Сугыш елларында без ни күрдек?
Кайгыларны чәчеп җиргә күмдек…
Өс-баш инде — гел алама ертык…
Өчпочмаклы кара хәбәр алдык…
Сугыш елларында без ни күрдек?
Кара таңнан башак җыеп йөрдек,
Китап битен кәгазь итеп
Фронтка хат яздык корым белән.
Intertat.ru