Хоккейчы малайлар коточкыч авариядә һәлак булган
Вологда өлкәсенең Череповец округында авариядә яшь хоккейчылар һәлак булган. Биредә җиңел автомобиль йөк машинасына бәрелә. Бу турыда төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.
«Форд S-Max» машинасын йөртүче 41 яшьлек ир-ат, салондагы 12 һәм 13 яшьлек ике пассажир малай һәлак була. Балалар арткы утыргычта утыра, иминлек каешын эләктермәгән.
Мәрхүм балалар – Шексна бистәсеннән «Чайка» хоккей клубы уенчылары Максим Лебедев һәм Артем Потапов була, диелә хәбәрдә.
Фаҗига 30 декабрьдә көндезге берләр тирәсендә «Вологда – Тихвин Р21 «Кола»» А-114 трассасының 105 нче чакырымында була. Биредә 3 машина бәрелешә.
Череповец шәһәрендә яшәүче ир-ат «Форд S-Max» автомобилендә металлурглар шәһәренә таба бара. Йөртүче идарәсен югалта, каршы як полосага чыга. Биредә ул «Скания» йөк машинасына бәрелә. Аның белән Ярославльдә яшәүче 41 яшьлек ир-ат идарә итә. Йөк машинасы кырыйдагы уң як полосадан Вологдага таба бара торган була.
Шуннан соң «Форд» «Мерседес-Бенц Спринтер» машинасына барып керә. Аның белән Вологда округында яшәүче 34 яшьлек ир-ат идарә итә. Ул кырыйдагы сул як полосадан Вологдага таба барган.
Фаҗига сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.