Добавить новость
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012 Январь 2013 Февраль 2013 Март 2013 Апрель 2013 Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013 Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014 Март 2014 Апрель 2014 Май 2014 Июнь 2014 Июль 2014 Август 2014 Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014 Декабрь 2014 Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12 13 14 15
16
17
18
19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Ут эчендә татар кызлары — «Безнең мирас»

0 96
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», «Безнең мирас» , Тәэминә Биктимирова). Без — сугыш чоры балалары. Ил өстенә ишелеп төшкән олы кайгы, миллионнарның гомерен кискән, аналарны һәм балаларны ятим иткән сугыш гомер буе безнең белән янәшә бара. Аннан котыла да алмадык, алмабыз да төсле. Гомер үтеп бара инде. Балачактан караган кинофильмнар, укыган китапларның күбесе руслар күрсәткән батырлык, тиңдәшсез каһарманнар — рус ирләре, рус кызлары хакында иде. Мәктәптә укыганда «Мин кемгә охшарга телим» дигән темага сочинение язарга булса, без, билгеле инде, Зоя Космодемьянская, Лиза Чайкина, Любовь Щевцова, Ульяна Громовалар хакында яздык. Ул кызларны һич тә гаепләргә җыенмыйм. Аларның батырлыгы күңелгә кергән, анда матур булып урнашкан. Ә менә хатын-кызның сугыш кырында хәле ничек, җайсыз, авыр хәлләрдән алар ничек чыга? Ничек ияләнә, ниләр кичерә, ничек чыдый ул? Боларын уйлый белмәгәнбез икән әле. Кулыма чорыбызның күренекле язучысы, Нобель премиясе лауреаты Светлана Алексиевичның «У войны не женское лицо» (китап исеме шулай хәтеремдә калган) дигән әсәре килеп эләкте. Бу китап миңа сугышта катнашкан кызларның бөтен фаҗигасен аңлатып бирде дә инде. Ирләргә сугышта бер читен булса, хатын-кызга мең тапкыр читенрәк икәнен белү, аңлау бөтен дөньямны әйләндереп ташлады. Үзебезнең татар кызларының хәлләре тагын да аянычрак булганын, аларның фаҗигаләрен, кичерешләрен аңлап тетрәндем. 1958 елда «Азат хатын» журналы яңадан чыга башлады. Рәхмәт журналны чыгаручы каләм осталарына! Анда безнең татар кызлары — аларның да сугышта күрсәткән батырлыклары, тылда фронтка киткән ирләре урынына басып эшләүче аналарның сугыш шартларында балаларын ачтан үтерми саклаулары хакында язмалар бирелә башлады һәм бу мактаулы эш әле дә дәвам итә. Телевизор караштыргаларга туры килде быел. Үзәк каналларда да, үзебезнекендә дә татар кызларының батырлыгына багышланган ник бер тапшыру булсын! Ярый әле, Аллага шөкер, сугышны кичереп, 60 елдан артык тигез тормышта яшәгән хатын-кызларыбыз бар икән. Аларга карап сөендек. Кызлар гына түгел, тиңдәшсез батырлыклары белән дөньяга танылган егетләребез дә искә алынмады… дисәм, үзәк каналда бер таныш исем яңгырады. Рейхстагта җиңү байрагын беренчеләрдән булып кадаган (бу хакта сугышта кинооператор булып катнашкан атаклы Роман Карменның истәлекләре дә, рәсемнәре дә дөнья күргән иде) татар баласы — 19 яшьлек Григорий Булатов исеме иде ул. Күңел әрни: безнең буын Совет хакимияте чорында үзенең газиз халкы, туганүскән җиренең тарихы, милләтнең чишмә башы, асылы, тамырлары турында белми үсте. Үз ата-бабаларыбыз, чын Ватаныбыз, үз милләтпәрвәрләребез хакында да белмәдек без. Безнең башлар борынгы, урта гасырлар, яңа һәм иң яңа тарихлар белән тутырылды. Тарихыбызны белсәк, бүгенге наданлык та, үз халкыңа, аның үткәне һәм бүгенгесенә битарафлык та булмас иде. Сүзем ут эчендәге татар кызлары хакында иде бит әле. Сугыш утын кичкәннәрне искә алу иде максатым. Үз Ватаннарында үги булып яшәсәләр дә, шул илгә афәт килгәндә, гомерләре, саулыклары белән исәпләшмәгән кызларыбыз. Тормышның кайсы гына өлкәсенә карама — һәркайда каһарманлыклары белән балкып торган кызларыбыз күп. Рус әдипләре, тарихчылары татар кызларының сугыш вакытында күрсәткән батырлыкларын, хезмәткә намус эше итеп карауларын, һәр эшне көчләрен, хәтта гомерләрен кызганмый башкаруларын күрмәмешкә салыштылар. Йөрәгемне әрнеткән нәрсәләр күп… Сугышның иң хәтәр көннәрендә Мәскәү белән Ленинград шәһәрләре күкләрен саклаган зенитчыларның күбесе татар кызлары булуы хакында ник онытылды? Белергә теләүчеләргә «Сөембикә» журналының быелгы 5 нче санын укырга киңәш итәм. Раилә Хәялиева «Татарочкалардан үрнәк алыгыз» исемле мәкаләдә зенитчы кыз хакында язган. Рәхмәт аңа! Дөрес, мәкаләдә бәян ителгәннәр белән генә чикләнми, зенитчы кызларыбыз күп булган. Кайберләренең исемнәрен тагын искә алыйк. Мәрхүмә булсалар, рухлары шатлансын, могҗиза белән исән калсалар, үзләре шатлыктан еласын. Кайгырсак та, шатлансак та елыйбыз бит. Болар: Наилә Әхмәтҗанова, Мәрьям Кадыйрова, Фәнихә Йосыпова, Заһидә Вафина, Мөнәвәрә Насыйбуллина, Зәйтүнә Хәлиуллина, Сәйдә Мостафина, Лена Шәмсетдинова, Зөлфия Нурлыгаянова, Бикә Хәйруллина, Суфия Исхакова һәм тагын бик күпләр. Исемнәрен тәсбих тарткан кебек кабаткабат әйтеп, рәхмәт белдерик. Ничек шулай үзләрен башка милләт кызларына үрнәк итеп куя алдылар икән?!. Бер зенитчы кызларга гына да әйтелгән сүз, бирелгән бәһа түгел әле бу. Сугыш елларында күпме кызларыбыз торф чыгаруда эшләделәр. Торф чыгару ул вакытта, чын мәгънәсендә, икенче фронтка әйләнә, чөнки торф сугыш кораллары ясый торган заводларны, электр станцияләрен эшләтүгә, торак йортларны җылытуга китә. Эш шартларының ничек авыр булганын хәзер аңлатуы да кыен. Безнең кызларның торфны Мәскәү, Вологда һәм Иваново өлкәләреннән алып ерак Себер җирләрендә дә чыгарганлыгы мәгълүм. Бер генә мисал китереп үтим, чөнки язмам бик озынга китә. Арча районының Иске Иябаш авылыннан Рәйсә Хәкимова белән Кәримә Фазылова өч ел буе Түбән Тагил урманнарында торф чыгаруда эшләгәннәр. «Сездән башка татар кызлары тагын бар идеме?» — дип сорагач: «И, сеңлем, нишләп булмасын, элегрәк хатлар да алышкан идек, хәзер исемнәре онытылган инде, гаепләмә», — диделәр. Гаепләмәдем, әмма бернәрсәгә әле дә җавап таба алмыйм. Түбән Тагил өлкәсендә торф чыгарырлык бүтән милләт кызлары булмадымы икәнни?!. Владимир һәм Калинин өлкәләрендә озак еллар торф чыгарган авылдашым Хәҗирә апа Төхфәтуллина болай дип сөйләде: — Бервакыт без торган бистәгә күрше колхоз рәисе килде. Колхозның исеме хәтеремдә калмаган, Калинин өлкәсе иде. Шул рәис (үзе чулак, фронттан кайткан булса кирәк): «Кызлар, сезнең тырышлыкны белеп, зинһарлап килдем. Быел уңыш яхшы, безгә ял көннәрендә урак урырга килмәссезме икән, игеннәр әрәм була бит», — дип чакырды безне. Шул авылга киттек. Безнең Әтнә районы кызлары инде: Бәрәскә, Бәрәзә, ике Шимбердән. Торф нормасын тутырабыз да шимбә һәм якшәмбе көннәрендә урак урабыз. Рәис куанычыннан еламый гына. Әле эшләгән өчен ит, май, он бирделәр. Рәхәтләндек туйганчы ашап, ике-өч ел булыштык үзләренә. — Ул авылның үз кешеләре, үз колхозчылары кайда иде? — дип сорыйм Хәҗирә ападан. — Үз кешеләре дә бар инде. Тик безнең хәтле эшли алмыйлар ич алар, — ди ул, бер дә исе китмичә генә. — Үзләренең яшелчә бакчаларында казыналар. Безне генә көне-төне колхоз эшенә йөртәләр иде, сеңлем! Искитәрлек хәл. Халкымның иң гүзәл, иң матур сыйфаты — эш сөючәнлеге үзенә үк дошман булып кайта икән ләбаса! Ул — татар халкының фаҗигасе, дисәм дә, ялгышмам төсле. Кайда авыр хезмәт — шунда татар, шунда татар кызлары. Торф чыгарганда кызларның гарипләнүе, хәтта үлеп калулары да мәгълүм бит. Бу хакта безгә «Торфчы Мөнәвәрә», «Мәгъдәнә» бәетләре сөйли. Әйе, авырлыклар килсә, татар кызларының олы намус ияләре икәнлекләрен дә, нинди гүзәл сыйфатларга ия булуларын да белүчеләр табыла. Сугышның иң хәтәр көннәрендә шушы торф чыгаруда эшләгән хатын-кызлар өчен татар телендә «Правда» исемле махсус газета чыгып килүе очраклы хәл түгел. Бу газетаны татар журналисткасы Мәрьям Дибаева берүзе чыгара. Мәскәү өлкәсендәге торфчы кызлар янына ул, 1944 елда ире Самат Дибаевның фронтта һәлак булган хәбәрен алып, кечкенә кызын әнисе тәрбиясендә калдырып китә. Берүзе материал җыеп, мәкаләләр язган, Мәскәүгә килеп, типографиягә тапшырган, берүзе бөтен тиражны күтәреп кайтып, торфчы кызларга өләшеп тә йөргән бит Мәрьям. Аның истәлекләрен «Ил язмышын салып иңнәренә» дигән китабыма керткән идем (Кара: Ил язмышын салып иңнәренә. Казан: Алма-Лит, 2006. — 190-191 б.). Бераз читкәрәк киттем. Әмма укучылар мине аңларлар, чөнки фронт белән тылдагы батырлыкны аерып куя алмыйм. «Кайда җиңелрәк булды?» — дигән сорауга дөрес җавап табып булмый. Җавап таба алмаган сораулар тагын бар әле ул. Күңелемдә халкымның шушы мактаулы, эш сөюче, намуслы кызлары алдында оялумы икән, кызганумы — бер хис саклана. Ни өчен аларны бөтен СССР буйлап авыр хезмәттә тилмерттеләр икән?! Милли сәясәтнең ачык чагылышы бит бу. Татарстанның бөтен шәһәрләрен, авылларын эвакуация белән килгәннәр тутырган. Ә Татарстан кызларын, товар вагоннарына төяп, читкә эшкә озатканнар. Авыр эштән, ачлыктан үлеп калганнар күп, әмма хисабын бүген кем белә?! Совет власте елларында Дәүләт Оборона комитеты фронт өчен дип эшләткәч, нигә аларга ташламалар, пособиеләр бирелмәде икән?.. Дөрес җавабын кем белә? Кем курыкмыйча әйтә ала?!. Тагын фронтка әйләнеп кайтыйк. Безнең горурлыгыбыз — курку белмәс очучы Мәгүбә апа Сыртланова телевизион тапшыруда искә алынды. Рәхмәт! Ул — гади очучыдан эскадрилья командирының ярдәмчесе дәрәҗәсенә ирешкән татар кызы. Әлеге төнге бомбардировщиклар полкы хакында беләләрдер дип уйлыйм. Яшьлегебездә аларга соклана, батырлыклары белән чиксез горурлана идек. Мәгүбә апа, ялгышмасам, 1971 елда бакыйлыкка күчте дип беләм. Хушлашырга бардым, җәсәде Казанның Офицерлар йорты залына куелган иде. Педагогия институтындагы укытучыбыз Зөһрә апа Вәлиуллина миңа: «Мөселманча куябыз җир куенына, Аллага шөкер, рөхсәт бирделәр», — дип әйтеп, сөенече белән уртаклашты. Урыны җәннәттә булсын. Әмма икенче очучы героебыз Ольга Санфирова, никтер, искә алынмады кебек. Бергә булалар бит алар. Күренекле язучыбыз Шамил Рәкыйповның «Кызлар — йолдызлар» дигән әсәрендә алар турында язылган. «Нәрсә хакында укырга белмәгәч, „Зөләйха күзләрен ача“ны укыдым», — дип сөйләде бер хатын, оялмыйча. Укысын әнә бу китапны! Бар һәм бик күп горурланырлык татар кызлары! Фронтка үз теләге белән киткән атаклы снайпер кызлар — Зәйтүнә Габделвәлиева һәм Әлфия Рәхмәтуллиналарны онытып буламы?! Шәфкать туташларыннан снайперлар командасы төзегән Бөгелмә кызы Гөлсем Шакирҗанованы рәхмәт хисләре белән искә алыйк. 60тан артык дошманның башына җиткән кыз бу. Шәфкать туташларыбыз — яраланган меңнәрчә солдатларны, сугыш кырыннан алып чыгып, үлемнән коткарган Мөнирә Әхтәмова, Сафура Подвигина, Суфия Хәйретдинова, Зәйтүнә Бариеваларны; медицина пунктларында һәм госпитальләрдә яралыларга күпме каннарын биреп, гомерләрен саклап калган Мәрьям Гимаева, Рая Ибраһимова, Роза Зарипова, Зәйнәп Гыйлаҗетдинова һәм иң беренчеләрдән булып «Батырлык өчен» медале алган шәфкать туташы Асия Ильматованы хөрмәт белән искә алыйк. Үземнең якташым — Әтнә районының Түбән Көек авылы кызы — шәфкать туташы Наҗия Шакированың исемен аеруча горурлык белән атап үтәм. Һәм аның янына авылдашым Фәрзәнә апа Хисамиеваны, Түбән Көек кызлары — Хәлиуллина Майшәрәп белән Шәмсеруй Фазылҗановаларны куям. Авыл кызлары, ә нинди батырлыклар күрсәткәннәр! Искиткеч авыр шартларда операцияләр ясап, сугышчыларны яңадан армиягә яраклы итеп сәламәтләндергән хәрби табибәләр — Вәсимә Сәйфуллина, Фатыйма Хәбибуллина, Мөнәвәрә Шәрифҗанова, Әминә Хәмзина, Рәисә Булатова, Оркыя Насыйрова һәм башкаларга олы рәхмәтебез булсын. Халыкара Кызыл Хач җәмгыятенең иң югары бүләге — Флоренс Найтингейл алтын медаленә лаек булганнар арасында татар кызы Фаина Чанышева да бар. Белеп торсыннар! Татар кызлары елга һәм диңгез флотында да тырышып хезмәт иттеләр. Яралыларны, гаскәрләргә кирәкле азык-төлек һәм сугыш коралларын ташый алар. Араларында пароход штурманнары Фәйрүзә Галиева һәм Оркыя Курмаева да бар. Оркыяның әнисе һәм өч сеңлесе Харьков шәһәрендә дошманнар кулында калгач, ул, үч алу теләге белән, хәрби очучылар мәктәбенә китә һәм фронтта һәлак була. Язганнарым күп төсле тоелса да, язасыларым тагын да күбрәк икән. Тик һәрнәрсәнең дә чиге була. Шулай да Көнбатыш фронтның махсус партизан оешмасы штабында хезмәт иткән Чистай кызы Чәчкә Заһированы (руслар исемен Рита дип йөртәләр), дошман басып алган Днепропетровск шәһәрендә подпольеда көрәшеп һәлак булган Фатыйма Гафурованы һәм быел интернетта мактаулы исеме телгә алынган тиңдәшсез разведчица Фәридә Сәлимҗановаларны искә алмый китеп булмый икән. Үзләренең курку белмәс батырлыклары белән ирләрне дә сокландырган пулеметчы кызларыбыз — Суфия Гыймаева, Маһирә Мөхәммәтшина, Нина Ризатдинова һәм Әминә Хафизовалар да һәйкәлләр куярга лаек затлар! Тылдагылар хакында сөйләделәр, яздылар, Алла бирсә, тагын язарлар дип өметләнәм. Бары тик кайбер саннарны гына искә төшерәм. Авыл хуҗалыгында төп көчләр хатын-кызлар (1944 елда 76,8 процент) һәм яшүсмерләр булды. МТСта эшләүче механизаторларның 55 процентын хатын-кызлар тәшкил итте. Комбайнчыларның — 62, тракторчыларның 81 проценты хатын-кызлар иде. Татар кызларыннан тракторчылар Х.Сираҗиева һәм Б.Гыйззәтуллиналар (кызганыч, исемнәре язылмаган) «Советлар Союзының иң яхшы тракторчысы» дигән исемгә лаек булды. Исемнәре күрсәтелмәгән, бер карашка әллә ни батырлык дип тә саналмаган бер төркем хатын-кызларыбызны әйтеп китәм. Аларның намуслы хезмәтләрен искә алып, исемнәрен эзләп табуны алдарак искә алган якташым Наҗия апа Шакирова сораган иде. Архивлардан эзләдем, тик таба алмадым. Бу исемсез каһарманнарыбыз — кер юучы хатын-кызлар. «Сталинград янында күпме хатын-кыз яралы сугышчыларның керләрен юа, үтүкли иде!» — дигән иде ул. Бик кызганыч, кайсы районнан җибәрелгәннәрен дә ачыклап булмады. Әмма бу изге эштә 1942 елда гына да Татарстаннан 84 мең (!) хатын-кыз катнашкан икән. Бу саннар артында да — кеше язмышлары. Берсе генә хакында булса да ник язылмады икән?!. Сугыш еллары бездән торган саен ераклаша бара. Ил-көнебез тыныч булсын, бу газаплар бүтән кабатланмасын иде. Ә әлеге коточкыч авырлыкларны үткән кызларга багышланган фильмнар «Мөселман киносы» фестивалендә генә булса да күрсәтелсен иде.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Медики извлекли из горла жителя Вологды крупный рыбный осколок

Синоптик Паршина: Россию ждут погодные аномалии

Роспотребнадзор зафиксировал 84 тыс. случая укусов клещами в России

Роспотребнадзор: более 84 тысяч россиян обратились к врачам из-за укусов клещей


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Вологда на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.