Махсус операциядә блиндажда камыр басучы хәрби шаярта: «Хатын да кирәк түгел хәзер»
Махсус операциясендәге хәрбиләр кыр шартларында ничек ипи пешерүләрен күрсәтте. «Наш Башкортстан» аккаунты камыр басып ятучы ир-ат төшерелгән видео урнаштырган.
Видеоязмадан күренгәнчә, блиндажда ике хәрби ипи пешерү белән мәшгуль. Камыр басучы ир-ат: «Камыр басып, икмәк пешерәбез. Камыр басарга өйрәндек, тыныч тормышта хатын да кирәкми, кер юарга машинасы бар. Икмәк пешерергә камырны үзем баса беләм», – дип шаярта. Икенчесе аңа күбрәк сөйләргә ишарәли.
Әлеге видеоны аккаунт администраторы «махсус хәрби операция яугирләре көнкүрешеннән бер күренеш. Баймак егетләре бирешми, блиндажларын тиешенчә корып алган. Артур Гаделшин төче икмәккәме, майикмәккәме камыр баса. Исән-сау йөрегез, без сезне көтәбез» дигән сүзләр язып урнаштырган.
«Ай, тормыш шулай өйрәтә шул»;
«Егетләр. Барыгыз да сау-сәламәт кайтыгыз. Сезнең өчен догада»;
«Булдыралар. Беркайда да бирешми башкортлар. Исән-сау әйләнеп кайтыгыз» дигән теләкләр яза бу видео астына социаль челтәр кулланучылары.