Зәйдә 70 мең төп чәчәк утыртылачак
0
59
(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Зәйдә шәһәр клумбаларына чәчәк утырта башладылар. Быел барлыгы 70 мең чәчәк утырту планлаштырылган. Бу турыда «Заинск-информ» хәбәр итә.
Шәһәр клумбаларына чәчәкләрне 9 майда утырта башладылар. Горзеленхоз хезмәткәрләре администрация бинасы янына чәчәкләр утыртты. Бәйрәмгә һәм соңрак 14 мең чәчәк утыртылды.
Нигездә, петуния һәм бәрхет чәчәкләре утыртылачак.