Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Илсур Мортаза балачагы турында: «Әби бөтен тәмле әйберне карават астында саклады»

0 171
Артист үзенең гаиләсе һәм якыннары белән дә инстадусларын бик кызыклы итеп таныштыра. Шундый постларның берсен улы Роберт һәм килене Алияне никахлашу көннәре белән котлап язган. Без бу дөньяга тугач, иң беренче өзелеп яраткан кешебез - ана. Башкача булырга да мөмкин түгел, чөнки аның өчен дә син иң яраткан кеше. Күп балалы гаиләдә ситуация бераз икенчерәк кебек тоела. Янәсе, ана кеше кайсыдыр баласын күбрәк, кайсындыр азрак ярата сыман. Минем әнкәй әйтә иде: «Бармакның кайсын тешләсәң дә авырта!» Чынлап та, үзе тапкан баланы ана кеше яратмаска мөмкин түгел. Үзем дә дүрт балалы гаиләдә туып үстем, мин төпчек. Төпчекнең дә ниндие, иң олыбыз апа, ул миннән 16 яшькә олы, аннан соң абый, анысы миннән 13 яшькә олырак, тагын бер абыем белән арабыз 10 яшь. Мин соңгы бала, шунлыктан мин иң яратканы кебек инде. Әлбәттә, апа белән абыйларга авыр балачак туры килгән, әле сугыш бетеп тә әллә ни озак үтмәгән вакытлар. Әнкәй усал, коры кайнана кулы астына эләккән. Яшь чаклары, кайнана ачуын балалардан алган чаклары да булгандыр, билгеле. Әткәй белән әнкәй эшләгән акчалар барысы да әби кулында булган, аның рөхсәтеннән башка балаларына сыңар оекбаш та ала алмаганнар. Әле үзем дә хәтерлим, бәләкәй булсам да, әбинең бөтен тәмлеләре тартмаларга тутырылган, карават астында (әби үлгәнче «яшәде» ул склад). Анда хәтта бабайның да керергә хокукы юк иде. Бабай үлгәндә миңа биш кенә яшь булса да, яхшы хәтерлим, бабай бик тә акыллы, шаян күңелле кеше иде. Безне, оныкларын бик ярата иде. Бабай мине котыртып, карават астына, әбинең «складына» керткән чаклары еш булды. Үзе шуннан ләззәт табып кеткелдәп көлеп утыра иде, табыш белән чыккач: «Аша, улым, аша, әбиең бай ул!» — дип башымнан сыйпый торган иде. Ә теге тартмалардагы нигъмәтләр, килгән посылкаларны кызлары, уллары җибәрә торган иде. Әби беразын безгә авыз иттерә дә, калганын карават астына… Әлбәттә, мин заманалар бераз яхшыргач, «хәкимлек» әби кулыннан киткән чорда туганмын. Өйдә идәрә итү әнкәй кулына күчкән булса да, әбинең әлеге «склады» аерым иде, аның балалары җибәргән күчтәнәчләр бит, әнкәй анда кысылмый иде, әлбәттә. Нәрсә әйтәсем килә, мин ярыйсы ук барлыкта үстем, ә апа белән абыйларга бәләкәй чакта миңа эләккән кебек эләкмәгән ул барлык, алар җәен яланаяк йөгереп йөргәннәр, мин исә яланаяк йөрмәдем. Иң яраткан дигән сүзгә әйләнеп кайтсак, әлбәттә, мин иң кечкенәсе булгач, игътибар миңа күбрәк эләккән. Әнкәй ярата иде, шул ук вакытта корылыгы да бөтен иде, эләктереп алган чаклары да шактый булды. «Ана суккан җир тәмугта да янмый», - диләр бит. Минем моны әнкәйгә үпкәләү йөзеннән язуым түгел. Әле әнкәй тагын болай дия торган иде: «Ат үз таен үзе тибеп үтерми!» — дип. Чынлап та бала үз чиратында анадан да кадерле кеше булып туа. Бала бит ул үзеңнән өзелеп төшкән җаныңның бер кисәге! Без инде Мәүлидә белән бер генә балада тукталып калдык, барлык булган мәхәббәтебезне бер улыбызга бирдек. Аның каравы, улыбыз үзебезнең кызыбыз кебек яратырлык һәм яраттыра торган хатын алып кайтты үзенә… Бүген улыбыз Робертның һәм кызыбыз Алиянең никахлашкан көннәре, алты ел гомер үтеп тә киткән. Безнең балаларның никахын Мәхмүт хәзрәт укыды һәм алып барды. Мин инде урысча әйткәндә «искушенный» кеше, төрлесен күргән бар, шуңа да әйтәм, безнең балаларның никахы кебек никах беркайда да күргәнем булмады. Икенче көнне туйларын гөрләттек, анысы да искиткеч матур булды. Инде анысында: «Мондый туйны күргән юк иде», - дигән сүзләрне күпне күргән кунаклар әйтте. Аннан күпмедер вакыттан алар безгә онык бүләк иттеләр, менә шунда, үзем бабай булгач, бабайны аңладым, ай-һай татлы икән ул! Балаларыбызга шатлыклы, дәрәҗәле озын гомер телисем килә. Гомумән, барчагыз да балаларыгызның рәхәтен татып яшәгез. Ә инде балаларның рәхәте шунда, әгәр алар борчулар, кайгы-хәсрәтләр китермәсәләр. Барыбыз да тормыштан тәм табып, балаларыбызга, дөньның рәхәтенә сөенеп яшик. Иминлеккә, тынычлыкка юрыйк барсын да, мәрхәмәтле булыйк, — дигән ул.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Аша на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.