнан чыгу юлының берничә километрын ташбака тизлеге белән үттек. Узышларның нәтиҗәләре: Коляскалы мотокросс (класс 750): 1 урын: Александр Пупышев (Свердловск) 2 урын: Игорь Родионов (Кемерево) 3 урын: Игорь Полухин (Свердловск) Коляскалы мотокросс (класс 500): 1 урын: Александр Кунгуров, Александр Старков (Свердловск) 2 урын: Юрий Большедворов, Александр Кукушкин (Свердловск) 3 урын: Евгений Шавров, Алексей Бурдюков (Ярославль) «Мастер»: 1 урын: Толкачев Михаил (Мәскәү өлкәсе) 2 урын Игорь Шоворгин (Пенза) 3 урын: Скрыпников Андрей (Волгоград) «Любители»: 1 урын: Михаил Стасько (Ижау) 2 урын: Михаил Толкачев (Мәскәү өлкәсе) 3 урын: Тимофей Никифоров (Самара) һәм Александр Овчинников (Киров) «Профи»: 1 урын: Олег Моргунов (Мәскәү) 2 урын: Семен Коростелев (Сантк-Петербург) 3 урын: Егор Власенков (Санкт-Петербург) Кросс-квадроцикллар «Л»: 1 урын: Олег Моргунов (Мәскәү) 2 урын: Семен Коростелев (Санкт-Петербург) 3 урын: Егор Власенков (Санкт Петербург) Класс «АТV Юниоры 500» 1 урын: Егор Власенков (Санкт -Петербург) 2 урын: Александр Овчинников (Киров) Класс «АТV 200 Спорт»: 1 урын: Савватий Смирнов (Санкт-Петербург) 2 урын: Максим Николаев (Мәскәү өлкәсе) 3 урын: Денис Китайгородский (Мәскәү) Класс «100 лайт»: 1 урын: Дмитрий Осипов (Карелия) 2 урын: Макар Павлов (Самара) Класс 50: 1 урын: Матвей Романов (Карелия) 2 урын: Степан Пискарев (Калуга) 3 урын: Мирон Бузуртанов (Ярославль)



Ирбит

Частицу Вечного огня из Сталинграда-Волгограда доставят в Ирбит


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Вечный огонь народной памяти: Свердловская область готовится к празднованию 79-й годовщины Великой Победы

В Свердловской области количество клещей увеличивается

Новости Свердловской области

В Екатеринбурге показали произведения, собранные директором Ирбитского музея ИЗО

В рамках празднования Дня Победы в Москве пройдет ежегодный турнир среди студенческих футбольных команд «Вызов»

Сценарий сериала. Сценарий сериала фильма. Сценарий серии сериала. Как написать сценарий к сериалу. Сценарий мини сериала.

Вечный огонь народной памяти: Свердловская область готовится к празднованию 79-й годовщины Великой Победы


На продолжение президентской программы догазификации Свердловская область получит 680 млн рублей

Полярное сияние заметили в Свердловской области

В Свердловской области количество клещей увеличивается

Школьница в Екатеринбурге погибла при странных обстоятельствах


В Ирбите загорелась газовая заправка (ФОТО)

На продолжение президентской программы догазификации Свердловская область получит 680 млн рублей

Глава СК взял на контроль дело о гибели школьника под бетонной плитой в Ирбите

На мемориале в Ирбите зажгли Вечный огонь от факела, привезенного с Мамаева кургана (ФОТО)


Губернатор Свердловской области Евгений Куйвашев
Свердловская область

Евгений Куйвашев выделил свыше 6,7 млн рублей на приобретение раций авиационного диапазона для лесных пожарных


Частные объявления в Ирбите



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Анастасия Волочкова

Поклонники в печали! Анастасию Волочкову засняли на Мальдивах в трауре



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Ирбит на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Исполнилось 100 лет со дня рождения Булата Окуджавы

Сотрудники библиотеки №12 им. А.К. Толстого Брянска провели музыкально-литературный вечер к 100-летию со дня рождения поэта Булата Окуджавы

Джиган решил заняться продажей пива

Праздник "На переднем крае", концерт Дениса Мацуева и выставка "Русская свадьба. Традиции и обряды": куда сходить в Туле и Тульской области 11 и 12 мая


Рублев не отстал от «Реала»! Как русская звезда тенниса покорила Мадрид

Лучший теннисист Казахстана сдал позиции в чемпионской гонке ATP

Россиянки Аванесян и Блинкова вышли во второй тур турнира в Риме

Шнайдер вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме, победив Самсонову в российском дерби


Exclusive - Kettan Singh apologises to Karan Johar after filmmaker expresses disappointment over his mimicry on Madness Machayenge; says 'My intention was never to hurt him'

Seven reasons Sporting are champions of Portugal

Driving Northern California 8K Dolby Vision HDR - Pebble Beach to San Francisco

Sci-Fi Short Film BackSpace Forever - DUST - Online Premiere