Добавить новость
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017 Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12 13 14 15
16
17
18 19
20
21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

175нче гимназиядә булган атыш ничек булган: хроника

0 94

11 май 11 май көнне иртәнге сәгать 7:45 тирәсендә 19 яшьлек Илназ Галәвиев Җәүдәт Фәйзи урамындагы 175нче гимназиягә дәресләр расписаниесен карарга бара. Вахтер ханым аның янына килә, мәктәп укучысы булмагач, расписаниене карарга ярамавын әйтә. Ул чыгып китә. Илназ Галәвиевнең йорты мәктәптән ерак түгел, Туганлык урамында. 2021 елның 1 апреленнән ул үзе генә яшәгән. Әти-әнисе һәм абыйсы башка йортка күченеп киткән. Ул үзе дә дүрт ел элек 175нче гимназияне тәмамлаган. Аннан соң Галәвиев ТИСБИ колледжына укырга керә, укуы начар булу сәбәпле, 26 апрель көнне аны колледждан куалар. Илназ Галәвиев өенә кайтып мылтык ала да, кире мәктәпкә китә. Киткәндә ул үзенең фатирын яндырырга тели, берничә шырпы сызып ташлп калдыра, янгын чыкмый кала. Ул 16 апрельдә Йошкар-Ола шәһәрендәге корал кибетеннән Hatsan ESCORT мылтыгын сатып алган. Аның корал йөртү өчен лицензиясе була, ул быел 14 апрельдә бирелгән. Илназ Галәвиевнең мылтык тотып мәктәпкә баруы видеокамераларда күренә. Икенче кулындагы рюкзак була, мылтыктан кала ул үзе белән патроннар һәм үзе ясаган шартлаткычны алган була. Ул балалар мәйданчыгы аша уза, мәктәп яныннан барганда бер хатын-кызга кул селтәп исәнләшә.

Мәктәп ишегалдында Галәвиев берничә тапкыр мылтыктан ата. Аткан тавышка мәктәп хезмәткәре Мулланур Мостафин урамга йөгереп чыга, аны кертмәскә тырыша. Галәвиев аңа ата, яралый. Ул вакытта беренче катта утырган вахтер ашыгыч ярдәм чакырту төймәсенә басып өлгерә, үзе өстәл астына кереп кача. Галәвиев аның яныннан узып китә. Аның каршына башлангыч сыйныфлар укытучысы 55 яшьлек Венера Айзатова чыга. Галәвиев аңа ата. Укытучы яралана. Аннан соң ул коридорда бер укучы кызны очрата, төбәп ата, тик пулялары беткән була.

Ул вакытта мәктәп директоры хәбәр итү системасы буенча барлык укытучыларга укучылар белән сыйныфларда бикләнергә куша. Мәктәптә икенче дәрес бара торган була. Галәвиев беренче каттагы бер сыйныф бүлмәсе янында бомба шартлата. Үзе өченче катка менеп китә, бер сыйныфның ишеге ачык була. Анда 8 сыйныф укучыларының инглиз теле дәресе була. Ул беренче булып укытучы Эльвира Игнатьеваны атып үтерә. Балаларга ата башлый. Балалар парта астына кереп яшеренә. Аннан соң ул сыйныф бүлмәсеннән чыга, башка ишекләрне тартып карап йөри, "полиция" дип кычкыра. Балалар бикләнеп утыралар. Ишекләр бикле булгач, ул яңадан шул ук кабинетка керә. Ике бала тәрәзәдән сикереп котылмакчы булалар. Галәвиев җиде баланы үтерә. Шуннан соң ул мәктәптән чыга һәм ул вакытка инде килеп җиткән ОМОН хезмәткәрләренә бирелә, кулларын күтәреп үзәк ишектән чыга. Фаҗига урынына килгән экстрен хезмәткәрләре балаларны мәктәптән чыгара. Ул вакытта җинаятьченең берәү генә икәнлеге билгеле булмый. Шул сәбәпле, өстәге каттан балаларны тәрәзәгә куелган баскыч аша чыгаралар. Фаҗигадә егермедән артык кеше яралана. Фаҗига урынына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Җиде баланың үлүе рәсми рәвештә хәбәр ителде. Татарстанда 12 май матәм көне дип игълан ителде. Атышта туганнары һәлак булган гаиләләргә 1 миллион сум биреләчәге билгеле булды.

Кулга алынган Илназ Галәвиевне сораштыралар. «Үземнең Алла икәнемне аңладым, 1-2 ай элек аңладым моны. Ә җәй миндә монстр уяна башлады. Мин бөтен кешене күралмый башладым», — дип сөйли, истерикага бирелә. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Венера Айзатова хастаханәдә вафат була. Үлүчеләр: җиде укучы һәм ике укытучы. Татарстан Президенты, республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин озатуында Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Республика Балалар клиник хастаханәсенә килде.

Мәктәп янында мемориал барлыкка килде, Казан халкы бертуктаусыз анда чәчәкләр һәм уенчыклар китерде. 12 май 12 май көнне мәктәпкә һөҗүм вакытында һәлак булучыларны җирләделәр.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева укуларның ничек дәвам итәчәген аңлатты. 175нче мәктәпкә ремонт ясалачак. 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары вакытлыча 171 һәм 174 нче мәктәпләрдә укып торачак. Калган сыйныфларда уку дистанцион форматта булачак. 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен имтихан вакыты үзгәрмәде. Атыш вакытында зыян күргән биш баланы алга таба дәвалану узу өчен Казаннан Мәскәүгә күчерделәр. Берничә бала хастаханәдән чыкты. Казан хастаханәсендә 14 бала дәвалана.

Казанда Илназ Галәвиевкә суд булды. «Мин үзем аткан бөтен кешеләрне дә үтерергә теләдем, яралап калдыру теләгем генә юк иде», — дигән Илназ Галәвиев. Ул 6 май көнне үк мәктәпкә барган, гимназия бикле булу сәбәпле, терактны яллардан соң ясарга булган. Ул ике айга тикшерү изоляторына җибәрелде. Илназ Галәвиевнең әтисе чүп ташу машинасында, әнисе — банкта кассир булып эшли, өлкән абыйсы — КФУ студенты, элек ул да 175 нче гимназияне тәмамлаган. 13 май Һәлак булган балалар һәм укытучылар рухына Гает намазы вакытында дога кылдылар.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Жителям Марий Эл разъяснили порядок поступления на службу в Росгвардию в ходе прямой телефонной линии

Сотрудники Росгвардии приняли участие в озеленении Кисловодского национального парка

ОМОН «Таир» Управления Росгвардии по Республике Марий Эл проводит набор в элитное спецподразделение

СОБР «Берсерк» Управления Росгвардии по Республике Марий Эл продолжает осуществлять набор в элитное спецподразделение

Новости Йошкар-Олы



Глава Марий Эл Юрий Зайцев

Частные объявления в Йошкар-Оле



Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Йошкар-Ола на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.