Добавить новость
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014 Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Туйлар алып баручы Нияз Рахман: «Хәзерге кызлар сабыр түгел — аларга аерылышу җиңелрәк»

0 143

Шәһәр һәм авылда туй тантанасы уртача күпме тора, ни өчен тостлар һәм әдәпсез конкурслар үткәндә калган һәм әти-әниләре ничек кызларын аерылышуга этәрә — бу хакта ул «Татар-информ»га биргән интервьюда сөйләде.

«Район һәм авыл җирлекләрендә туйның уртача бәясе — 250-300 мең»

— Нияз, Татарстанда — шәһәр һәм авылда бүген уртача туй нинди суммага төшә?

— Район һәм авыл җирлекләрендә туйның уртача бәясе — 250-300 мең сум. Монда программаның күңел ачу өлеше, шул исәптән алып баручының хезмәте дә кергән. Максималь бюджет — 300-350 мең.

Әгәр бюджет рөхсәт итсә, танылган эстрада артистларын да чакыралар, һәм ул чакта сумма күпкә күбрәк булачак, хәтта районнарда да. Мәсәлән, популяр башкаручы үзенең чыгышы өчен 150 мең сумга якын акча сорый, ә тагын да танылганрагы – 300 мең. Һәркемгә таныш җырчылар, әлбәттә, тагын да күбрәк.

— Теоретик яктан уйлап карасак, Салават Фәтхетдиновны туйга чакырырга мөмкинме?

— Теоретик яктан, әйе. Әгәр заказчы аның белән таныш та булса, «дуслык буенча» чакыра, һәм Салават Зәкиевичның вакыты һәм кәефе әйбәт чак булса, минемчә, ул баш тартмас. Мин интернетта башка алып баручыларны күзәтәм һәм аның, кайвакыт, мәҗлесләрдә чыгыш ясавын күрәм. Бер сүз белән әйткәндә, акчаң булса, әллә кемнәрне дә чакырырга була.

Кайбер артистларның популярлыгын субъектив бәялим дә, алар артык югары бәя куя, дип саныйм. Ләкин, әлбәттә, һәркем үзе хәл итә. Акчаң рөхсәт итсә, нигә әле түләмәскә? 500 меңгә Россия эстрадасы йолдызын да чакырырга була, әмма иң яктысын түгел.

— Димәк, районнарда туй бәясе 300 мең сумга кадәр баса. Ә Казанда?

— Казанда, әлбәттә, кыйммәтрәк. Икенче яктан, банкетның кайда узачагын, күпме кунак һәм ризык буласын, алкогольнең банкет узган оешмаданмы икәнен исәпкә алырга кирәк.

Әгәр кунаклар күп түгел, әйтик, 60-70 кеше икән, һәм туй алкогольсез булса, 200-300 мең сумга сыешып буладыр, дип уйлыйм. Димәк, бер кунак өчен уртача вариант 3 меңгә төшә. 2,5 мең — бу инде «минималь бәя». Ул вакытта, бәйрәмнең дүртенче өлеше җиткәндә, өстәлнең бушап калу куркынычы бар, кунаклар алдында бик уңайлы булмастыр. Ни әйтсәң дә, банкет 5-6 сәгать бара бит.

«Кунаклар аз һәм туй алкогольсез булса, 200-300 мең сумга сыешырга мөмкин».

Фото: © Илнар Төхбәтов / «Татар-информ»

«Татарстанда кешеләр тыйнак, байлыгың белән ачыктан-ачык мактану кабул ителмәгән»

— Мәгълүм булганча, туй масаеп алу өчен яхшы сәбәп. Мәсәлән, яңа туганнар алдында. Нинди иң гаҗәп «понтларны» искә төшерә аласыз?

— Татарстанда кешеләр тыйнак, бездә байлыгыңны ачыктан-ачык күрсәтү гадәткә кермәгән. Хәер, ике якның берсе баерак булса, кагыйдә буларак, ул сизелә. Ә банкет вакытында уңга-сулга акча туздыруга килгәндә, андый хәлне хәтерләмим.

Ләкин төбәкләр үзенчәлеге бар. Мин туйларны Мәскәүдә үткәрәм, аларның контингенты —Түбән Новгород өлкәсе һәм башка төбәкләрдән килгән татарлар. Мәсәлән, анда поднос белән өстәлләрне урап узып, туй бүләге җыю — гадәти хәл. Акча саласың да, күпме салуыңны әйтәсең. Мәсәлән, берәү торып баса да, безнең гаиләдән яшьләргә бүләк — 50 мең сум, ди. Аннары бу зур гаиләдәге абруйлырак туганы тора — безнең гаиләдән 70 мең сум, ди. Мондый тәртип норма булып санала, бу — Түбән Новгород татарларында традициягә кергән.

Бездә исә, нигездә, элеккечә конвертка салып бирәләр. Әлбәттә, аерылып торырга теләүчеләр дә бар. Мәсәлән, кияүнең әнисе торып баса һәм әйтә: «Кадерле балалар! Без сезгә шул-шул җиргә туй сәяхәте бүләк итәбез», — ди. Ләкин монда, мөгаен, масаю түгел, ә «кайсы як көчлерәк» бәйгеседер. Без бүләк бирдек һәм каршы як ни дип җавап бирәсен көтәбез. Мондый ярыш моменты һәр очракта да була.

Әйе, Әлмәттә — анда баерак контингент — машиналар да, фатирлар да бүләк итәләр. Әмма безнең аудитория тыйнаграк, ниндидер мәгънәдә — тәрбиялерәк. Бездә артык «понтлашмыйлар», үзләрен тыярга тырышалар (көлә).

— Соңгы елларда нәкъ менә тантана барышында ниләр үзгәрде? Монда нинди тенденцияләр?

— Хәзер барысы да бик тиз үзгәрә, һәм, кагыйдә буларак, яңалыкларны кияү белән кәләш сорый. Мәсәлән, тостлар әйтми генә, ирекле микрофон режимындагы туйлар популярлаша бара. Кем тели, шул котлый. Вакыт узу белән тостлар әйтү бөтенләй бетәр, дип уйлыйм.

«Бездә туйлар Европа форматына якынлаша».

Фото: © «Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Әдәпсез бәйгеләр инде модада түгел»

— Бу — авырлык сезгә төшә, дигән сүзме?

— Мин үзем дә озын-озын тостлар тарафдары түгел. Алардан бар кеше, шул исәптән алып баручы да, арый, туя. Инде 15 тапкыр бер үк теләкләрне кабатладылар һәм алда тагын 20 кеше, асылда, шул ук сүзләрне әйтәчәк. Әле, һичшиксез, зур кәгазь я открытка тотып берәр туганы чыгачак һәм озын шигырь укый башлаячак. Бөтен кеше аның укып бетерүен көтә, ниһаять, шигырь тәмам, ләкин ул: «Ә хәзер мин сезгә яраткан җырымны башкарам!» — ди. Алдагы 5-6 елда мондый күренешләр күпкә кимер, дип уйлыйм.

Шушы ук хәл берничә ел элек актуаль булган башка гадәтләргә дә кагыла. Мәсәлән, яшьләр кунакларга шампан шешәсе яки торт кисәге сата торган аукционнар. Яки бала ыштанына «малайга» һәм «кызга» акча җыю — болар барысы да әкренләп бетеп бара.

— Ә төрле әдәпсез конкурслар, мәсәлән, тавык йомыркасын ватмый гына бер чалбар балагы аша тыгып, икенче балак аша чыгарыгыз, дигән уеннар?

— Аларны уйната торган алып баручылар категориясе бар. Яңалардан, мәсәлән (интернетта күрдем) аякларга резинка кияргә һәм аны куллар белән кагылмый гына билгә кадәр күтәрергә кирәк. Зур-зур ир-атлар, шуны эшләргә маташып, ниләр генә кыланмый. Ләкин болар инде — үткәннәр кайтавазы.

— Ничек, болар хәзер модада түгелмени?

— Инде юк. Гади генә әйберләрдән дә кызыклы конкурслар үткәрергә, күңелле атмосфера тудырырга мөмкин. Хәзер ниндидер интерактив әйберләр, проектор, экран белән эшләү күбрәк. Соңгы вакытта квизлар бик популяр һәм «текә» санала.

— Бәлки, квестлар да бардыр?

— Кәләшне урлап, аны табарга тырышулары — менә квест шушы инде (көлә). Монысы да ел саен кимегәннән-кими бара. Шулай да, бездәге туйлар, мөгаен, Европа форматына килә барадыр. Мәсәлән, кайбер клиентлар бары тик концерт кына сорый. Күпләп артистлар чакыралар, һәм һәр кунакның теләген исәпкә алып төзелгән концерт программасы килеп чыга.

«Пандемия алдыннан кеше азрак аралаша башлаган иде, коронавирус исә бу тенденцияне көчәйтте».

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«5 елга бер тапкыр туганнардан кем дә булса берсе барысын бергә җыя, күрешәләр — һәм тагын бер 5 елга пауза»

— Алкогольле туйларга заказлар аласызмы?

— Әйе, минем андый чикләүләрем юк. Алкогольле туйлардан принципиаль рәвештә баш тарткан алып баручылар бар. Кемдер — дини сәбәпләр белән…

— ...ә кемдер исерек кунаклар белән эш итәргә теләмиме?

— Хәзер инде кемнеңдер исереп, буза кубаруы дигән нәрсә юк, алып баручыга яки ди-джейга да бәйләнергә маташучы юк. Бу да үткәндә кала, кешеләр үзләрен адекват тоталар.

Ләкин хәләл һәм исерткечле чара арасында, әлбәттә, аерма бар. Аек аудиторияне «селкетү» авыррак. Исерткечле туйларда исә инде беренче тәнәфестән соң ук бәйрәм бар көченә гөрли.

— Азия халыкларының 200+ кешегә исәпләнгән зур, шау-шулы туйлары кече халыкларны берләштерә, дигән фикер яши. Һәм кече халыкларны гына да түгел, мөгаен. Мәсәлән, Кырым татарлары депортациядән соң, янәсе, бары тик туйлар ярдәмендә генә сакланып калган, алар туйда төрле туганнарны җыйган һәм таныштырган. Туйларның шундый функциясе дә бар, дигән сүз белән килешәсезме?

— Минемчә, бу — менталитетка бәйле. Күптән түгел туганнарыбызның Саратов өлкәсендә туйлары булды, «теге» як — казахлар иде. Аларның туйлары бөтенләй башка. Анда халык бердәмрәк, шуңа күрә туйларга барлык туганнар һәм күршеләр җыела. Һәм аларда кичке 10 яки 11дә барысы да таралыша, дигән нәрсә юк — иртәнгә кадәр бәйрәм итәләр. Әле икенче көнне бер туганнарына кунакка баралар, аның икенче көнендә — икенче туганнарына. Татар тормышында дин йогынтысы арта, ә аларда, киресенчә, гореф-гадәтләр көчле.

Шуңа күрә банкет ахырында мин һәрвакыт әйтәм: сез хәзер, чынлап та, бер зур гаилә. Шушы составта, тулы ук булмаса да, ешрак җыелырга тырышыгыз, димен. Югыйсә, безнең ничек килеп чыга? 5 елга бер тапкыр туганнарның кайсы да булса берсе барысын да туйга җыя, очрашалар — һәм тагын 5 елга пауза. Бу — бик моңсу хәл, җәмгыятьнең зур проблемасы. Пандемиягә кадәр үк аралашу кимегән, ә коронавирус бу тенденцияне көчәйтте генә.

«Кем кемгә чыдар — бу төп сорау».

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

«Кайвакыт, гаилә тормышында болар күпме бергә түзәр икән, дигән уйлар килә»

— Сезнең инде туйлар тәҗрибәсе дә, шәхси тормыш тәҗрибәгез дә шактый. Болар икесе пар түгел икәнлеген шундук аңлаган вакытлар буламы?

— Әйе, кайвакыт бу сизелә, аралашкан вакытта ук мондый билгеләр күзгә чалына. Гаиләдә кем — «баш», ә кем иң яхшы очракта «муен» булачагы да күренә. Һәм андый чакта, «Күпмегә чыдарлар икән?» — дигән уйлар килә.

Кем кемгә түзәр – бу төп сорау. Мәсәлән, яшь парда кәләш — бай, ә кияү — гади гаиләдән. Кәләш ягы бу чарага күбрәк акча керткән, һәм ул алга таба да өстенлек итәчәк. Һәм, кияү егет бу гаиләдә үз кеше була алырмы икән, дип уйлыйсың. Чөнки аларның кагыйдәләре буенча яшәргә туры киләчәк бит.

Кызганыч, әмма бүгенге көндә зур проблема – ата-аналар. Хәзерге кызлар сабыр түгел, ниндидер проблема чыкса, аны хәл итәргә тырышмый — аларга аерылышу һәм әти-әниләре янына кайтып китү җиңелрәк. Һәм әти-әниләре дә: «Әйдә, кызым, кайт! Үзебез булышабыз, оныкны да тәрбияләргә ярдәм итәбез, барысы да яхшы булачак», — диләр. Әгәр элек әти-әнигә кире кайту — ярамаган хәл, хәтта хурлыклы дип саналган булса, хәзер алар үзләре үк моңа этәрә. Алар кызларына: «Бергә яшәргә өйрәнергә, ияләшергә тырышыгыз, проблеманы хәл итәргә тырышыгыз. Әйдәгез, гаилә белән җыелып киңәшик, нишләп гаилә тормышыгыз барып чыкмый — сөйләшик», — димиләр. Юк, алар: «Барып чыкмыймыни? Ярар, интекмә, газапланма», — диләр.

Тагын шундый проблема да бар: кызлар никахтан артык зурны өмет итә. Кемдер ире шундук баер да, өйгә күп акча алып кайтыр, фатир алыр, дип көтә. Ләкин ул бит гап-гади егет иде, һәм бер ел – ел ярым эчендә ул миллионер була алмаячак, яки эштә зур уңышларга ирешә алмаячак.

«Дини гаиләләрдә вазифалар алдан ук бүленгән».

Фото: © Илнар Төхбәтов / «Татар-информ»

«Законлы... сөяркә түгел, тик шуңа охшаган»

— Ә өйләнергә җыенган яшьләргә, 1-2 елдан соң аерылышу дәрәҗәсенә җитмәсеннәр өчен, нәрсә киңәш итәр идегез?

— Әби-бабайларыбыз әйткәнчә, матурлык туйда гына кирәк. Аннары башка тормыш башлана. Гаилә тормышында, мөгаен, бер-береңә күбрәк дус, киңәшче, партнер булырга кирәктер. Һәм тормышка реаль карау кирәк. Бизнестагы кебек үк — партнерлар бергә ничек эшләп китсә, алга таба шулай дәвам итәчәк. Минемчә, гаиләдә дә шулай ук. Бу икәү уртак эшкә ни дәрәҗәдә әзер? Әгәр әзер икән, барысы да яхшы булыр. Әлбәттә, мөнәсәбәтләр — аннан башка булмый.

Билгеле, дини гаиләләрдә аерылышулар азрак, дини кешеләр гаилә кыйммәтләрен һәм кагыйдәләрен ныграк хөрмәт итә. Һәм мондый парларда рольләр башта ук бүленгән. Ә гади гаиләләрдә еш кына хакимият өчен көрәш бара. Ир-ат белән хатын-кыз арасындагы көндәшлек барыбер бар һәм булачак — алар арасында мәхәббәт һәм ярату никадәр көчле булуга карамастан.

— Ә монда Коръәнгә сылтыйсың да, бетте.

– Әйе. «Менә, монда барысы да язылган, укы һәм каршы килмә!» (көлә).

— Икенче хатын алучы мөселманнар турында нәрсә уйлыйсыз?

— Минемчә, бу — шактый хәйләкәр алым. Ир-ат дини, дөрес, читкә йөрми кебек, ләкин аның тагын бер хатын-кызы бар. Димәк, законлы... сөяркә түгел, әлбәттә, алай дип әйтеп булмый, әмма шуңа охшаган.

— Бушануның законлы ысулы...

– Әйе. Бик хәйләкәр ысул. Ләкин бу дөресме-юкмы — мин белмим. Мин хөкемдар түгел. Күпләр әйтә, әгәр ир-ат икесен дә тәэмин итә алса, нигә алмаска, ди. Ләкин ул моны үзе генә хәл итә һәм шушы тормыш белән яши.

Нияз Рахман — чаралар алып баручы, теле-һәм радио алып баручысы, спорт вакыйгалары комментаторы.

2005 елда КДУның журналистика факультетын тәмамлый. «Курай» радиосында, «Болгар радиосы»нда, «Яңа Гасыр» һәм «Казан» телерадиокомпаниясендә, «Кәеф ничек?» газетасында эшләгән. Шулай ук «Гадел Россия» партиясенең төбәк бүлегендә һәм «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясендә матбугат хезмәте җитәкчесе. Хәзерге вакытта «Техстрой» ҖЧҖ маркетинг бүлеге башлыгы.

Өйләнгән, кызы бар.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Старинный русский город невероятной красоты - сюда не доезжают туристы. Место, которое нужно увидеть в жизни хотя бы раз

Губернатор Ярославской области запустил зимний туристический проект с колокольными звонами и 630-летним монастырем

Более 80 тысяч человек посетили поезд Деда Мороза на Северо-Западе

В Петербурге врачи извлекли арахис из легких маленькой девочки


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Великий Новгород на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.