Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Рәссам Зөфәр Гыймаев белән хушлашу: «Бирешмим әле, тырышам, дигән иде»

0 116

Бөтен кеше рәссамның байтак еллар чир белән көрәшүен белеп торса да, бу көтелмәгән китү иде. Соңгы көннәренә кадәр онкологиягә баш бирмәскә тырышуына ияләшкән идек, үлмәс кебек иде.

Күз яшьләре белән елап торган Дания Нуруллинаны журналистлар урап алган. Дуслар булганнар икән.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина: «Республика бик талантлы рәссамны югалтты. Ул кояш кебек якты иде, ягымлы, акыллы, тыйнак — минем башка андый кешене очратканым булмады. Аны тыңлау да күңелгә рәхәтлек бирә иде. Артистларны хөрмәт итә иде, күп артистларның портретларын ясады, шул исәптән минем портретны да. Шалтыратып хәлен белеп тора идем. Соңгы тапкырында гыйнвар азакларында шалтыраттым. „Хәлең ничек?“ - дим. „Бирешмим әле, Дания. Тырышам“, - ди. „Тырыш инде, Зөфәр. Үзеңне сакла, син бик кирәк бит“, - дим. Миңа хәзер бик авыр. Декабрьдә хатыны Гүзәл ханым белән театрга минем юбилей кичәсенә килде, соңгы күрешүем шунда сәхнәдә булган икән».

Зөфәр Гыймаев ТР Рәссамнар берлеген җитәкләгәндә, ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров белән коллегалар булып, аралашып яшәгәннәр.

ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров: «Зөфәр Гыймаев бик көчле рәссам иде, ул зур мирас калдырды. Камал театрында сакланган Марсель Сәлимҗанов портреты да аның эше. Без аның белән сигез ел элек Тукай премиясен тапшыру комиссиясендә танышып аралаша башладык. Ул бик туры кеше иде. Бик интеллигент иде. Урыны оҗмахта булсын!

Соңгы очрашу… бер-ике ай элек шалтыраткан идем. «Зөфәр, бер рәсемеңне бүләк ит әле. Ул минем өемдә эленеп торырга тиеш», - дим. «Без проблем. Кил», - диде. Өлгермәдем. Авырганын барыбыз да белсәк тә, аның чир белән көрәшүен күреп торсак та, бер дә китеп барыр кебек түгел иде. Шулкадәр көрәшергә нинди көч кирәк бит! Рәссамнар арасында ул иң ачык шәхес булгандыр. Кинематографистларның барлык бәйрәмнәренә килә иде. Ә нинди зур мирас калдырды. Без сагыначакбыз әле аны».

Ишегалдындагы күп санлы рәссамнар арасында алардан каракүл бүреге белән үк аерылып торган кеше Ләбиб Лерон булып чыкты.

«Мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон: «Зөфәр Гыймаевның вафаты туганнары өчен шәхси югалту гына түгел, бу милләт өчен югалту. Милләт өчен зур хезмәт куйган рәссамның вафаты сискәндереп җибәрде. Мин аның портретлар остасы икәнен беләм. Мин остаханәсенә бер кергәндә Ренат абый Таҗетдинов портретын ясап бетереп килә иде. Аның остаханәсен күрсәң! Андагы картина! Ул чирне позитив белән яшәп кенә җиңеп була дигән фикердә иде һәм шулай яшәргә дә тырышты. Без аның белән фейсбук аша аралаштык. Ул рәсемнәрен, мин фоторәсемнәр куя иде, бер-беребезгә лайк куя идек. Очрашырга исәбем бар иде. Җитешә алмадык. Миндә аның автографлы бик затлы каталогы саклана, бер-ике ел элек остаханәсендә очрашканда язып биргән иде.

Оештыру эшләрен Мәдәният министрлыгы башкарды. Зур роза чәчәкләре бәйләме күтәргән министр урынбасары Ленар Хәкимҗанов та биредә.

ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов: «Зур шәхесләребез китә. Зөфәр Фоат улы — Татарстанның иң көчле рәссамнарыннан иде. Ул иҗаты белән зур эз калдырды. Җәмәгать эшлеклесе дә иде. Шунысы күңелне юатып тора — аның эшен дәвам итә торган яшьләребез бар — ул алар өчен зур остаз булды. Авырса да ул аралашудан читләшмәде. Министрлык аның белән элемтәдә торды, хәлебездән килгән кадәр ярдәм иттек. Юбилеена зур күргәзмәсен уздырды — ул аңа бик риза булды. Музейларыбызга байтак картиналарын сатып алдык. Хәзер ул ярдәмебез әз шикелле дә тоела».

ТР Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиһабиев: «Сигез ел авырый бит инде. Ул тормыш өчен нык көрәште. Химиядән соң бик зәгыйфьләнсә дә, тырыша-тырыша аягына баса иде. Моннан бер ел элек Ярославльдә идем, Зөфәр абыйның хәле начар дип шалтыратып, ашыгыч рәвештә кайтардылар. Килдем. Тукайның үләр алдыннан соңгы фотолары бар бит әле. Миңа Зөфәр абый шул фотодагы кебек күренде. Бәлки бу дөрес чагыштыру да түгелдер… Ә бит ул шул халәттән дә аякка баса алды. Плэнерга да килде әле. Соңгы химиядән соң хәле начарланды. Башта яхшырган да кебек иде. Әмма… Ул үләргә әзерләнмәде. Ул яшәргә теләде. Берничә көн элек кенә Гуля (хатыны Гүзәл Әнвәровна - авт.) шалтыратты. „Ашамый, эчми, беркем белән дә сөйләшми“, - ди. Телефонны биргәч: „Әйе, Альберт“, - дип дәште. „Аша, организмга көрәш өчен көч кирәк“, - дим. „Әйе“, ди. Кичә яхшыра кебек дигәннәр иде. Ә төнлә, 12 тулырга 20 минутта китеп барган».

Мәрхүмнең җәсәден чыгарып куйдылар. Стихияле генә озату мәрасиме оешты. Аны Зөфәр Гыймаевтан соң ТР Рәссамнар берлеген җитәкләргә алынган Альберт Шиһабиев алып барды. Ленар Хәкимҗанов хушлашу сүзләрен әйтте. Иҗатташ дуслары хушлашты.

Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев: «Хөрмәтле һөнәрмәндләр, сәнгатьпәрвәрләр, без Зөфәр Гыймаев йөзендә чын көрәш үрнәген күрдек. Ул чир белән көрәшү, ул чорнап алган мохит белән көрәшү үрнәген күрәстте. Ул безгә зур мирас калдырып китте. Аның соңгы күргәзмәсе барыгызның да хәтерендәдер. Ул шыгрым зал белән узды. Без аралаша идек, ул беркайчан да зарланмады. Соңгы көннәрдә генә хәле начар булуын әйтте. Урыны җәннәттә булсын!»

Рәссамнар аның авырса да остаханәсенә килүен, эшләвен зурлап искә алдылар. Альберт Шиабиев Зөфәр Гыймаевның химиядән соң Чистайга плэнерга килүен искә төшерде. «Безне кунакханәнең өченче катына урнаштырганнар иде. Мин аның өчен беренче катны белешмәкче идем, ул баш тартты, үзенә күбрәк хәрәкәтләнергә кирәклеген әйтте», — диде ул.

Музыкант Дмитрий Бикчәнтәев: «Зөфәр Гыймаев турында беркем дә начар сүз әйтмәс. Гаҗәеп кеше иде! Талантлы, тырыш, остаз һәм дус! Иҗат кешесенең артыннан аның иҗади мирасы кала. Безнең бурычыбыз - ул мирасны саклау. Хуш, Зөфәр абый! Без сине юксыначакбыз».

Романслар җырчысы Юлия Җиһаншинаны очраттым. «Аралаша идегезме?» - дим. «Әйе». «Портретыңны ясадымы?» «Ясый башлаган иде. Әмма әле башлангыч этапта гына иде. Ясап бетерә алмады…»

Күренекле рәссам Курган зиратына җирләнде.

 





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Аша на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.