Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

2019 елда республика һәм илне тетрәндергән фаҗигаләр

0 170

Гыйнвар

19 гыйнвар көнне Бөгелмәдә 41 яшьлек ир-ат, 17 һәм 13 яшьлек ике бала ис тиеп агуланган, яшүсмерләрнең берсе һәлак булды.

Нәтиҗәдә, өлкәнрәк ир баланы уртача авырлыктагы агулану билгеләре белән, ир-атны аңсыз хәлдә Бөгелмә район хастаханәсенә китергәннәр.13 яшьлек үсмер һәлак булды.

24 гыйнварда Казан-Ульяновск трассасында авариядә ике нәни бала һәлак булды.

18.36 сәгатьтә әлеге трассаның 112нче километрында «Ниссан Кашкай» машинасы каршы як полосага чыккан. Ул Казанга таба барган. «Ниссан» каршы як полосадан килә торган «МАН» йөк машинасына кара-каршы бәрелгән.

«Ниссан» машинасының салонында дүрт пассажир һәм йөртүче үзе кысылып калган. Аларның бишесен дә янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар чыгарган.

Имгәнүчеләрне Буа Үзәк район хастаханәсенә илткәннәр. Алар арасындагы алты һәм җиде яшьлек ике бала үлгән.

28 гыйнвар көнне Түбән Камада татар көрәше ветераны Наил Зәйнуллин, кар чистарткан вакытта, түбәдән егылып төшеп үлде.

Наил Зәйнуллин — 1970 елларда Түбән Камада күпсанлы көрәш бәйгеләрендә җиңгән батыр. Авыр тән җәрәхәтләре алган көрәшче хастаханәдә һәлак булды.

Наил Зәйнуллин 1970 елларда көрәш ярышларында катнашкан, дүрт тапкыр Түбән Кама Сабан туе батыры (1973,1974, 1975, 1976 елларда), Муса Җәлил призына көрәштә 3 тапкыр җиңгән — 1972, 1975, 1976 елларда. 1975 елда РСФСР чемпионы (Чабаксар).

Февраль

6 февраль көнне Марий Элдагы юл һәлакәтендә «Бөреле» акционерлык җәмгыятенең элекке генераль директоры Алмаз Миңнекәев һәлак булды.

Toyota автомобилен йөрткән 59 яшьлек ир каршы як полосага чыгып, 38 яшьлек Алмаз Миңнекәев идарә иткән Nissan автомобилье белән бәрелешә.

Алмаз Миңнекәев авыр тән җәрәхәтләре ала һәм шул ук урында һәлак була. Nissan автомобилендәге бер пассажир, Toyota автомобиле йөртүчесе, өч пассажир, шул исәптән 7 яшьлек бала тән җәрәхәтләре ала.

7 февраль көнне Әлмәттә 13 һәм 17 яшьлек үсмер малайлар мунчада ис тиюдән үлде.

Мунчада беренче булып әти-әниләре юынган, аннары 13 һәм 17 яшьлек туганнар юынырга кергән. Соңрак әтиләре балаларының үле гәүдәләренә тап була.

15 февраль 17.00 сәгать тирәсендә Казан-Оренбург юлының 95нче чакрымында юл һәлакәтендә дүрт кыз баланың гомере өзелә.

«Лада» белән идарә иткән 18 яшьлек Виктория Козлова, тизлеген арттырып, каршы як полосага чыга. «КАМАЗ» белән маңгайга-маңгай бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел машина тимер өеменә әверелә. Вика һәм аның өч дус кызы һәлакәт урынында ук үлә.

Кызлар барысы да Алексеевск аграр көллиятендә бер төркемдә белем алган. Пешекче-кондитер юнәлеше буенча быел инде укуларын тәмамларга тиеш булганнар.

18 февральдә Актаныш районы Такталачык авыл җирлеге башлыгы Рәдис Мирзануровның юл һәлакәтендә гомере өзелде.

Иртәнге 7.15 сәгатьтә Актаныш — Пучы — Бүләк автотрассасының икенче километрында Chevrolet Niva һәм LADA Granta автомобильләре бәрелешкән. Chevrolet Niva машинасындагы авыл җирлеге башлыгы каршы як полосага чыга һәм каршы килүче автомобиль белән бәрелешә.

Рәдис Мирзануров имгәнүләрдән хастаханәнең реанимация бүлегендә вафат булды. LADA Granta шоферы һәм икенче машинаның пассажиры төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала.

22 февраль көнне Кукмара районында бертуган ике бала янгында һәлак булды

Ачыкланганча, өч һәм алты яшьлек ике малайның әнисе, балаларын әбигә калдырып, Кукмарага китә. Өлкән яшьтәге ханым, балаларны өйдә калдырып, ишегалдына чыгы. Янгын чыкканын күргәч, ул өйгә кермәкче булган, әмма төтен исеннән аңын югалта.

Хатын-кызны күршеләре алып китә һәм коткарырга өлгерә. Сабыйларга ярдәм итә алмыйлар — куе төтен аркасында өйгә кереп булмый.

Март

3 март Алабуга — Пермь юлында транспорт һәлакәтендә Татарстаннан ике пассажир һәлак булды.

Һәлакәт нәтиҗәсендә 40 яшьлек «Лада» йөртүчесе хастаханәгә салына, аның 60 яшендәге ике пассажиры һәлак була. Чит ил җиңел машина йөртүчесе шулай ук төрле тән җәрәхәтләре ала.

29 март Балтачта «Дулкын» бассейнында балалар агуланды.

8-13 яшьлек балалар бассейнда йөзү белән шөгыльләнгән вакытта, үзләрен начар хис итә, башлары әйләнә башлый. 8 бала Балтач Үзәк район хастаханәсенә китерелә.

Җинаять эше куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү (РФ Җинаять кодексының 238 нче маддәсенең 1нче часте) маддәсе буенча ачылган.

Апрель

8 апрель Чаллыда төнгә гаражда машина ремонтларга калган ике егет газ белән агуланып үлде.

19.30 сәгатьтә Автокалада яшәүче хатын-кыз «Гренада» гараж-төзелеш кооперативында автомобиль салонында 20 яшьлек улы һәм аның 17 яшьлек иптәшен табып ала. Чакыру буенча килгән ашыгыч ярдәм табиблары килгәндә алар инде үлгән була.

19 апрельдә Түбән Камада сәнәгать зонасында янгын чыга.

Барлыгы 17 кеше зыян күрә. Тәненең бик күп өлеше пешкән дүрт эшче хастаханәләрдә һәлак була.

22 апрельдә Казанда янгында алты кешедән торган гаилә һәлак булды.

Казанның Авиатөзелеш районындагы Пестель урамында шәхси йорт януы турында хәбәр 112 бердәм номерына төнге уникенче яртылар тирәсендә килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләр 33 яшьлек ир-атның, 31 яшьлек хатынның, 9 һәм 11 яшьлек малайның, 9 айлык кыз баланың һәм 64 яшьлек әбинең мәетен таба.

24 апрельдә Татарстанда ике ир-ат исле газ белән агуланып үлде.

«Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 16.14 сәгатьтә республиканың Лаеш районы Тарлаши авылында шәхси йортта ике кешенең исле газ белән агулануы турында шалтыратып әйтәләр.

Чакыру буенча килгән ашыгыч ярдәм табиблары йортта 61 һәм 67 яшьлек ир-атларның мәетенә тап була. Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-атлар исле газ белән агуланып үлгән.

Фаҗига килеп чыгуга мичкә килгән газ торбасына плитәне үз белдеге белән тоташтыру сәбәп булырга мөмкин.

Май

5 май

Шереметьево аэропортында «Аэрофлот» компаниясенең Sukhoi Superjet 100 самолеты һәлакәте нәтиҗәсендә кырык бер кеше һәлак булды,

Самолетта булган 78 кешенең 37е исән калган — 33 пассажир һәм дүрт экипаж әгъзасы.

Мәскәүдән Мурманскига барган Sukhoi Superjet 100 «Аэрофлот» самолеты якшәмбе кич Шереметьево аэропортына ашыгыч рәвештә әйләнеп кайтты һәм 28 минуттан очыштан соң каты рәвештә җиргә утырды. Самолет катлаулы һава торышы аркасында икенче тыпкырдан гына утыра алды. Самолет төшкәндә аның двигательләре яна башлый.

23 май

Чаллыда бер фатирда пычак белән яраланган өч кеше мәете табылган.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, яңа шәһәрнең 49нчы комплексында өч кешедән торган гаиләнең үлемендә гаилә башлыгының яшәү урынын алыштырырга теләмәве төп сәбәп булырга мөмкин.

Өч кешедән торган гаилә (62 яшьлек ир-ат, 54 яшьлек хатын-кыз һәм аларның 34 яшьлек уллары) Баулы районына шәхси йортка (биредә аларның тагын бер уллары гомер кичергән) күченергә ниятли. Әмма гаилә башлыгына әлеге идея ошамый һәм ул күчеп китәргә теләми. Тикшерүчеләр фаразлавынча, конфликт нәкъ менә шул сәбәпле килеп чыккан булырга мөмкин.

Июнь

3 июнь көнне Татарстандагы Питрәч авылында көчле җил үзәк район хастаханәсе түбәсен алып атты.

«Питрәчтә үзәк хастаханә түбәсен (2 мең квадрат метр мәйданда) җил куптарып атуы турындагы хәбәр 14 сәгать 35 минутта ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына килде», — диделәр Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Һәлакәт вакытында хастаханәдә 88 пациент һәм 50 хезмәткәр булган, беркем дә зыян күрмәгән. Авыручы кешеләрне дүртенче каттан өченче катка күчерәләр. Хастаханә гадәти режимда эшли, түбәне төзәтү эшләре бара.

24 июньдә Лаеш районындагы авариядә хатын-кыз һәм биш айлык бала һәлак булды.

Казан-Оренбург трассасында юл читенә очып төшкән машинада хатын-кыз һәм биш айлык бала һәлак була. «Тойота» рулендәге 25 яшьлек кыз куркынычсыз тизлекне сайлый алмый һәм юл уңае хәрәкәте юнәлешендә юл читенә очып төшә. Машина әйләнә. Авария нәтиҗәсендә, яшь кыз урында вафат була, ул иминлек каешларын эләктермәгән булган. Шулай ук алган яралардан 5 айлык бала да вафат була.

Июль

14 июль көнне кичен Чаллыдан Башкорстанга барган автобус капланды.

Башкортстанда Уфа-Белорецк юлында, Архангельский һәм Карламан торак пунктлары арасында King Long XMQ автобусы әйләнеп каплана.

Башкортстан буенча ЮХИДИ идарәсе хәбәр итүенчә, салонда 39 пассажир булган. Фаҗига шаһитлары әйтүенчә, кешеләрне автобустан тиз генә чыгара алмаганнар. 39 пассажирның алтысы һәлак була, 21 кеше төрле яралар белән хастаханәгә озатыла.

19 июль җомга көнне, Актаныш районында фаҗига була. Татар Суыксу авыл җирлегенә кергән Мари Суыксу авылында яшәүче Мандыкаевларның җиде яшьлек уллары ял итәргә киткән җиреннән әйләнеп кайтмый. Нәни Владислав элекке карьер җирендә күлдә батып үлә.

Август

15 август ил күләмендә аздан гына фаҗига булмый калды.

Мәскәү өлкәсендәге Жуковскийдан Кырым башкаласы Симферопольгә очып киткән самолетның двигателенә кошлар эләгә һәм ул сүнә. Бераздан икенче двигателе дә сүнә. Самолетны татар егете — очучы Дамир Йосыпов кукуруз басуына шассисыз килеш утырта ала. Шулай итеп, ул «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясенең А-321 пассажир самолетындагы 226 пассажир һәм экипаждагы 7 кешенең гомерен саклап кала.

Дамир Йосыповка Россия Герое исеме бирелә.

28 август киче Буа районы Ырыңгы (Рунга) авылында яшәүче Скворцовлар гаиләсенә зур кайгы китерә. Төпчек кызлары, биш яшьлек Елена ике метр тирәнлектәге коега егылып төшеп, аянычлы һәлак була.

112 номеры буенча кызның коега төшүе турында хәбәр 45 яшьлек әтисеннән 18 сәгать 04 минутта килеп ирешә. Коммунарлар урамы буенча йортка тиз арада ашыгыч медицина ярдәме бригадасы, коткаручылар, полиция хезмәткәрләре килә. Табиблар баланы аңга китерү өчен тырышып карый, тик инде соң була.

Сентябрь

4 нче сентябрь көнне Чирмешәндә яңа туган баласын, пакетка салып, кибет янында калдырган ананы кулга алалар.

Ул шушы кибеттә 36 яшьлек сатучы булып эшләгән.

Бала ялангач һәм өшегән булган. Бу хәл буенча «Әнисенең яңа туган баланы үтерергә омтылуы» маддәсе буенча җинаять эше ачылды.

Октябрь

11 октябрьдә Чаллыда янгыннан унбер кешене коткарганнар.

Фатир хуҗалары (ир-ат һәм хатын-кыз) үзләре урамга чыга алган. Аларны хастаханәгә китерәләр. Югары катларда яшәүчеләргә ярдәм кирәк була. Янгын сүндерүчеләр битлекләр ярдәмендә йорттан алты кешене (шул исәптән ике бала) чыгара.

25 октябрь көнне Төмән егете Рамил Шәмсетдинов Забайкальеда хәрби частьта сигез хезмәттәшен атып үтерде.

Фаҗига каравыл алмашкан вакытта була. Ремонт-техника базасы хәрби хезмәткәре Рамил Шәмсетдинов табель коралыннан хезмәттәшләренә ата. Яраланган ике офицер, шулай ук Шәмсетдиновның алты хезмәттәше һәлак була, тагын ике кеше яралана.

Ноябрь

8 ноябрь көнне юл һәлакәте нәтиҗәсендә Татарстан КВН Лигасы вәкилләре вафат булды.

Мәскәү — Уфа автомобиль юлының 924нче километрында «Фольксваген» автомобиле зур тизлектә үзеннән алда хәрәкәт иткән «КАМАЗ» машинасына килеп бәрелә. Татарстан КВН Лигасына нигез салучы Фәридә Таштабанова шунда ук үлә. Чит ил автомобиленең тагын ике пассажиры — Чаллының танылган КВНчылары Ильяс Хәсәнов һәм Руслан Тюпа авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. 12 ноябрь көнне Ильяс Хәсәнов та җан бирә.

13 ноябрь иртәнге 6 сәгать 20 минутта Саба районы Түбән Шытсу авылында янгын чыга.

ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары булып эшләгән 42 яшьлек Илфат Сөнгатуллин алган җәрәхәтләреннән Саба Үзәк район хастаханәсе реанимациясендә вафат була.

22 ноябрь көнне Татарстанда яшәүче 33 яшьлек хатын бала тапканда үлде.

Дилә һәм Радик Фәтхуллиннар 15 ноябрьдә никахларын рәсмиләштерә. Шушы көннәрдә гаиләдә игезәк балалар туарга тиеш була. Диләнең ун яшьлек улы Әмирхан үсеп килә. Ләкин 22 ноябрьдә бала тапканда, Дилә вафат була.

Дилә баласын Казанда табарга тиеш була. Ләкин хатынның тулгагы башлангач та, аны Биектауда калдыралар. Дилә беренче кызын үзе тудыра. Икенче кызны исә кесарев кисеме ясап таптыралар. Ире сүзләренчә, яралгыны саклый торган сыекча канга эләгә һәм кан агулану башлана.

Табиблар Диләне коткара алмый. Дилә комага китә һәм 22 ноябрьдә иртәнге дүрттә үлә.

29 ноябрьдә Саба районында ир белән хатынны урманда вәхшиләрчә үтергәннәр.

Татарстанның Саба районы Шәмәрдән бистәсе янындагы урманда 65 һәм 62 яшьлек ир белән хатын урманга йөреп кайтырга киткән һәм югалган. Алар өйгә кайтмагач, туганнары һәм танышлары эзли башлаган.

Кичке якта ир белән хатынның мәете табыла. Аларны пычак белән кадап үтергәннәр.

Декабрь

3 декабрь көнне Татарстанда яшәүче ир-ат элеккеге хатынын, кечкенә улын һәм үги малаен үтерде.

Фаҗига төнлә Менделеевскида булган. Ир-ат үзенең элеккеге хатынын, 2 яшьлек улын һәм 19 яшьлек үги малаен суйган. 11 яшьлек малай (анысы да хатын-кызның беренче никахтан туган улы) качып өлгергән һәм полиция чакырткан.

Ир-атны полицейскийлар тоткарлаган.

4 декабрь Саба районы Тимершык авылында рус теле укытучысы Рузинә Гатина кисәк дөнья куя.

Рузинә Гатина 4 нче декабрьгә каршы төндә үзен начар хис итә башлый, ире Сабага хастаханәгә илтә. Тик табиблар гомерен саклап кала алмый, ул баш миенә кан саву нәтиҗәсендә 42 яшендә җан бирә. 5 декабрьдә аны туган ягы — Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Ямул авылында җирләделәр.

16 декабрь көнне Чистайда улы белән анасы янып үлгән, әтиләре имгәнгән.

Иртәнге дүрт тирәсендә Ломоносов урамындагы шәхси йортта янгын чыгуы турында коткаручыларга хәбәр итәләр. Янгынны сүндергән вакытта, йортта 62 яшьлек хатын-кыз, аның 30 яшьлек улының мәете табыла.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Кирове утвердили улицы Золотистых закатов, Счастливых семей и Детских улыбок

СКР возбудил уголовное дело из-за затянувшегося расселения в Башкирии

«Не жди, мам, не вернусь» — в Башкирии простились с контрактником из Белорецка

В Башкирии осуждён виновник ДТП с гибелью двух сестёр-близнецов


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Белорецк на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.