Марат Җәббаров Әлки районы Карга авылында кооператив эше белән танышты
(Әлки, 9 февраль, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре », Азат Низамиев). Әлки район советының узган елгы эшләргә йомгак ясау, быелга планнар билгеләүгә багышланган киңәйтелгән утырышы булды. Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Сессия утырышына кадәр Марат Җәббаровны Карга авылында урнашкан «Әлки» кооперативы эше белән таныштырдылар. Министрны район башлыгы Александр Никошин озатып йөрде. Каргада кооператив 2018 елда оешкан иде. Моның өчен кооператорларга элек балалар бакчасы булган, аннан күп еллар буш торган бинаны кулай бәядән сатып алырга тәкъдим итәләр.
Хәзер инде «Әлки» кооперативы зур предприятиегә әверелде. Кооператорлар халыктан ит, сөт, кош-корт түшкәләре, яшелчә, бәрәңге, җиләк-җимеш кабул итәләр. Үз кибетләре, автолавкалары ярдәмендә җитештерелгән продукцияне район авылларында саталар.
Һәр көнне 5 автолавка районның ерак, кечкенә авылларында яшәүчеләргә сәүдә хезмәте күрсәтә. Халык бу хезмәттән бик канәгать. Шундый автолавкалар ярдәмендә авылларда 12 миллион сумнан артык продукция сатылган. «Эдем» җәмгыяте директоры Гөлнур Сафина һәм кооператив рәисе Агидель Турнина министрга сугым цехын, ит эшкәртү линиясен күрсәтте.
Кооператив хезмәтеннән әлкилеләр генә түгел, күрше Нурлат, Алексеевск, Спас районнарында яшәүчеләр дә файдалана икән. Кунакларга пилмән, голубцы кебек ярымфабрикат ясау цехын да күрсәттеләр. Биредә 7-8 хатын-кыз эшли, аларның кулларына күз иярмәс– шундый җитез итеп пилмән бөгәләр. Кулдан ясалган пилмәнне халык бик яратып ала икән.
Марат Җәббаровтан кооператорлар яшелчә саклау склады төзүдә ярдәи итүен сорады. Министр бу эштә булышырга тырышачагын әйтте, тик чыгымнар уртак булачак, диде. Ягъни склад төзелешенең ярты бәясе министрлык аша капланса, икенче өлешен кооператив үз керемнәреннән финансларга тиеш.
Марат Җәббаровка янәшәдә урнашкан кооператив кибетен дә күрсәттеләр. Кибеткә килгән сатып алучылар кооперативтан яңа гына китерелгән азык-төлекне рәхәтләнеп кулланулары турында әйттеләр.