Добавить новость
Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

2021 ел югалтулары: арабыздан киткән милләттәшләребез

0 828

ГЫЙНВАР

1 гыйнварда тарих фәннәре кандидаты, этнограф ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтында һәм Альфред Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәре булып эшләгән Наил Халиков вафат.

1 гыйнварда язучы, атказанган сәнгать эшлеклесе Әхәт Гаффар вафат.

19 гыйнварда озак еллар «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары вазифасын башкарган Рәфикъ Юнысов  вафат.

20 гыйнварда тарихчы Булат Солтанбәков вафат.

ФЕВРАЛЬ

17 февральдә, озакка сузылган каты авырудан соң, галим, язучы, шагыйрь Хуҗиәхмәт Шаһиәхмәт улы Мәхмүтов вафат.

22 февральдә фольклорчы галим, филология фәннәре докторы (1989), профессор Фатих Урманчеев вафат.

25 февральдә Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат.

МАРТ

4 мартта татар язучысы, галим һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, техник фәннәр докторы Зәки Зәйнуллин вафат.

13 мартта Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нәҗибә Ихсанова вафат. 15 мартта совет елларында партия һәм дәүләт эшлеклесе, ТАССРның Алабуга һәм Яшел Үзән районнарын җитәкләгән Салихҗан Габдуллин вафат.

АПРЕЛЬ

10 апрельдә танылган тарихчы галим, татар мәгърифәтчесе, мәгариф тарихы белгече Альта Мәхмүтова  вафат.

17 апрельдә журналист Габдерәхим (Рөстәм Юнысов) вафат. 22 апрельдә озак еллар Казан дәүләт университетында педагогика фәнен укыткан галим, педагог Камил Биктаһиров  вафат.

30 апрельдә күренекле композитор, популяр җырлар авторы Рафаил Бакиров  вафат.

30 апрельдә татар галиме, профессор, тарихчы Надир Дәүләт Төркиянең Истанбул шәһәрендә яман шештән вафат булган. 

МАЙ

4 майда күренекле музыка белгече, педагог Йолдыз Исәнбәт вафат.

28 майда Буа дәүләт драма театры хезмәткәре Фәйзрахманов Ирек Мансур улы вафат.

ИЮНЬ

4 июньдә Татарстанның ДОСААФ оешмасы башлыгы, эчке хезмәт генерал-майоры Дамир Динниулов вафат.

12 июньдә Ленинград өлкәсенең Выборг районы башлыгы Илдар Гыйләҗев вакытсыз вафат булды.

ИЮЛЬ

5 июльдә Татарстанның халык артисты, Абдулла Алиш премиясе лауреаты — Җәләлов Хәлим Бәдри улы вафат. 9 июльдә «ТАИФ» АҖ Производство-коммерция идарәсенең тышкы икътисади эшчәнлеге хезмәте җитәкчесе Зөлфия Шиһабетдинова вафат булган.

15 июльдә татар халкының күренекле шагыйре Салават Рәхмәтулла вафат.

19 июльдә Татарстанның атказанган сәнгать эшлек­ле­се, Бөтенроссия конкурсы лауреаты, югары белемле профессиональ музыкант Харис Шәрип улы Нигъмәтҗанов вафат.

20 июльдә язучы, тәрҗемәче, журналист Саимә Ибраһимова вафат.

27 июльдә 83 яшендә журналистика ветераны, «Ярдәм» фонды хезмәткәре Әлмирә Әдиятуллина вафат. АВГУСТ

2 августта Үзбәкстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Үзбәкстан сәнгать академиясе академигы, Үзбәкстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, рәссам, график Марат Садыйков вафат.

4 августта Казан циркы белән 25 ел идарә иткән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Шәрифуллин  вафат.

5 августта Казанда Татарстан телевидениесе ветераннарының берсе Тәлгать Фәтхулла улы Сабитов вафат.

10 августта фехтование буенча РСФСР һәм СССРның атказанган тренеры Рамил Әюпов вафат.

16 августта икътисад фәннәре докторы, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклаган галим, профессор, академик, язучы, икътисадчы, агроном, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, тәрҗемәче һәм атаклы бакчачы Фарсель Зыятдинов вафат. 22 августта Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай вафат. 25 августта күренекле татар язучысы Нур Гариф улы Әхмәдиев вафат.

СЕНТЯБРЬ

3 сентябрьдә Милли хәрәкәт ветераны, 1990-2000 елларда Казан дәүләт советы депутаты булган Шамил Каюмов вафат.

6 нчы сентябрь көнне Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим вафат булды. Хатыны Диләрә ханым сүзләренчә, язучы үпкәсендә яман шеш булу сәбәпле китеп барган. 8 сентябрьдә рәссам, каллиграф, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Зөлфия Мөхәммәтдинова вафат.

23 сентябрьдә озакка сузылган каты авырудан соң балалар язучысы, шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты Мәрзия Фәйзуллина вафат.

29 сентябрьдә Камал театрында 40 елдан артык диктор-тәрҗемәче булып хезмәт иткән ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Шәрәфиева вафат.

ОКТЯБРЬ

1 октябрьдә Татарстанда билгеле журналист Олег Сафиканов вафат.

2 октябрь көнне язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың ире Җәмил Сафиуллин коронавирустан вафат булды. Җәмил Сафиуллин белән Чаллының Тәүбә мәчетендә хушлаштылар.

4 октябрьдә Әлмәттә инвалидлар җәмгыятенә нигез салучы һәм аның җитәкчесе Ләйлә Фаяз кызы Гайфуллина вафат.

5 октябрь көнне Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры, Балык бистәсе районының элеккеге башлыгы Равил Гарифулла улы Хәйруллин вафат. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең (УФСИН) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең дин тотучылар белән эшләү буенча ярдәмчесе, УФСИН Иҗтимагый Советы рәисе, «Ярдәм» фонды хезмәттәше, Татарстанның атказанган юристы Рафаил Дәүлиев 69 яшендә вафат булды.

11 октябрь көнне Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советының элеккеге депутаты, публицист Фәндәс Сафиуллин вафат булды. Аңа 85 яшь иде. 11 октябрьдә танылган балалар хирургы, Балалар Республика клиник хастаханәсенең пешү бүлеге мөдире Яхъя Мостафин вафат.

10 октябрь көнне шагыйрә, мөгаллимә Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова коронавирус зәхмәте аркасында мәңгелеккә күзләрен йома.

18 октябрьдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Фәттахова вафат. Римма Вәли кызы Лениногорск районында татар телендә мөстәкыйль «Заман сулышы» газетасын нәшер итүнең башында тора.

19 октябрьдә композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Якупов вафат.

21 октябрьдә Илеш районыннан Уфа татар хәрәкәте активисты Шамил Нәҗметдинов вафат.

25 октябрьдә КФУның филология фәннәре докторы, профессор, Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының гамәли һәм эксперименталь лингвистика кафедрасы профессоры Камил Рәхим улы Галиуллин вафат.

31 октябрьдә Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре, рәссам Зөфәр Низамов 72 яшендә вафат.

НОЯБРЬ

3 ноябрьдә ТАССРның элеккеге финанс министры Рафаэль Минһаҗев Казанда вафат булган.

7 ноябрь көнне язучы, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова 67 яшендә коронавирус аркасында дөнья куйды. 9 ноябрьдә җырчы Нурислам вафат.

10 ноябрьдә Пенза өлкәсе Мөселман өммәте зур югалту кичерә. Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең иң өлкән имамы Фатыйх Әюп улы Еникиев вафат.

11 ноябрьдә, Самара шәһәре Җәмигъ мәчете шурасының элеккеге рәисе Фәрит Мотталлап улы Әюпов 70 яшендә вафат.

12 ноябрьдә, озак авырудан соң Бөек Ватан сугышы ветераны, генерал-майор Алмас Мәхмүт улы Әдһәмов Мәскәү госпиталендә вафат.

13 ноябрьдә Симферополь шәһәре татарларының «Идел» милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Светлана Алиева вафат.

63 яшендә танылган Татарстан фермеры, Татарстан Югары советының элеккеге депутаты (1991-1995) Морат Сираҗин вафат булды. Ис тиеп үлгән дип фаразлана.

15 ноябрьдә Түбән Новгород өлкәсенең Камка авылы имам-хатыйбы Абдулкадер Кәримов вафат.

15 ноябрьдә Газинур Гафиятуллинның хатыны Гыйльмурый Гафиятуллина 103 яшендә вафат булган.

17 ноябрьдә Коми Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясенә нигез салучыларның берсе, Усинск шәһәрендә беренче тапкыр Сабантуй оештырган Тәүфыйк Бәдретдинов вафат.

22 ноябрьдә татар телендә югары белем бирүне алга сөргән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты доценты Рәшит Шакирҗанов 72 яшендә вафат.

25 ноябрьдә татар милли хәрәкәте активисты Илдус Садыйк вафат. 

ДЕКАБРЬ

1 декабрь көнне Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә имам булган, аннары Мәскәүнең «Тарихи» мәчетендә имам булган Хәсән хәзрәт Фәхретдинов вафат.

8 декабрьдә филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Азат Әхмәдуллин вафат.

6 декабрьдә 94 яшендә КПССның Биектау райкомының элеккеге беренче секретаре, Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрәхим Мортазин вафат.

10 декабрьдә 66 яшендә Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең табиб-онкологы Вәгыйз Рәис улы Фазылҗанов вафат.

Ни кызганыч, 2021 ел безнең арадан бик күп милләттәшләребезне алып киткән. Россия төбәкләрендә дә бик күп татарлар дөнья куйган, алар арасында дин әһелләре дә, сәнгать вәкилләре дә, башка һөнәр ияләре дә бихисап. Бу исемлектә булганнарның да, исемлеккә кермәгән дистәләгән әрвахларның да урыны оҗмахта булсын! Авыр туфраклары җиңел булсын!





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Коми



Глава Коми Владимир Уйба

Частные объявления в Усинске



Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Усинск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.