Татарстанда сарык фермасында янгын вакытында ир-ат һәлак булган
0
288
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда сарык фермасының ярдәмче бинасында янгын чыгып, бер ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген төнге өчләр тирәсендә 101 янгын сагы номерына Балык Бистәсе районының Дон-Урай авылында сарык фермасының ярдәмче бинасында янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.
Янгын сүндерүчеләр бинаның эчендә ир-ат мәетенә тап булган. Хәзерге вакытта аның шәхесен ачыклыйлар. Янгынны 3.18 сәгатьтә сүндергәннәр. Аның мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән.