Добавить новость
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Путин Украинаны тәнкыйтьләгәндә үз гамәлләренә ничек күз йома

0 1057
21 февраль кичендә Русия президенты Владимир Путин илгә махсус мөрәҗәгать белән чыкты. Русия башлыгы Украинага кагылышлы берничә белдерү ясады. Азатлык Путин чыгышын анализлап, аның Киевка карата дәгъвалары Мәскәүнең соңгы елларда үз халыкларына карата күргән чараларын хәтерләтә дигән нәтиҗәгә килде. Соңгы вакытта активистлар, экспертлар һәм хәтта халыкара оешмалар Русиянең милли сәясәтенә еш кына тәнкыйть белдерә. Мәскәүнең шушы сәясәте сурәтендә Русия җитәкчесенең Киевны тәнкыйтьләве бигрәк тә мантыйксыз булып күренә. Путин чыгышыннан алынган биш тезис аның Русиядәге милли азчылыкларга һәм асаба халыкларга карата милли сәясәтен яхшы тасвирлый.




Путин Украина турында (1нче тезис): "Дерусификация һәм мәҗбүри ассимиляциягә таба курс дәвам итә. Югары Рада бертуктаусыз яңадан-яңа дискриминация актларын чыгара, инде асаба халыклар турында канун эшли. Үзләрен рус дип санаган һәм үзаңын, телен, мәдәниятен сакларга теләгән кешеләргә Украинада сез ят кешеләр дип аңлаттылар."

 


2020 елда Русия Конституциясенә "рус теле — дәүләт коручы халык теле" дигән нигезләмә кертелде. Экспертлар һәм активистлар фикеренчә, Путин тәкъдим иткән бу үзгәреш рус теленең һәм рус миллилегенең өстенлекле булуы канун тарафыннан раслап куйды, бу Русиядәге башка асаба халыкларының русификациясен һәм мәҗбүри ассимиляциясен көчәйтә генә ала. Бу үзгәрешләр активистлар тарафыннан күп тапкыр каты тәнкыйтькә тартылды.


Русия президенты 2020 елның 3 июлендә "Русия Федерациясе Конституциясен аңа кертелгән үзгәрешләр белән рәсми рәвештә гамәлгә кертү турында" фәрманга кул куйды, шуның нигезендә ул 2020 елның 4 июлендә көченә керде.


2020 елның мартында Русия Конституция мәхкәмәсе "дәүләт коручы халык" турында үзгәрешне канунлы дип таныды.


"Русия Федерациясенең тигез хокуклы халыкларының күпмилләтле берлегенә кергән дәүләт коручы халык теле буларак, рус теле турындагы нигезләмә (РФ Конституциясе, 68нче маддә, 1нче өлеш) Русия дәүләтчелеген төзүдә рус халкының ролен объектив тануга нигезләнгән",— диелә мәхкәмә карарында.


Русия президенты "россиян"  милләтен төзү процессында рус теленә һәм халкына аерым роль бирә, әммма бу, соңгы җанисәп нәтиҗәләре күрсәткәнчә, гамәлдә русификация һәм ассимиляция дигәнне аңлата.


Татарстан Дәүләт шурасы утырышларының берсендә депутат Ркаил Зәйдулла Татарстан Конституциясендә татар теле республиканың дәүләт коручы халкы теле булуы турындагы норманы язарга тәкъдим итте. Сәясәт белгече Аббас Галләмов Татарстан депутатның бу тәкъдиме Путинның Русия дәүләтен коручы халык турындагы тәкъдименә җавап булып тора, дип фаразлады. Әмма Путин тәкъдиме кабул ителде, ә Татарстан депутатыныкы игътибарсыз калдырылды һәм канунга әйләнмәде.


 


Путин Украина турында (2нче тезис): "Мәгариф турында һәм украин теленең дәүләт теле буларак эшләве турындагы кануннар нигезендә, рус теле мәктәпләрдән, барлык өлкәләрдән, хәтта гадәти кибетләрдән куып чыгарыла."

 


2018 елның җәендә Русия Думасы туган телләрне өйрәнү ихтыяри булырга тиеш дип раслады. "Мәгариф турындагы" федераль канунга тиешле төзәтмәләр кертелде. Бу Русия президенты Владимир Путинның "Ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән белдерүеннән соң булды, рус булмаган милли телләр мәҗбүри мәктәп програмыннан төшерелеп калдырылды.


Бу Идел буеның кайбер республикаларында протест уятты: мәсәлән, татар, башкорт, чуаш җәмәгатьчелеге вәкилләре үз телләрен мәҗбүри укытуны саклап калуны таләп итте, югыйсә, Русия халыклары телләренең юкка чыгу  процессы тизләнергә мөмкин ди алар. 2002 һәм 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 8 ел эчендә удмурт телен белүчеләр саны 30% ка кимегән: 463 мең булган, 324 меңгә калган, башка телләр белән дә шундый ук хәл күзәтелә: әйтик, шул ук 8 ел эчендә татар телендә сөйләшүчеләр саны 1 млн кешегә кимегән.


2019 елның гыйнварында Европа шурасының милли азчылыкларны яклау турындагы Конвенциянең киңәш комитеты Русияне милли сәясәт өчен тәнкыйтьләде. Экспертлар "милли азчылык телләренә нәтиҗәле ярдәм күрсәтелмәгәндә рус теленең өстенлеге арта баруына" борчылу белдерде.


Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) милли азчылыклар эшләре югары комиссары Ламберто Заньер "Idel.Реалии"га интервьюсында, татарларның хәтта Татарстанда да үз телен өйрәнү мөмкинлеге шактый чикләнгән булуын белдерде, гәрчә татар теле Татарстанның дәүләт теле булса да. Халыкара түрәне республикада Бердәм дәүләт имтиханын бары тик рус телендә генә биреп булуы гаҗәпләндерде, гәрчә бала мәктәптә татар телендә укыган булса да.


2018 елда "Валдай" дискуссия клубының пленар утырышында Русия президенты Владимир Путин үзен "чын һәм иң нәтиҗәле милләтче" дип атады.


 


Путин Украина турында (3нче тезис): "Украина куәт структураларына сүз иреген катгый бастыру, башкача фикер йөртү, оппозицияне эзәрлекләү өчен нигез бирә торган кануннар үрчи. Дөньяда башка дәүләтләргә, чит ил физик һәм юридик затларына каршы бер яклы канунсыз санкцияләр кертү практикасы бар. Украинада хәтта Көнбатыш кураторларын да арттырып җибәрделәр, үз ватандашларына, оешмаларга, телеканалларга, башка массакүләм мәгълүмат чараларына һәм хәтта парламент депутатларына каршы санкцияләр уйлап таптылар."

 


Путин чорының Русия чынбарлыгы шундый ки, хакимиятләр, һәм федераль, һәм төбәк дәрәҗәсендә, федерализмны, төбәкләрне һәм җирле халык хокукларын яклаган активистларны эзәрлекләүләрен дәвам итә, хәтта аларның конституция кысаларында ясаган сәяси чыгышларын  да криминальләштерә.  Монда федераль хакимиятнең куәт блогы төп роль уйный, ул бу эзәрлекләүләргә идеологик заказ да бирә, урыннарда репрессияләрне турыдан-туры башкаручы да булып тора.


Әйтик, Башкортстанда РФ Җинаять кодексының 280.1 маддәсе нигезендә гаепләнгән активист Айрат Дилмөхәммәтов кулга алынып хөкем ителде. Сәясәтчене интернетта оппозициянең Ирекле Русия форумында "яңа федерация булдырырга" чакырган видеомөрәҗәгате һәм 2018 елның маенда Уфадагы "Эхо Москвы" радиосының "Персонально ваш" тапшыруында әйткән сүзләре өчен гаепләделәр. Башка башкорт җәмәгатьчесе Руслан Габбасов 2021 елның декабрендә Русиядән китте. Хәзер ул Литвада яши, анда сәяси сыену сораган.


Элегрәк Башкортстанның Югары мәхкәмәсе  "Башкорт" оешмасын экстремистик оешма дип таныды һәм аның эшчәнлеген тыйды.


2022 елның 12 гыйнварында Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Русия Юстиция министрлыгы мөрәҗәгатен карап, "Мәскәү татарлары штабы" иҗтимагый оешмасын ябу карарын чыгарды. 


Узган елның 7 декабрендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Татар иҗтимагый үзәген нәфрәт яки дошманлык уятуда, шулай ук кешелек абруен кимсетүдә гаепле дип тапты. Вахитов районы прокуратурасы административ канун бозу эшен Казанда узган Хәтер көне митингыннан соң ачты. Элегрәк Русия юстиция министрлыгы экстремизм гаепләве белән ТИҮ эшчәнлеген туктаткан иде.


2022 елның 18 февралендә Русиянең баш прокуратурасы Идел буе халыкларының милли хокукларын яклаучы "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәтенең эшчәнлеген Русиядә теләнмәгән дип таныды. 


"Азат Идел-Урал" хәрәкәте 2018 елның мартында оешты. Аңа татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан Рәфис Кашапов, эрзя милли хәрәкәте активистлары Сыресь Боляень (Александр Болькин) һәм Ожомасонь Кирдя (Ростислав Мартынюк) нигез салды. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларындагы халыкларның милли хокукларын, телләрен яклап төрле чаралар уздыра.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Депутат парламента Монголии подчеркнул важность развития торговли с Россией

В МИД указали на попытки Европы разобщить Россию и Центральную Азию

МИД России высоко оценил итоги конференции "Валдай" в Геленджике

МИД заявил о планах Британии нагнетать угрозу в Азии


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Валдай на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.