Алабуга этносәнгать музеенда Заман сәнгате буенча халыкара арт-симпозиум ачылды
0
98
(Алабуга, 17 июль, «Татар-информ», «Алабуга нуры») . Алабуга этносәнгать музеенда Заман сәнгате буенча халыкара арт-симпозиум ачылды. Ул Россиянең төрле төбәкләрендә һәм башка илләрдә яшәүче рәссамнар иҗаты аша дөнья халыкларының милли йола, гореф-гадәтләрен сәнгати күзаллауларны үз эченә ала. Шунысы мөһим, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко төрле проектларны туплый, кызыклы фикерләр белән янына килүчеләрне һәрчак хуплый. Бу симпозиуимны да ул читтә калдыра алмады. «Халыкар арт-симпозиум бездә уналтынчы мәртәбә уза, һәм аның „Туган йорт җылысы“ дип аталуы безнең кунакларыбыз кайдан килгән — алар туып үскән урын һәм безнең уртак йортыбыз Алабуга белән яңгырашлы, шуңа күрә мирасханә барлык катнашучыларны сәламләвенә шат», — диде ул. Гадәттәгечә, очрашуны гүзәллек сөючеләр белән таныштырудан башладылар, быел алар 33ләп кеше. Аларның бирелгән тема буенча эшләнгән әсәрләре соңыннан РФ Музей фондын тулыландыру өчен, Алабуга мирасханәсенә тапшырылачак. Йомгаклау күргәзмәсе музей-ядкарьлек залында 20 июльдә ачылачак. Истәлекле урыннары белән бөтен Россиягә танылган Алабуга — рәссамнарга эшләү өчен менә дигән урын. Моны симпозиум кунакларының берсе, Россия рәссамнары берлегенең Вологда идарәсе әгъзасы, сәнгатьче Вера Филиппова да әйтеп узды: — Шайтан шәһәрчеге яныннан китүе авыр. Аның күп кенә матур фрагментларын мин үземнең сәнгати эшемә күчердем.