Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4
5
6
7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Динә үз үлемендә үзе гаепле булып чыга»: ана кызын үтерүчегә бирелгән җәза белән килешми

0 236

Башкортстанның Белорецк шәһәре администрациясендә эшләгән 31 яшьлек Динә Махиянованы 38 яшьлек ире Алик Махиянов үтергән. 2022 елның ноябрь башында Махияновка хөкем карары чыгарыла, аны хатынын җәзалауда һәм үтерүдә гаепле дип табалар. Фермер 10 елга каты режимлы колониягә хөкем ителә.

Әмма һәлак булган хатынның туганнары бу җәза белән канәгать түгел, алар хөкем карарын яңадан карауны таләп итәргә ниятли. Ә Динәнең әнисе Зәйрә Хатмуллина фикеренчә, ике кечкенә баланың әнисен рәхимсез үтергән өчен 10 елга колониягә озату – мыскыл итү.

«Ул хәтта судта да балаларны искә дә алмады, ул бары тик үзе өчен генә борчыла. Ә инде милек турында сүз чыккач, монда инде исенә төште – бернәрсә дә сатарга ярамый. Миңа аннан бернәрсә дә кирәкми, минем үз йортым бар, оныкларымны кирәкле әйберләр белән тәэмин итәчәкмен», – дигән Зәйрә Хатмуллина.

Ана, фаҗигадән соң бер ел узса да, кызын югалту кайгысы беркайчан да онытылмавын әйтә. Ничек кенә булмасын, Динәнең балалары әниләрен генә түгел, әтисен дә югалткан. Шуңа да карамастан, ул аның оныклары Аликның туганнары белән аралашуын дәвам итсен дип тырыша, әмма балалар үзләре бу очрашулардан катгый рәвештә баш тарта.

«Аликның әнисе, мин оныкларны алар гаиләсенә каршы котырта, дип зарлана. Ә үзе бер тапкыр да үтерүче улы исеменнән гафу үтенмәде! Ул хәтта олы оныгына шалтыратып: «Әниеңне кире кайтарып булмый, ә миңа улымны коткарырга кирәк», – дигән. Мондый хәлләрдән соң балалар алар белән аралашырга теләрләрме?» – дип сөйләгән Зәйрә Хатмуллинна.

Ул әле дә Аликның суд залында үз-үзен тотышын оныта алмый. Гафу үтенү урынына ир-ат үтерелгән хатынның туганнарына карата үзен дорфа һәм агрессив тоткан, бу юлы да судан коры чыгар дип уйлаган.

«Ул журналистларга сүгенеп кычкырганда, аңа хәтта кисәтүләр дә ясамадылар. Ә мин авызымны ачарга тырышсам, «комачауламагыз, алайса залдан чыгарабыз» дип шаулый башладылар. Ул бар кешене дә куркытырга һәм үзенекен эшләргә күнеккән», – дип уфтана Динәнең әнисе.

Һәм, чыннан да, тикшерү барышында һәм судта Махиянов тормыш шартлары корбаны булып күренү һәм җитди җәзадан качу өчен бар көчен куйган. Башта ул, Динәгә пычак белән сукканчы аның белән сөйләштем, дип белдерә. Әмма камера язмалары бу версияне кире кага. Аннары ул кичне элеккеге хатынын каенанасының йортына керергә маташкан карак ир белән бутавы турында да сөйли башлый.

«Алар минем кызым турында күпме пычрак сүзләр әйтте, тыңларга җирәнгеч. Динә үз үлемендә үзе гаепле булып чыга, чөнки ул мондый куркыныч кешегә кире кайтырга теләмәгән», – ди Зәйра Хатмуллина.

Ул киявенә җәзаны кырысландыруны таләп итеп, апелляция тапшырган. Алик Махиянов үзе дә, аффект хәлендә булуын исбатларга өметләнеп, суд карарына шикаять бирергә ниятли.

Ләкин фермерның күп кенә танышлары фикеренчә, аффект – бу тагын бер сылтау гына. Чөнки Алик балачактан ук мәрхәмәтсез холкы белән дан тоткан, көчсезләрне кимсетергә һәм куркытырга яраткан. Ә Динәне чирлеләрчә көнләшкән, аның һәр адымын контрольдә тоткан һәм даими кыйнаган. Хатын күп тапкырлар полициягә мөрәҗәгать итә, ләкин аңа вакытында ярдәм итмәгәннәр.

«Аңа 500 сум штраф салсалар да, ул өенә кайтып, «моны син үзең түлисең» дип, Динәне кыйный иде», – дип искә ала үтерүченең үлгән хатынының анасы.

Ваемсызлык һәм тиешле гамәлләр кылмаулары өчен полиция хезмәткәрләре үзләре дә җавап бирәчәк, аларга карата җинаять эше кузгатылган. Ә Зәйрә Хатмуллина, кызының үлеме өчен барлык гаеплеләр гадел җәза алганчы, тынычланмаячак. Бу тарихның ахыры әлегә күренми.

Семен Подгорный

newsbash.ru





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Участок трассы Уфа-Инзер-Белорецк обновили в Башкирии

Продается пропуск на похороны Сталина


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Белорецк на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.