Борис Менделевич: Сайлауларда тавыш бирү — Республика киләчәгенә өлеш кертү
0
101
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич Татарстан Президентын сайлауда катнашты. Ул Балык Бистәсе районының Трой Урай авылында тавыш бирде.
«Безнең иртәгәбез бүген башлана. Сайлаулар ул — һәркем өчен үзенең карарын белдерү һәм республикабыз киләчәгенә үз өлешен кертү мөмкинлеге», — диде Менделевич тавыш биргәннән соң.
Парламентарий үзе тавыш биргән сайлау участогында коронавирус инфекциясе таралуын кисәтүнең барлык чаралары да күрелгәнен һәм әлеге эшнең 5 минуттан да артык вакыт алмавын билгеләп үтә.
«Сайлау участогында бер тапкыр кулланыла торган битлекләр һәм каләмнәр бирелде, дезинфекция чаралары да үтәлгән иде. Мин үзем дә битлектән килдем», — дип ассызыклады Менделевич.