Добавить новость
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025
Ноябрь 2025
Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Поиск города

Ничего не найдено

«Ай, былбылым» җыры: мәңгелек хит кайчан һәм ничек барлыкка килгән

0 133

«Ай, былбылым» җыры, күптән түгел Алсу һәм Ay Yola төркеме яздырган дуэттан соң, чираттагы яшьлеген кичерә. Шулай да, элекке хитларга хас булганча, аның барлыкка килү тарихының төрле версияләре бар. Бу җырны беренче булып кем яздырган? Аның тамырлары кая барып тоташа, һәм билгеле җырчылардан аны кемнәр башкарган? Бу хакта «Миллиард.Татар» язмасында.

Шул Солтангалиевме?

«Ай, былбылым»ның беренче аудиоязмасы 1913 елда Казан университетының Стәрлетамак өязенә этнография экспедициясе вакытында «Солтангалиев фамилияле башкорт кешесеннән» яздырып алынган дип исәпләнә. Әмма галимнәр, бу җыр беренче мәртәбә Казанда эксперименталь фонетика лабораториясендә яздырылган булырга мөмкин, дип фаразлый.

Башкаручы Мирсәет Солтангалиевнең адашы түгел, ә Башкортстанның хәзерге Стәрлебаш районы Ялембәт авылында туган, Казанда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган булачак билгеле сәясәтче үзе булгандыр, мөгаен. 1913 елда аңа 21 яшь була, һәм ул Стәрлетамак өязендә укытучы булып эшләгән. Казан Татар укытучылар мәктәбендә укучылар исемлегендә бары тик бер генә Солтангалиев – Татар республикасына нигез салучыларның берсе һәм РСФСР Милләтләр эшләре халык комиссариаты җитәкчеләренең берсе – Мирсәет Хәйдәргалиевич була.

Шул ук сессиядә «Ашказар» һәм «Зиләйлүк» җырлары да яздырып алына, ә башкаручылары буларак мишәр (мещеряк) һәм татар кешеләре күрсәтелгән.

Геннадий Макаров: «Җырны ХХ гасыр башында Казан татарлары Кырым татарларыннан алган».

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Җырның ноталы версиясен Казанда, шул ук 1913 елда, музыка остасы Гыйләҗетдин Сәйфуллин чыгара.

Ә 1914 елда Казан газеталары бу җырның Камил Мотыйгый башкаруында грампластинкада чыгуын хәбәр итә. Кайбер мәгълүматлар буенча, татар җырчыларының, шул исәптән Камил Мотыйгыйның да язмалары 1912 елга кадәр үк Франциянең «Патэ» фирмасында чыгарылган.

Татарстан Милли музее фондларында «Ай, былбылым» җырының 1917 елга кадәр язылган ноталы кулъязмаларының берничә версиясе саклана. Шунысы кызыклы, элекке тикшеренүчеләр, шул исәптән, абруйлы скрипкачы Илларион Козлов та, бу көйне берсүзсез татар фольклорына керткән, гәрчә аның башка мәдәниятләргә йогынтысын да әйткәннәр.

Фото: © «Көнчыгыш» Татарстан» телеграм-каналы

Кырым эзләре

Тик башка версияләр дә бар. Танылган татар фольклорчысы һәм этнологы Геннадий Макаров фикеренчә, бу җырны ХХ гасыр башында Казан татарлары Кырым татарларыннан алган. М.И. Глинка исемендәге Новосибирск дәүләт консерваториясе профессоры Марина Дубровская сүзләренчә, «Ай, былбылым» Кырым татарларының «Онэкиде ордек» җырына, ә төгәлрәк, Румыниянең (Добруджа) татар җәмгыяте фольклорына барып тоташа һәм «күченүчеләр җырына» карый. Ул җырда чынлап та, «Ay, bülbülüm, vay, bülbülüm» дигән сүзләр бар, әмма шушының белән Идел буе татарлары текстындагы охшашлык бетә.

«Онэкиде ордек» Кырым татар теленең (сүз уңаеннан, ул Идел буе татарларының әдәби теленә бик якын) дала диалектында (чель шивеси) «чынълар» жанрында язылган. Бу җыр-сөйләшү халык жанрында язылган, алар егетләр һәм кызлар арасындагы шаян ярышларда җырланган.

Дубровская музыка белгече Вадим Дулат-Алиев (Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры) фикерен дә китерә. Ул «Ай, былбылым» җырын Татарстандагы халык җырларының күпкә яшьрәк катламына кертә. Шулай ук аны башка җырлар кебек үк, шәһәр мохитендә «Көнчыгыш (төрек һәм гарәб), Европа һәм рус музыкасы» тәэсирендә барлыкка килгән дип саный.

Казан дәүләт консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алиев «Ай, былбылым» җырын Татарстан халык җырларының күпкә яшьрәк катламына кертә.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Кырым татар» версиясенә тәнкыйть

Хәер, музыка белгечләренең «Кырым татар» версиясе белән барысы да килешми. Әйтик, «Көнчыгыш» Татарстан» телеграм-каналы авторы, буджак (румын) җырының тексты бөтенләй башка төрле, дип әйтә.

«Икенчедән, ни өчен ул нәкъ менә буджак татарларында бар, ә аңа Кырым татарлары дәгъва итә икән инде, нишләп Кырымның үзендә юк? Өченчедән, караимнарда шул ук көйгә, әмма үзенең оригиналь тексты булган «Эки кызчык» дигән җыр бар. Ягъни, көе интернациональ, тексты кырым татар түгел, ә оригиналь милли текст. Буджак татарларын да, караимнарны Кырым татарларына тартып-сузып кына кертеп була, бигрәк дә караимнарны. «Башкорт» версиясенә килгәнчә исә, монысы тагын да ышанычсызрак, чөнки бу җыр 1923 елда (ә 1913 елда түгел) гап-гади татар телендә яздырылган (гәрчә, башкаручысы «башкорт» диелсә дә). Икенчедән, Стәрлетамак өязендә Солтангалиев фамилияле кешедән яздырылган. Шул ук өяздәге Мирсәет Солтангалиев совет чорының иң ялкынлы татар милләтчесе була. Өченчедән, җырның көе (яңгырашы буенча) Агыйдел буйларына, ягъни, Агыйдел олысы җирлегенә, тумышлары белән Кара диңгез ярларыннан булган татар ата-бабаларыннан килгән, күрәсең. Ә мондый ата-бабалар, башкортларныкына караганда, күбрәк татарларныкыдыр.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова «Ай, былбылым» җырын 2023 елда башкарды.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Илһам Шакировтан Гарик Сукачевка кадәр

Кем генә башкарса да, «Ай, былбылым» – татар халык хиты. Җырның чираттагы популярлык дулкыны күптән түгел татар җырчысы Алсу һәм Уфаның Ay Yola этнотөркеме дуэты чыгуга бәйле. Яңа аранжировкадагы композиция чатларда тиз арада югары позицияләр алды һәм әсәрнең мәдәни тамырлары турында дискуссияләрне яңартты.

«Ай, былбылым»ның озын-озак тарихында аны бик күп артистлар башкарды. Соңгы тәҗрибәләрдән, әлбәттә, «Ел татары-2024» исеменә лаек булган Сәйдә Мөхәммәтҗанованың 2023 елда төшерелгән клибы хәтергә килә.

Шулай ук Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча төшерелгән шул ук исемдәге телесериал өчен, әлеге җырны Татарстанның атказанган артисты, 2012 елда «Голос» тапшыруы җиңүчесе булган Динә Гарипова да башкарды. Нәкъ шушы композиция сериалга билгеле бер кәеф бирә торган төп саундтрек булды.

Динә Гарипова «Ай, былбылым»ны «Зөләйха күзләрен ача» телесериалы өчен җырлады. Җыр фильмның төп саундтрегы булды.

Фото: © © Рамил Гали / «Татар-информ»

Моңа кадәр, 2021 елда, Гарик Сукачев «Ай, былбылым»ның үз версиясен чыгарган иде. Музыкант сингл чыгуны Рамазан ае төгәлләнүгә һәм Ураза бәйрәменә багышлады.

Монда Ренат Ибраһимов башкаруын телгә алммый калу гөнаһ булыр иде. Ул әлеге җырны бик күп тапкыр башкарды, шул исәптән, Динә Гарипова белән дуэтта да җырлады. Нәкъ менә Ренат Ибраһимов башкаруында бу җыр эстрада шулкадәр популярга әйләнде.

Легендар Илһам Шакиров башкаруында да «Ай, былбылым» классикага әверелде. Җырчы халык көйләреннән эстрада җырларына бик оста күчә, татар һәм башка телләрдәге җырларны ирекле башкара иде.

Әлбәттә, бу – башкаручыларның тулы исемлеге түгел, бу җырны җырлаган һәркемнең исемен атау мөмкин дә түгел. Әгәр популяр видеохостингларны ачып, анда «Ай, былбылым» дип язсаң, бу җырны төрле һәм уникаль аранжировкаларда башкаручылар бик күп чыга.

Җырның татарча тексты:

Ай, былбылым, вай, былбылым, Агыйделнең камышы; Ай, былбылым, вай, былбылым, Агыйделнең камышы;

Таң алдыннан чут-чут килә Сандугачлар тавышы. Таң алдыннан чут-чут килә Сандугачлар тавышы.

Ай, былбылым, вай, былбылым, Агыйделдә таң ата; Ай, былбылым, вай, былбылым, Агыйделдә таң ата;

Таңнар ата, өзелә үзәк – Җырлата да елата. Таңнар ата, өзелә үзәк – Җырлата да елата.

Ай, былбылым, вай, былбылым, Кунып сайрый талларга; Ай, былбылым, вай, былбылым, Кунып сайрый талларга;

Синең хакта серләремне Сөйлим сандугачларга. Синең хакта серләремне Сөйлим сандугачларга.

Ренат Ибраһимов башкаруында җыр эстрадада популярлык казанды.

Фото: © «Татар-информ»

Җырның русча тексты:

Ах, соловей мой, мой соловей! Камыш у реки Агидель. Ах, соловей мой, мой соловей!

Камыш у реки Агидель.

Перед рассветом чуть слышно поют Голоса соловьев. Перед рассветом чуть слышно поют

Голоса соловьев.

Ах, соловей мой, мой соловей! На Агидели рассвет наступает. Ах, соловей мой, мой соловей!

На Агидели рассвет наступает.

Рассвет наступает, сердце щемит. Песня и слезы. Рассвет наступает, сердце щемит.

Песня и слезы.

Ах, соловей мой, мой соловей Садится и поет на ивах. Ах, соловей мой, мой соловей

Садится и поет на ивах.

Мои секреты о тебе Рассказываю соловьям. Мои секреты о тебе Рассказываю соловьям.

Чыганак: «Татар-информ»





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Агидель на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.