Баймактан Маратның көмешкә аппараты шартлаган (23 февральгә әзерләнгән «бүләк» янган)
0
352
Batash телеграм каналы Башкортстанның Баймак районындагы хәл турында яза. Бер ирнең көмешкә аппараты шартлаган һәм хуҗасын пешергән. Аның исемен дә язганнар – Марат икән ул. Фамилиясен язмаганнар.
48 яшьлек Марат 23 февральгә «бүләк» әзерләгән булган дип яза канал. Бүләк – көмешкә, билгеле. Ул ялгыш идәнгә әзер «продукцияне» төшереп җибәрә. Ул яна башлый, ирнең үзенә дә ут каба. Хатыны утны сүндерә, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерүчеләрне чакыра.
Маратның тәненең 50 проценты янган, ә хатынының җилкәсе, куллары, бите пешкән.
«Хыялдагы хатын бу».
«Нинди … (шәп мәгънәсендәге оятсыз сүз) бәйрәм»
«Хатыны молодец», – дигән комментарийлар калдырганнар.