Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Ире үтергән Динә Махиянованың соңгы сүзләре: «Яңа тормыш башлана. Мин бик бәхетле!»

0 569

«Яңа тормыш башлана. Мин бик бәхетле!» Үлеменә берничә сәгать кала Динә Махиянова социаль челтәрләрдә шулай дип язып куйган була. Ноябрь башында аны үтергән ире Аликны хөкем иттеләр.

28 августта Башкортстанның Белорецк шәһәре хакимиятендә авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Динә Махиянованың тормышы фаҗигале өзелә. Динәнең әнисе йорты янында каравыллап торган элеке ире аңа һөҗүм итә һәм 18 тапкыр пычак белән кадап үтерә. Ир шулкадәр көнче була – ул аны аерылгач та җибәрергә теләмәгән.

Динә Алик белән 16 яшендә танышкан. Ике елдан инде алар өйләнешә, аларның ике уллары туа. Әмма гаилә тормышы бәхетле булмый. Дуслары әйтүенчә, ире аны гел каравыллап йөргән, көнләшкән. «Аның иренең хатын-кызларга мөнәсәбәте дөрес түгел иде. Ул аларны икенче сортлы кешеләр санады», – дигән дуслары Яна.

Аннары Алик хатынын кыйный башлый. Шундый итеп кыйный – моны чит кешеләр дә белә. «Без аңа кит дидек. Әмма ул, китсәм, тормышымны бозачак, дип әйтә иде. Ул шуның белән килеште. «Кая китим мин? Мин китсәм, әти-әниләргә килә, алар шуны күрәчәк. Минем түзүем яхшырак»», диде», дип сөйләгән танышы Вика.

«Динә «Алик – куркак, үтерә алмый», дип уйлады. Без исә куркак булса да, берәр вакыт көчен аямыйча катырак сугар, ул егылыр, дип курыктык. Әмма суеп үтерер дип уйламадык», – дигән Вика.

UFA1.RU сайты Динәнең әнисе Зәйрә Хәтмуллина белән сөйләшкән. «Ул башта тәртипле кеше дигән фикер кадырды. Ул астыртын булган. Аның эчендә җен утыра иде. Ул улы белән дә кырыс булды – аны нәрсәдер эшләргә мәҗбүр итә иде», дигән ул. Алик аны куркытып торган. Фаҗига булгач, ана Аликның хатынын туй көнендә үк кыйнаганын белгән.

Динә хокук саклау органнарына да мөрәҗәгать иткән булган. Ул Алик өстеннән 13 тапкыр полициягә, бер тапкыр прокуратурага яза. Нәтиҗәдә Аликны административ хокук бозуда гаеплиләр. Аның янына участковый килгәли, әмма нәтиҗәсе булмый. Динә үзенең кыйналган йөзен интернетка элеп куярга да мәҗбүр була. Монысы да нәтиҗәсез уза.

Әмма Алик гел кыйнап торгач, Динә түзми. «Ул аңа тынычлык бирмәде. Динә аңа: «ашарга булса да ирек бир, балаларны юындырам, аннары сөйләшәбез», ди иде. Ул өй янына машинасы белән килеп туктап, аны эзәрлекләде», – дигән Динәнең әнисе. Ахыр чиктә Динә аерылышырга була. Әмма аерылышкач та, ул аның белән күрешергә мәҗбүр була. Соңыннан ул аның белән аралашмый башлый.

Соңгы көнендә дә Динә Алик үтерер дип уйламаган. 13 августта ул Виканың туган көнен билгеләп үтәргә ресторанга бара. «Мин иркен сулый башладым. Минем яңа тормышым башлана. Мин шулкадәр бәхетле. Ничек мин элек шулай яши алганмын?» – дигән Динә ресторанда утырганда. Ул үзенең берничә сәгать гомере калган дип уйламаган да…

Төнлә өе янында каравыллап торган ир Динәгә һөҗүм итә. Динәне дус кызлары озата кайткан була – әмма алар берни дә эшли алмый, котырган ир аларның күз алдында хатынны үтерә.

Динәнең җитәкчесе Андрей Иванюта Динә Махиянованың эшен югары бәяләгән. «Бик акыллы кыз. Ул исән калса, аны Белорет районы гына түгел, киләчәктә бөтен Башкортстан белерлек җитәкче булыр иде», – дигән ул.

Алик Махиянов исә фермер булып эшләгән. Аның уңышка ирешү сәбәбен дә хатыны тырышлыгы белән аңлаталар.

Белорет районы суды былтыр августта булган фаҗигане быел ноябрь башында карады. Алик Махиянов хатынын үтерүдә гаепле дип табылды, аны 10 елга хөкем иттеләр.

Җинаятьче судта ничек үтергәнен сөйләгән.

«Мин өй янына килеп туктадым. Машинада гел пычаклар ята иде. Мин, үземне саклар өчен, пычак алдым – аның кем беләндер булуы бар бит. Сөйләшергә чыктым. Кабынып киттем, аңлата да алмыйм. Аннары машинага утырдым, мин калтырандым, йөрәк какты. Полициягә барып, гаебемне танып яздым», – дигән Алик.

Динәнең әнисе «Честно говоря» телеграм каналына 10 елга иректән мәхрүм итүнең бик аз срок икәнен әйткән. «Кызыбыз юк, аңа нибары 31 яшь иде, балалар ятим калды», – дигән ул.

Динәнең балалары хәзер туганнарында яши.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Из Уфы в Белорецк за 4 часа: на станцию «Инзер» отправился первый «Финист»

«Не жди, мам, не вернусь» — в Башкирии простились с контрактником из Белорецка


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Белорецк на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.