Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020
Май 2020
Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020
Октябрь 2020
Ноябрь 2020
Декабрь 2020
Январь 2021
Февраль 2021
Март 2021
Апрель 2021
Май 2021
Июнь 2021
Июль 2021
Август 2021
Сентябрь 2021
Октябрь 2021
Ноябрь 2021
Декабрь 2021
Январь 2022
Февраль 2022
Март 2022
Апрель 2022
Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«2 балалы булса да, Раушания – әйбәт хатын, үкенерлек булмас, дип каршыладылар мине»

0 1110

Әле күптән түгел генә «Гаилә елы»н ачу тантанасында Арчадан 5 бала анасы Раушания Закировага «Ана даны» медале тапшырдылар. Бу шатлыклы мизгелләрдә аның янында балалары да, ире Мөдәррис тә бар иде. Әле кайчан гына «Нечкәбил» республика бәйгесендә җиңүче булуын билгеләп үткән идек. Тагын ул республика сәхнәсендә һәм Татарстан Республикасы Рәисе кулыннан «Ана даны» медален ала.

– Үзешчән композитор буларак, сәхнәдә үзем иҗат иткән «Минем гаилә» җырын башкардык. Бөтенебез бергә. Танылган артистлар белән беррәттән зур сәхнәдә чыгыш ясау – ул минем өчен үзе горурлык, – диде Раушания Закирова. – Моннан тыш әле рәхмәтемне белдереп чыгыш та ясадым. Дөрес, сүз бирсәләр, дип әзерләп килгән чыгышымны онытып бетердем. Әмма чын күңелдән әйтелгән сүзләр булгач, шунда башка килгәннәре дә күңелле чыкты.

Гаҗәеп кеше ул Раушания ханым. 5 бала анасы, яраткан иренең яраткан хатыны булу өстенә, берничә урында эшли, район тормышында актив катнаша, көйләр иҗат итә, сәхнәләрдә чыгышлар ясый, төрле бәйгеләрдә катнаша, җиңүләр яулый, балалар өчен осталык дәресләре алып бара, үзен төрле һөнәрдә сынап карый.

– Мин бер эш белән генә шөгыльләнергә яратмыйм. Тегесен дә өйрәнәсем, монысын да эшләп карыйсым һәм үзем үзләштергәннәрне кешеләргә җиткерәсем, аларга шатлык өләшәсем килә. Кемнәрнедер сөендерә алу – минем өчен зур бәхет. «Ана даны» медаленә документлар җыеп йөргәндә, районда үземне дә ихтирам итүләрен аңладым. Ул – бик мәшәкатьле, күп вакыт ала торган эш. Актив гаилә, яхшы әни-әти булмасак, ничек характеристика язарлар иде? Кыска гына вакыт эчендә шундый зур күләмдәге эшне башкарырга ярдәм иткән өчен, район хакимиятенең бүлек җитәкчесе Эльвира Фәйзрахмановага, Арча ЗАГСы бүлеге җитәкчесе Фәридә Бәхтияровага, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафинага һәм башкаларга рәхмәтемне җиткерәм, – ди ул.

Раушания Закирова Мурманск якларыннан. Норвегия белән чиктәш Заполярный дигән шахтерлар шәһәреннән. Шунда туган булса да, тамырлары безнең якларга килеп тоташа. Әнисе белән әтисе – Саба районының Өчиле авылыннан, әнисе Арча педагогика көллиятендә укыган. Бәхет эзләп салкын якларга чыгып киткән гаилә шунда төпләнеп тә калган. 2 балалары туган. Бертуганы белән аралары яшь ярым да юк.

– Бу шәһәрдә бөтен Россиядән килеп урнашкан гаиләләр яши. Төрле милләт вәкилләре. Әмма барысы да бер гаилә булып, дус һәм тату гомер итә, – дип балачак елларын да искә алып китте Раушания ханым. – Минем әни – музыкаль Рәхмәтуллиннар гаиләсеннән. Әбием Гөләфтәр Арчада яши иде. Мәктәпкә укырга кергән чорларда әнием мине дә музыка мәктәбенә биргән. Фортепьяно сыйныфына. Бик ошый иде миңа бу зур күләмле музыка коралы. Әмма анда уйнау белән генә чикләнеп калмадым, төрле түгәрәкләргә дә йөрдем. Йөзү секциясендә шөгыльләндем, челтәрләр (Вологда челтәрләре) чигәргә өйрәндем. Модада иде ул. Шушы балачакта алган белемнәрем, һөнәрләрем, шөгыльләрем миңа киләчәктә күп нәрсәгә ирешергә ярдәм итте.

9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң кыз, 3 мең километр араны үтеп, әти-әнисеннән аерылып, Казан музыка училищесына укырга килә. Туганнарында яши. Арчага әбисе янына кайтып йөри. Гөләфтәр апа аны мунча ягып, тәмле әйберләр пешереп көтеп тора.

– Без, миңа 8 ай вакыттан башлап, ел да җәйгә авылга кайтып, майдан сентябрьгә кадәр я Өчиледә, я Арчада тора идек. Үз иттем мин бу якларны. Ә училищеда хәзерге вакытта танылган җырчылар Илназ Баһ, Энҗе Шәймурзина һәм башкалар белән уку (укытучылары Венера Гәрәева), татар илендә яшәү, татарлар белән аралашу миндә, күпмилләтле шәһәрдә яшәп, русча гына аралашкан, татар дөньясыннан аерылган кызда, татар теленә мәхәббәт тәрбияләде, – диде Раушания ханым.

Училище белән генә чикләнеп калмый кыз, читтән торып, Казан педагогия университетының музыка факультетына керә. Көндез дә укырга мөмкинлек була, тик аның эшлисе килә. Халык иҗаты үзәгенә урнаша. 19 яшендә кияүгә дә чыга. Камилә исемле кызлары, Данил исемле уллары туа. Тик никахы озын гомерле булмый. Аерылышканнан соң ялгызына озак үстерергә туры килми аңа балаларны. Юлында бик яхшы кеше очрый. Ир буларак кына түгел, балаларына әтиләрчә мөнәсәбәте белән Раушаниянең мәхәббәтен яулый Мөдәррис.

– Башта язылышмыйча гына яшәп карарга булдык. Аның чит балаларны үзенеке кебек кабул итеп, шулар өчен нишләргә белми торуы сокландырды да, шул сыйфаты белән ул мине үзенә дә тартты. Балалар да якын итте аны, «әти» дип дәшә башладылар. Аерылышканда кечкенә иделәр бит әле, – диде Раушания, ниндидер бер назлы, мәхәббәт тулы елмаю белән. – Шунда Мөдәрриснең әти-әнисе безнең белән танышырга теләде. Кем икән ул өйләнмәгән егетне үзенә караткан 2 балалы хатын? Мөдәррис белән сөйләшә торгач, авылда (Алга-Көектән ул) уртак туганнар да бар булып чыкты. Алар мине бик мактаган. «2 балалы булса да, Раушания – әйбәт хатын, үкенерлек булмас», – дигән Әлфинур апа. 8 Мартка авылга кайтып күрешергә уйладык. Минем күңелгә кереп калганы шул булды: машина ишеге ачылуга, булачак кайнанам, «балакайларым» дип, балаларны кочагына алды. Бу гаиләдә балаларны яраталар һәм минекеләрне дә үзләренеке кебек якын итәчәкләр, дип уйлап куйдым. Һәм шулай булды да.

Никах укыталар, язылышалар һәм Раушания белән Мөдәррис законлы ир белән хатын булып яши башлыйлар. Бераздан, әтиләре рөхсәте белән, Мөдәррис Камилә белән Данилны үз балалары итеп яздыра. Хәзер инде уртак бала турында уйлый башлыйлар. Ул күңелле вакыйга озак көттерми, гаиләне тулыландырып, кызлары Айсылу туа.

– Арчада 4 бүлмәле фатир алып бирде әни. Әти вафат булган иде, Мөдәррис аны күреп өлгермәде, балаларына яхшы булсын өчен әни тырышты. Рәхмәт аңа. Үзем Арчада педагогика көллиятендә эшләдем. 2012 елда «Бәләкәч» балалар бакчасына музыкаль хезмәткәр булып урнаштым. Параллель рәвештә бассейнда да эшләдем. Минем һәрчак төрле урында төрле хезмәт башкарасым килә иде. Теләгем кабул булды. Үзеңне төрле өлкәдә сынап карау кызык бит инде. Әмма бу эшләрнең барысын да бер нәрсә берләштерде – ул да булса, балаларга мәхәббәт. Яратам мин балалар белән эшләргә. Арча укучылар сараенда вокал дәресләрен дә алып барырга туры килде. «Яшь гаилә» район бәйгесендә катнашып, «Музыкаль гаилә» номинациясендә җиңү дә яуладым. Шуннан соң «Нечкәбил» республика бәйгесенә чакырдылар. Әзерлек ярты елга сузылды. Финалга чыктык, «Пирамида» концертлар залында чыгыш ясадык. Мөдәррис шунда бөтенләй икенче яктан ачылды. Әби-бабай ярдәмгә килде, хезмәттәшләр, сәнгать мәктәбе булышты. Сәхнәдә ул чакта 60 кешегә җыелган идек, – диде Раушания ханым.

– Шушы чыгышлардан соң мин үземнең дүртенче бала көтүемне белдем. Җиңел булмасын аңладым. Әмма тәвәккәлләдем. Әлеге бәйгенең финалистлары ярдәмгә килде. Шулай үзара ярдәмләшү бар икән анда. Үземне «Гаилә канаты астында» дигән төбәк җәмәгатьчелек оешмасы филиалы җитәкчесе итеп куйдылар. Шулвакыт кызыбыз Асилә туды, – дип сөйләде ул.

Бишенче балага узуын белгәч, Раушания хастаханәгә бара. «Кая инде сезгә тагын? Организмыгыз түзмәскә мөмкин», – ди аңа табиб. Ул Орск шәһәрендә яшәүче бер хатын-кыз белән языша. «Берәүләр бала алып кайта алмый тилмерә. Ана булу – ул зур бәхет. Аллаһы Тәгаләдән бүләк буларак кабул ит», – ди аңа теге хатын. Һәм Раушания катгый карарга килә: «Бу бала туарга тиеш».

– Бишенче бала булып, улыбыз Рәмис дөньяга килде. Мөдәррис күкнең җиденче катында иде ул көннәрдә. Бишенче бала, өстәвенә – малай. Менә шулай 5 балалы ана булдым да куйдым… – дип шатлыклары белән уртаклашты Раушания.

Айсылу туганнан соң, Раушания ханым үзенә яңа шөгыль таба. Ни дисең инде, өйдә тик ята торган кеше түгел. Балалар өчен Гөлфия Шакирова сүзләренә җырлар иҗат итә ул. Аннан Фәнәвис Дәүләтбаев, Наталья Гусева шигырьләренә көйләр яза. Тегү машинасы сатып алып, махсус курслар үтеп, тегә дә башлый. Үзенә күрә кечерәк кенә тегү остаханәсе ача. Үзмәшгуль булып теркәлә, балалар өчен осталык дәресләре оештыра. Тегүче булып китмәсә дә, бу шөгыле аңа тормышта бик тә ярап куя. Балаларга киемнәрне үзе тегеп киертә. Ә бу– финанс ягыннан да бик зур файда.

Соңгы вакытта үз өстендә эшли башлаган. Анда да кешеләргә дә файда китерү турында онытмаган. Зумба юнәлешендәге фитнес буенча инструкторлыкка укып, өлкәннәр, үзе эшләгән «Бәләкәч» балалар бакчасында тәрбияләнүче, лицейда укучы балалар өчен дәресләр үткәрә. Үзе «Русская песня» халык ансамбленә йөри.

– Бала карыйм дип өйдә тик утыра алмыйм мин, – ди ул. – Мин даими үсәргә тиеш. Балаларга да вакыт табам, шөгыльсез дә утырмыйм. Вакытны көйли белергә генә кирәк. Аннан ирем бик әйбәт. Ул «Татавтодор»ның Арча филиалында тракторда эшли. Арып кайта, әмма миңа булышуны ул үзе өчен ялга саный. Бу да гаиләдә бик зур роль уйный. Ирем миңа бүләк буларак бирелде, дип уйлыйм. Аның әти-әнисе Сания һәм Мөбарәкҗан Закировларга, әниемә (ул да Арчага күчеп кайтты) дә рәхмәтлемен. Мин бүген бәхетле ир хатыны, бәхетле ана.

Гөлсинә Зәкиева, «Арча хәбәрләре»





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Заполярный на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.