Язучы Айгиз Баймөхәммәтов “Шоңкар” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстанның Уфа шәһәрендә нәшер ителүче «Шоңкар» журналының баш мөхәррире итеп танылган башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә мөхәррир үзе хәбәр итте.
«Шоңкар» — абруйлы журнал. Ул тәүге тапкыр туксанынчы елларда барлыкка килгән. Аудиториясе — яшьләр өчен. Бүген Башкортстанның күпмилләтле халкына хезмәт итәргә, аларның мәнфәгатен хәстәрләрлек материаллар бирергә кирәк, чөнки хәзер күп мәгълүмат заманы», — диде ул.
Айгиз Баймөхәммәтов матбугат аша башка республикалардагы мәдәни-әдәби бәйләнешләрне ныгытырга планнары барлыгын әйтте. «Дөрес мәгълүмат белән рухи юнәлешләрне югалтмаслык, кешеләрне уйландырырлык, аңа яшәргә дәрт, эшләргә көч бирерлек язмалар белән баетып эшләргә уйлыйм», — дип сөйләде ул.
«Биш ел „Башкортостан“ газетасында эшләгәнем булды. Ул республикабызның төп басмасы. Бик күп шәһәрләрдә йөрелде, шуңа күрә матбугат өлкәсендә эшләгән тәҗрибәм бар», — диде яңа мөхәррир.
- «Шоңҡар» журналы — 1994 елдан Уфада яшьләр өчен нәшер ителүче басма. 1993 елның октябрендә нигезләнгән. Беренче ике саны Уфада «Китап» нәшриятында җыентык булып басылган. 1994 елдан мөстәкыйль журнал буларак чыга башлый. 2007 елның икенче яртыеллыгына хәтле ике айга бер саны чыга.