Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2
3
4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18 19
20
21 22 23 24 25
26
27 28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Башкортстан җәмәгатьчелеге 2020 елда кемнәрне югалтты?

0 1149

9 гыйнвар

Уфада Бөек Ватан сугышы ветераны, журналист, язучы, җәмәгать эшлеклесе Рамазан Кутушев 96нчы яшендә вафат булган.

Кутушев Рамазан Нургали улы – Бөек Ватан сугышы ветераны, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Уфа дәүләт авиация-технология университеты фәлсәфә кафедрасының элеккеге доценты, фәлсәфә фәннәре кандидаты, Россия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы. 21 февраль

Уфада шагыйрь, журналист, тәрҗемәче Дамир Шәрәфиев вафат булган.

Дамир Шәрәфетдинов 1965 елда Белорецк районында туган. Ул Россия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, Россия һем Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Шаһит Ходайбердин исемендәге республика премиясе лауреаты, Башкортстан мәгариф отличнигы. 2 март

Уфада танылган скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Уфа дәүләт нефть техник университетының архитектура кафедрасы доценты Радик Хөсәенов вафат булган. Аңа 59 яшь иде. 23 апрель

Уфада танылган башкорт шагыйре, сатирик, журналист һәм тәрҗемәче Риф Мифтахов 80 яшендә вафат булды.

Риф Мифтахов 1939 елның 17 сентябрендә Башкортстанның Ишембай районы Кинҗәбулат авылында туган. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия һәм Башкортстан Язучылар берлеге, Россия Федерациясе Журналистлар берлеге һәм Башкортстан Кинематографистлар берлеге әгъзасы. Гали Ибраһимов исемендәге премия һәм Салават Юлаев ордены иясе. 9 июнь  

Уфада Башкорт дәүләт филармониясенең элекке солисты Чулпан Хөсәенова 43 яшендә вафат булды.

Чулпан Хөсәенова соңгы елларда М. Гафури исемендәге Башкорт драма театрында гример-постижер булып эшләгән. 30 июнь

Сибай шәһәрендә театр һәм филармониягә нигез салучыларның берсе — Фатыйх Хөснетдинов вафат булды.

Фатих Хөснетдинов 1957 елның 3 гыйнварында Башкорт АССРның Әбҗәлил (хәзерге Баймак) районы Өметбай авылында туа. 1989 елдан 1993 елга кадәр башкорт театр-легенда һәм әкиятләр студиясен җитәкли. 22 июль 22 июльдә 70нче яшендә хәрби очучы, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, Шәйморатов исемендәге орденнар кавалеры Илдус Миңлебай улы Халитов вафат булды.

Ул 1951 елның 22 мартында Күгәрчен районы Күгәрчен авылында туа. 1986-1987 елларда Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша. 31 июль

Уфада 53нче яшендә танылган тел белгече, тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты, Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Гайнислам Ибраһимов вафат булды.

Гайнислам Ибраһимов 1968 елның 7 апрелендә ТАССРның Баймак районы Икенче Иткул авылында туа. Аның фәнни тикшеренүләре төрки телләрнең чагыштырма грамматикасына, төрки халыкларның фольклорына багышланган. 150дән артык фәнни хезмәт авторы. 11 август

Уфада озакка сузылган авырудан соң Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Роза Кәримова 85нче яшендә вафат булган.

Роза Шәйхетдин кызы Кәримова 1935 елның 7 ноябрендә Башкортстанның Нуриман районы Иске Күл авылында туган. 1959-1989 елларда ул М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында эшли. 22 сентябрь

Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма театрының әйдәп баручы актеры, Башкортстанның атказанган артисты Марс Итбаев 50 яшендә вафат булган.

Марс Салават улы Итбаев 1970 елның 21 гыйнварында танылган режиссер Салават Итбаев гаиләсендә туган. 28 сентябрь

Уфада 88 яшендә танылган шагыйрь, язучы һәм журналист Расих Ханнанов вафат булган. Ул Кырмыскалы районы газетасы редакциясендә хезмәт куйган. Аннары «Кызыл таң» республика газетасында журналист, баш мөхәррир булып эшләгән.

Расих Нургали улы Ханнанов 1931 елның 28 октябрендә Башкортстанның Кырмыскалы районы Кырмыскалы авылында туган. 13 октябрь

Виртуоз баянчы Айнур Фатыйхов вафат .

Айнур Фатыйхов татар һәм башкорт эстрадасының күренекле музыканты, күренекле виртуоз баянчы, Башкортстанның халык артисты Халит Фатыйховның улы.

Айнур Фатыйховның гомере фаҗигале өзелгән. Аңа 37 яшь булган. 14 октябрь

Уфада Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театрының әйдәп баручы актеры Илдар Сәетов 63 яшендә вафат булды. Актер озак вакыт авырган, операция кичергән булган.

Илдар Ширкәт улы Сәетов 1957 елның 25 гыйнварында Бакалы районының Бакалы авылында туа.  20 октябрь

Уфада популяр эстрада җырчысы Бибисара Азаматова вафат .

Бибисара Азаматова 1949 елның 21 октябрендә Башкортстанның Баймак районында туа. 1997-1998 елларда Фәридә Кудашева тәкъдиме белән башкорт-татар концертларында катнаша башлый. 22 октябрь

Россиянең һәм Башкортстанның атказанган табибы, биология фәннәре докторы Рәзиф Рәпиев бакыйлыкка күчте .

Рәзиф Әбелкәрәм улы Башкортстанның Шаран районында урнашкан Иске Тамъян авылында 1952 елның 5 декабрендә туа. 27 октябрь

Уфада 74 яшендә шагыйрә, драматург, журналист, үзешчән композитор Зөһрә Фәйзуллина вафат . Хезмәттәшләре хәбәр итүләренчә, язучы хастаханәдә вируслы пневмониядән дәваланган, ИВЛ аппаратына тоташтырылган була.

Зөһрә Фәйзуллина 1946 елның 29 июлендә Әбзәлил районы Казмаш авылында туа. 29 октябрь

Авыруга каршы 35 көнлек көрәштән соң, Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мансур улы Мостафин пневмония һәм COVID-19 китереп чыгарган өзлегүләр нәтиҗәсендә вафат булган. 30 октябрь

Башкортстанның халык артисты Ратмир Бәдретдинов вафат булган .

Ратмир Бәдретдинов 1931 елның 15 ноябрендә БАССРның Мәчетле районында туган. Танылган мәдәният эшлеклесе, халыкның бию традицияләрен саклаучы, башкорт хореография биюен сәхнәгә куючы артистларның берсе ул. 30 октябрь

Башкортстанның атказанган артисты Гомәр Әбделманов 91 яшендә вафат булган.

Гомәр Әбделманов — танылган җырчы, Башкортстанның атказанган артисты, Салават Юлаев ордены кавалеры.  1 ноябрь

Уфада Башкорт опера һәм балет театры оркестры артисты, тромбоннар төркеме концертмейстеры Радимир Галимов авырудан соң вафат булды. Аңа 47 яшь иде.  3 ноябрь

Башкортстанның атказанган рәссамы Альберт Кудаяров вафат.

Альберт Кудаяров 1951 елның 5 октябрендә Чиләбе өлкәсенең Бредино районы Павловка авылында туа. Ул Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы (2007), Башкортстанның атказанган рәссамы (2015). 8 ноябрь

Күренекле башкорт шагыйре, язучы, журналист, музыкант, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, Муса Мортазин, Мөхәммәтша Бурангулов, Фатих Кәрим һәм Рәмзилә Хисаметдинова исемендәге әдәби премияләр лауреаты Мәүлет Җамалетдин вафат булган .

Аңа 73 яшь иде. 13 ноябрь

Уфада Башкортстан Кинематографистлар берлеге рәисе Фәрит Габитов вафат.

Фәрит Габитов Башкортстанда республика кино музее булдыру, тарихи хәтерне саклау һәм тормышларын кинематографка багышлаган шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү белән шөгыльләнде.

Фәрит Габитовка 83 яшь булган. 25 ноябрь

Башкортстандагы татар җәмәгать эшлеклесе Әсгать Корманаев вафат. 27 ноябрь

Уфада яшь галим Гөлнар Юлдыбаева в афат булган

«Урал-батыр» эпосының сюжеты һәм стиле монографиясе авторы, яшь галим, эпос белгече Гөлнар Юлдыбаевага 43 яшь булган. 6 декабрь

Башкортстан телеканалының баш операторы Илдар Насретдинов вафат булган .

Башкортстан иярчен телевидениесенең баш операторы, Башкортстан Республикасының матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр атказанган хезмәткәре, Россия Кинематографистлары әгъзасы Илдар Насретдинов вафат булган. Аңа 57 яшь иде. 10 декабрь

Уфада атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкорт дәүләт филармониясе ветераны Мәрьям Хәсәнова озакка сузылган авырудан соң 66 яшендә вафат булган.

Мәрьям Шакирҗан кызы Хәсәнова 1954 елда Әбҗәлил районы Казмаш авылында туган. Ул бөтен гомерен сәнгатькә багышлаган.  10 декабрь

Мөбәрәков исемендәге Сибай драма театрында эшләүче Башкортстанның атказанган артисты Арсен Шәйхисламов 44 яшендә вафат булды. 11 декабрь

Уфада Башкортстан филармониясе һәм телевидениесе ветераны Салават Итбаев авырудан соң вафат.

Салават Итбаев Башкортстанның атказанган артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган режиссер, сценарист, сөйләшү жанры артисты иде. Ул быел 18 июльдә 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 13 декабрь

Уфада декоратив-гамәли сәнгать рәссамы Ләлә Галиева 59 яшендә вафат булган.

Ләлә Галиеваның реанимациядә йөрәге тибүдән туктаган, ул коронавирус инфекциясеннән вафат булган дип фаразлана.

Ләлә Галиева 1961 елда Уфада туган. 16 декабрь

Уфада Башкортстанның атказанган артисты, Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюе дәүләт ансамбле ветераны Әюп Зиннуров 77 яшендә вафат булды. Әюп Зиннуров 1943 елның 10 октябрендә туган.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Башкирии осуждён виновник ДТП с гибелью двух сестёр-близнецов

В Башкирии простились с добровольцем Наилем Ишкуловым, погибшим в зоне СВО

В Кирове появятся улицы Счастливых семей и Золотистых закатов

В Кирове появятся улицы Золотистых закатов и Детских улыбок


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Белорецк на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.