Добавить новость
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012 Январь 2013 Февраль 2013 Март 2013 Апрель 2013 Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013 Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014 Март 2014 Апрель 2014 Май 2014 Июнь 2014 Июль 2014 Август 2014 Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014 Декабрь 2014 Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2 3 4
5
6
7 8 9 10
11
12
13 14
15
16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Татар университеты»н булдыручы һәм халыкны ачлыктан коткаручы - Галимҗан Баруди

0 180

«Дарлы» - тәхәллүсе

XX гасыр башында милләтнең рухи тормышында зур үзгәреш ясаган күренекле галим, мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Галиев (Баруди) 1857 елның февраль башында Казан өязенең Кече Кавал авылында (хәзерге Биектау районы) дөньяга килә.

Баруди - Галимҗанның үз фамилиясе түгел, ә тәхәллүсе. Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә ул «дары» дигәнне аңлата. Чөнки бабасы Бинейәмин Галиев Казанның дары заводында сакчы булып хезмәт итә.

Әтисе Мөхәммәтҗан кечкенәрәк чагында ук Чувашлы иле авылыннан (хәзерге Биектау районы), апасының иренә булышу өчен, Казанга китә. Алар аяк киемнәре, читекләр, күн итекләре тегәләр һәм шуның белән сәүдә итәләр. Апасының ире авырып киткәннән соң, сәүдә эшләре тулаем Мөхәммәтҗан Баруди кулына күчә.

1855 елда Мөхәммәтҗан Кече Кавал авылыннан Фәхрениса Хәйбуллинага өйләнә, ә ике елдан яшь парның беренче уллары Галимҗан туа.

Уртадагы фотода – алар торган йорт

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Галимҗанга 3 яшь булганда, алар Казанга күченеп киләләр. Озакламый әтисе губернатор уздыра торган зур җыелышларга чакырыла торган, бик танылган эшмәкәр буларак үз йортларын да салдыра. Аларның йортлары – ул хәзерге Диния нәзарәте. 4 малайлары һәм бер кызлары белән - алар барысы да шушы йортта торалар.

Баруди балачагы турында болай яза: «Бабай - бик коры, таләпчан кеше, әнигә эшне бик күп бирәләр иде. Әти өйдә юк, ул сәүдә эшләре белән йөри, Оренбурга, Россиянең башка төбәкләренә бара. Минем истә бер вакыйга калган: бабай бөтенебезне өстәл артына ашарга утыртты, ә әни чаршау белән каплап куелган мич артында әкрен генә елый иде».

«Бохара — белем үзәге, әмма мин андагыдан да яхшырак мәдрәсә ачар идем»

Авылда яшәгән чакларыннан ук әнисе Галимҗанны укырга өйрәтә башлый. Казанга килеп, 5 яше тулгач, аны Апанай мәчетенең мәдрәсәсенә укырга бирәләр. 13 ел ул Сәләхетдин хәзрәт Исхаков җитәкчелегендә белем ала.

Галимҗан бик кечкенә буйлы була. «Мәдрәсәгә укырга барганда рус малайлары көтеп торалар иде дә минем арттан бик каты куалар, эләгә дә торган иде», - дип язган ул истәлекләрендә. Шулай ук ул көчле салкыннарда, Кабан күлендә бәке ясап, шул бозлы су белән тәхәрәт алып, бик каты авруларын да искә ала.

Мөхәммәтҗан әфәнде үзенең балаларының бик тә белемле булуларын тели. Ике малае – Газизҗан белән Галимҗанны бергә Бохара мәдрәсәсенә белем алырга җибәрә. Анда Галимҗан дини фәннәр белән генә чикләнмичә, дөньяви фәннәрне дә үзләштерә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бохарада китапларның арзан һәм күп булуын күреп, ул һәр мөмкинлектән файдаланып, гарәп, фарсы һәм төрек телләрендә китаплар сатып ала. 7 ел Бохарада белем алганнан соң, ул Казанга әйләнеп кайта. 6 дөя яллап, капчыкларга тутырылган иң зур байлыгын - китапларын – алып кайта ул. Оренбургка кадәр дөяләрдә, аннары инде поездда кайтып җитәләр.

Казанга кайткач, Галимҗан болай дип уйлана: «Бохара - белем кайнап торган үзәк. Мин дә шуннан да яхшырак мәдрәсә ачар идем».

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татар университеты»

1882 елда Галимҗан хәзрәт Иске Татар бистәсенең Таш мәчетенең икенче мулласы итеп билгеләнә.

Улына яхшы башлангыч шартлар тудырган Мөхәммәтҗан әфәнде иң мөһиме турында да кайгырта: Галимҗанга үзенең укыту йорты, тулы хокуклы хуҗа була алырлык мәдрәсә кирәклеген аңлап, 1882 елда ул «Мөхәммәдия» исемен йөрткән яңа мәдрәсә нигезли. Һәм нәкъ шунда Галимҗан Баруди педагогик эшчәнлеген башлап җибәрә. Укучылар саны арту сәбәпле, соңрак мәдрәсә киңәйтелә, өч катлы бинага әверелә, ә аның әлеге өлешендә бүгенге көндә дә укыту дәвам итә.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Галимҗан Баруди яңача укытырга тели. Милләтнең бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланып, ул мөселман җәмгыятенең үсеше Европа һәм дөнья цивилизациясе казанышларына таянмыйча мөмкин түгел дигән нәтиҗәгә килә. Ул дини фәннәр белән генә чикләнүне җитәрлек дип санамыйча, уку-укыту процессына дөньяви фәннәрне дә актив рәвештә кертә. Мәдрәсәдә математика, татар теле, гарәп һәм фарсы телләре, тарих, астрономия, медицина кебек фәннәр укытыла, һәм аларны һәркайсын үз өлкәсенең белгечләре алып бара. 1891 елда җәдитчә укыту рәсми рәвештә кертелсә дә, аңа кадәр үк Галимҗан хәзрәт мәдрәсәдә яңача белем бирү принципларын гамәлгә ашыра башлый.

Мәдрәсәдә укыту катгый программа нигезендә алып барыла. Һәр фәннең үз программасы һәм методикасы була, аларны Галимҗан Баруди үзе төзи. Балаларның яшь үзенчәлекләре исәпкә алына: элеккечә төрле яшьтәге балаларны бергә утырту юкка чыгарыла, шәкертләр яшьтәшләре белән бер сыйныфта белем ала. Дәресләр, тәнәфесләр, имтиханнар өчен билгеле вакытлар куела, парталар кулланыла башлый. Мәдрәсәдә бердәм кием кертелә: ак күлмәк, жилет һәм түбәтәй.

«Мәдрәсәдә бердәм кием кертелә: ак күлмәк, жилет һәм түбәтәй»

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Мәдрәсәдә төрле елларда 300-500 шәкерт белем ала. Алар якын-тирә төбәкләрдән генә түгел, бөтен Россиядән килеп укый. Уку дәвамлылыгы 14 елны тәшкил итә. Шәкертләр гарәп, төрек, фарсы, татар, рус телләрен, математика, физика, география, психология, тарихны өйрәнә. Мәдрәсәне тәмамлаучылар урта белем генә түгел, ә билгеле бер һөнәр дә үзләштереп чыга. Шул сәбәпле кайберәүләр «Мөхәммәдия»не Европа гимназияләре белән чагыштыра, ә икенчеләре аны «татар университеты» дип атый.

«Галимҗан Баруди укыту методикаларын үзе яза»

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Белем бирү теоретик фәннәр белән генә чикләнми. Мәдрәсә каршында умарталык һәм бакча эшли, шәкертләр умартачылыкка, бакчачылыкка өйрәтелә. Шулай ук читек тегү остаханәләре була.

«Мөхәммәдия» мәдәни тормыш үзәге дә була. Биредә язучылар түгәрәге эшли, үз һөнәри театры оештырыла, аны Фатих Әмирхан җитәкли. Галимҗан Баруди еш кына күренекле галимнәрне, мәдәният, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләрен лекцияләр укырга, факультатив дәресләр алып барырга чакыра. Нәкъ менә шушы мәдрәсә стеналарында татар интеллигенциясе формалаша.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алганнар арасында танылган революционерлар Хөсәен Ямашев, Мәхмүд Дулат-Али, Касыйм Туйбахтин, Камил Якуб; язучылар Фатих Әмирхан, Зариф Башири, Фәтхи Бурнаш, Мәҗит Гафури, Кәрим Тинчурин, Галиәсгар Камал, Нәкый Исәнбәт, Миргазиян Укмаси, Әхмәт Исхак, Гали Рәхим, Фазыл Туйкин; галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре Гимад Нугайбек, Хуҗа Бәдигый, Галимҗан Шәрәф, Газиз Гобәйдуллин, Сәет Вахиди; артистлар Зәйни Солтанов, Габдрахман һәм Габдулла Камал; дипломатлар Ибраһим Әмирхан, Хикмәт Биккенин; композиторлар Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев; рәссам Бакый Урманче һәм башкалар бар.

«Мәдрәсәдә татар революционерлары, язучылар, галимнәр, композиторлар белем алган»

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Галиевлар гаиләсеннән татарларны ассимилацияләштерү буенча зур эш көтеп булмас»

Актив җәмәгатьчелек һәм педагогик эшчәнлеге Галимҗан Барудины хакимият вәкилләре өчен куркыныч итеп күрсәткән, бигрәк тә ул беренче мөселман сәяси партиясе – «Иттифак аль-Муслимин»ның Үзәк комитетында эшләгәнгә күрә. Моннан тыш, мулланың реформаторлык омтылышлары мөселман консерваторлары тарафыннан чын нәфрәт белән каршы алынган.

Аны бик күп эзәрлекләгәннәр, шикаятьләр язганнар. Полиция департаменнан губернаторга язылган яшерен шикаятьләрнең берсе музейда да саклана. Анда болай дип язылган: «Галиевлар гаиләсеннән яңача һәм рус телен укыту аша татарларны ассимилацияләштерү (милләтнең үзенчәлекле сыйфатларын югалтып, башка милләттән алган гадәтләр белән алыштыру – иск. «Интертат») буенча зур эш көтеп булмас».

Нәтиҗәдә, 1908 елда Баруди энесе Салихҗан Галиев, якын дуслары Габдулла Апанаев һәм Габдулхәмит Казаков белән бергә, нигезсез аноним доносларга нигезләнеп, Вологда губернасына сөргенгә җибәрелә. Аның төп «гөнаһы» Казанда укытучылар съезын оештыру була. Вологдадан Казанга кайтып кергәннән соң да, Галимҗан хәзрәт революциягә кадәр полиция күзәтүендә кала.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шәхси тормышы

Бохарада укып кайткач, ул Махруй ханым Үтәмешевага (Кукмараның Мәчкәрәдә авылында яшәүче танылган промышленниклар гаиләсеннән) өйләнә. Махруй ханым да бик белемле була, төрле телләр белә. Галимҗан Баруди аны үзе дә өстәмә рәвештә укыта. Һәм ул 40-50 кыз баланы үзләренең йортларында җәдитчә укыта. Фәкыйрь булган балаларны үзе ашата, киендерә, китаплар ала. Һәм йортларындагы кайбер бүлмәләрен тулай торак рәвешендә тоталар.

Шулай ук Галимҗан Баруди кайбер белемле, тырыш шәкертләрне Төркиягә, Каһирәгә укырга җибәрергә теләвен белдерә. Әтисе үзенең акчасыннан шул балаларны берничә ел укытып тоту өчен өлеш бүлеп бирә.

1904 елны 42 яшендә Махруй ханым вафат була. Галимҗан Баруди аның вафатын бик авыр кичерә, аңа багышлап китап та яза. Берничә елдан соң ул Шакуловлар нәселеннән булган Бибигайшәгә өйләнә. Әмма Галимҗан Барудиның беренче хатыныннан да, икенчесеннән дә балалары булмый. Без аның сәбәбе яшь чагында Кабан күленнән алынган салкын су белән юынып авыравы аркасындадыр, дип уйлыйбыз.

Соңгы сулышына кадәр изге эшләр белән шөгыльләнә

1917 елда Галимҗан Баруди Үзәк Рәсәйнең һәм Себернең мөфтие итеп сайлана. Ул Казаннан Уфага күченә, чөнки мөфтият шунда урнашкан була. Үз урынында энесен калдыра, әмма озакламый мәдрәсә ябыла һәм башка оешмаларга тапшырыла.

Кабат Казанга кайтып, мәдрәсә яныннан ул күз яшьләре белән уза. Үзенең хатирәләр китабында ул болай дип язып калдыра: «Шул көннәрнең берсендә мәдрәсә каралты-курасы яныннан үттем. Эченә кермәсәм дә, тышнан хәлләре мәгълүм иде. Алдында да, каралты-курасында да солдатлар урнашкан, бакча беткән, ат-арба, такта әсбаблары урнаштырганнар. Мәдрәсәдә торучы гаскәри сәнагать бүлеге, имеш... Мәдрәсәнең түрдәге өлеше уттан байтак зарарланган, тәрәзәләре ватылган, югары катның эченә ут кергән, тәһарәтханә тәмам янган, агач заты калмаган. Мәдрәсә бу янгын әсәре җәһәте белән дә, торучылары җәһәте белән дә бик начар тәэсир бирердәй хәлгә төшкән. Өч кыштан бирле мәдрәсәнең хастаханә, гаскәрханә булып торуы бу мәдрәсә өчен бер зур афәт булды...».

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Революцион Россиядә яңалыкларны тормышка ашыру иске режимга караганда күпкә авыр була. 1920 елда, киләчәккә ышанычын югалтмыйча, Галимҗан Баруди яшь Татар Республикасы өчен үзенең иң зур байлыгын бүләк итә — 4 288 томлык шәхси китапханәсен. Бу китапханәне аның вафат булган әтисе XIX гасыр урталарында җыя башлаган булган. Соңрак ул КДУның Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең Көнчыгыш фондын тәшкил итә.

Галимҗан мулла хәтта соңгы сулышына кадәр изге эшләр белән шөгыльләнүен дәвам итә. 1921 елда Идел буенда ачлык хөкем иткәндә, халыкка ярдәм итү өчен, Галимҗан Баруди бер төркем иптәшләрен Төркиягә һәм Мисырга мөселманнардан ярдәм сорарга җибәрә. Бик күп әйберләр җыеп, Уфага һәм Казанга җибәрәләр. Җыелган акчаларның бер өлеше Америкага җибәрелә, һәм аннан дә азык-төлек кайта.

Галимҗан Баруди үзе 6 декабрь көнне 1921 елны Мәскәүдә вафат була. Анда ул хөкүмәт белән Идел буенда ачлыктан интегүчеләргә ярдәм чаралары турында фикер алышырга килгән була. Соңгы юлга аны бөтен Мәскәү татарлары озата. Казанда җирләнә.

«Соңгы юлга аны бөтен Мәскәү татарлары озата»

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Saotron RT-T40L : производительный терминал сбора данных промышленного класса

Тверь и Вологда стали самыми бюджетными для новогоднего отдыха

В Москве пройдет X фестиваль «Биеннале театрального искусства. Уроки режиссуры»

Песков объяснил передачу активов Auchan и Nestle в РФ под временное управление


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Вологда на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.