Татарстанда «КамАЗ» белән бәрелешү нәтиҗәсендә Марий Элдан килгән шофер үлгән
0
173
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда «КамАЗ» белән кара-каршы бәрелешү нәтиҗәсендә Марий Элдан килгән шофер үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр. Бүген көн уртасында Каменка – Дөбъяз – Олы Әтнә трассасының 23нче чакрымында, 10нчы модельле «Лада» автомобиле каршы як полосага чыгып, «КамАЗ» белән кара-каршы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, машиналарны юлның төрле ягына алып ташлаган. Җиңел автомобиль шоферы — Марий Эл Республикасының Волжск районыннан килгән 48 яшьлек ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Йөк машинасы шоферы зыян күрмәгән.