Добавить новость
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017 Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10 11 12 13
14
15 16 17 18 19
20
21
22 23
24
25
26
27
28 29 30 31

Поиск города

Ничего не найдено

«Ты супер» проектында катнашучы Зөлфия: «Игорь Крутой арияләр башкарырга киңәш итте»

0 124
Июнь аенда интернет челтәрен актарып утырганда, искиткеч бер видеязмага тап булдым. «Сюмси авылында яшәүче Зөлфия Брагина НТВ каналының «Ты супер, 60 +» проектында» дип атала иде ул. Гаҗәп, үзебезнең Удмуртиядә яшәүче татар кешесе Россия каналында чыгыш ясый! Карадым да исем-акылым китте: җырчының башкару осталыгы, моңы өнсез калдырды. Сюмсида яшәүче Зөлфия ханым бу проектка ничек барып эләккән? Нинди кеше ул, мондый һөнәри башкару осталыгы кайдан? Зөлфия Брагина белән очрашып сөйләшәсем, танышасым килде.  Бу теләгем чынга ашар мизгелләр озак көттермәде. Көннәрнең берендә баш мөхәррир Рәмзия Габбасова, редакциядә практика узучы булачак журналист Раилә Рәфыйкова белән Сюмси якларына иҗади сәфәргә кузгалдык. Зөлфия ханым безне Сюмси авыл китапханәсендә каршы алды. Зәвыклы, зыялы, хисчән, нечкә күңелле булып чыкты ул. Мин аны нәкъ шулай итеп күз алдыма китергән дә идем. Кыска гына аралашу вакытында күңелне яулап, җылы тәэсирләр калдырды. Гаҗәпләнәсе юк, шулай булмаса, тамашачыларның күңелен ничек яулар иде ул. Зөлфия ападан иң беренче кызыксынган соравым: «Шушындый сәләте була торып, нигә ул моңарчы беркайда да күренмәгән? Авылда гына яшәп иҗат итеп тә үзен мондый һөнәри дәрәҗәдә ничек үстерә алган?» «Моның җавабы бик гади. Үземә тормыш юнәлеше сайлаганда бөтенләй башка юлдан киттем. Моңа әти-әнием дә, алардан алган тәрбия дә, ул вакыттагы тормыш шартлары да йогынты ясагандыр. Ләкин кая гына барсам да, җыр-моң белән бергә булдым. Ул мине юатты да, елатты да, көч бирде, таянычым булды. Опера җырчысы булу турында хыялландым, әмма хәтта башлангыч музыка белеме алырга да шартлар булмады. Аның өчен авылда нинди мөмкинлек булсын?! Без хезмәт белән үстек. Әти-әнием җырчы булуны җитди һөнәр дип санамадылар. Әтием җырлавымны бик ярата иде, миңа баян да алып бирде, анда уйнарга да өйрәндем... 10нчы сыйныфны тәмамлап, Казан мәдәният институтына керерегә теләвемне әйткәч, «Җиңел генә итеп җырлап йөрү юлын сайламакчысыңмыни, алай булмый ул», — диде. Аны аңларга була: «Ачлык-ялангачлык, авыр елларны күргән, аннары без дүрт баланы аякка бастыру өчен хезмәт куйган, тир түккән бит алар. Үз тормышларын авыр хезмәт белән корганнар. Аннары башлангыч музыкаль белемең булмагач, үзеңне ничек танытасың, анысы да бар». Кешенең тормыш юлы әти-әни, гаилә белән бәйле, чөнки гаилә тәрбиясе гомер буе сине озата бара. Зөлфия апа да үзе белән таныштыруны әти-әнисеннән башлады. Әтисе Илтөзәр абый – Әгерҗе районының Гөлширмә авылыннаннан, әнисе – Кырындыдан. Әтисе ягыннан нәселләре укытучылар, әнисе ягыннан дингә бик нык бирелгән гаилә булалар. Әти-әнисе бер сыйныфта укыганга, бер-берсен бала чактан ук беләләр. Сугыш елларында Илтөзәр абыйны Улан-Удэ шәһәренә ФЗОга җибәрәләр. 1942нче елда армия сафларында — Көнчыгыш фронтта японнар белән сугыша. «1948 нче елда туган якларына кайтып, әтием янә әнием белән очраша һәм, гаилә корып, матур гына яши башлыйлар. Әтием тимер юлда сак җитәкчесе булып эшли. Көннәрдән беркөнне сак объектына караклар һөҗүм итә. Ул көнне сакта бер хатын-кыз тора. Аны үтерәләр һәм бар нәрсәне талыйлар. Әлбәттә, моның өчен әтине җәза көтә. Бу вакытта аны райкомда эшләүче дусты коткарып кала. «24 сәгать эчендә моннан китүең хәерле», — дип киңәш бирә ул. Әти гаиләсе белән җәяүләп Ижауга чыгып китә. Ә аннары менә хәзер мин яшәгән якларга — Подмой станциясенә килеп урнашалар. Әтием баштарак биредә ат белән агач ташый. Тимер юл төзелгәч, паровоз машинисты булып эшли, аннары җитәкче итеп куялар. Соңрак Сюмси авылына күчеп киләләр. Әтинең тавышы бик матур иде. Ул армиядә дә җырлаган. Кайда гына булсак та, моңлы тавышы белән бар кешене үзенә каратыр иде. Эштән бушаганда, әтигә ияреп, без дә клубка йөри идек. Аның җырлаганын тыңларга бик яраттым. Гомумән, җыр тыңларга, җырларга яратуымны үскән саен ныграк тойдым. Татарлар бик күп булмагач, әтием рус телендә дә җырлый иде. Әнием, балачактан дини гаиләдә үскән кеше буларак, безгә гореф-гадәтләрне, татар традицияләрен сеңдерүче, милли ризыклар пешереп, татар теленә мәхәббәт уятучы кеше булды. Ул гарәпчә дә белә иде. Удмуртлар арасында яшәгәч, аларның телен дә өйрәндек. Без гаиләдә 4 кыз үстек, мин икенче бала булып дөньяга килгәнмен. «Зәңгәр күлмәк» – әтиемнең бик яратып башкара торган җыры иде. Шул җыр исемә төшсә, бүген дә колагымда әтинең тавышы ишетелеп киткән сыман була…» Зөлфия апа, үзе дә сизмәстән, сузып җырлап җибәрде: «Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә Зәңгәр күлгә көн дә киләсең…» Кунаклар килсә, әти мине алдына утырткан килеш татар халык җырларын җырлый иде. Ул җырлар барысы да хәтеремдә саклана. Татар җырлары шундый моңлы бит ул», — ди Зөлфия ханым. Үзенең дә беренче сыйныфта тәүге тапкыр сәхнәгә чыгуы, тамашачылар алдында чыгыш ясаудан алган тәэсирләре һаман да онытылмавы хакында да искә алды. Зөлфия Илтөзәр кызы 1954 елда Подмой станциясендә туа. Аңа леспромхоз инфраструктурасына кергән ике мәктәптә укырга туры килә, чөнки урман хуҗалыгы ябылган саен, әтисе гаиләсе белән яңасына күченеп китә. «Соңгы төпләнгән урын Сурикта булды», — ди ул. 1977 елда Йошкар-Оладагы политехник институтның инженер-икътисад факультетын тәмамлый, әтисе сыман ук хезмәт юлын урман хуҗалыгында эшләүдән башлап җибәрә. 1981 елдан бирле Сюмси район хакимиятендә хезмәт итә. Лаеклы ялга да шуннан чыга. «2016 елда берьюлы ике якын кешемне югалттым. Башта 92 яшьлек әтием дөнья куйды. (Әнием арабыздан яшьрәк чакта китте). Аннары көтмәгәндә йөрәк өянәгеннән ирем вафат булды. Бердәнбер кызыбыз Эльвира гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Шулай итеп япа-ялгызым калдым. 2018 елда янә район хакимиятенә эшкә чыгуымны сорагач, бик теләп риза булдым. Эш – бик яхшы юаныч ул. Хәзер биредә җәмәгатьчелек белән элемтә тотучы әйдәп баручы белгеч булып эшлим. Җырга сәләт кызымда да бар. Шул сәләтен күреп, аңа кечкенәдән музыкаль белем бирергә, уен коралында уйнарга өйрәтергә тырыштым. Ул фортепианода, гитарада уйный, җырлый. Тик тормышын сәхнә белән бәйләргә теләмәде. Адвокат һөнәрен сайлады. Мин моны шуның өчен әйтәм: үзеңнең чынга ашмаган хыялларыңны балаларыңа көчләп тагарга кирәкми. Һөнәр, белгечлек алып чыгу – җан тарткан эшең булырга тиеш». Зөлфия Брагина кечкенәдән кайда мөмкин – бөтен җирдә җырлый: мәктәптә, авылда, район үзешчәннәре концертларында. Өч-дүрт тапкыр Удмуртия күләмендә узган татар җыр бәйгеләрендә катнашып та беренче, икенче урыннарга ия була. 1998 елда Зөлфия Илтөзәр кызына «Удмуртия Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелә. «НТВ каналына ничек барып җиттегез?» — дип, иң кызыксындырган соравымны бирергә ашыгам әңгәмәдәшемә.  «Бәйгедә катнашу турындагы гаризаны районның социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге җибәрде. НТВ каналы РФ Социаль сәясәт министрлыгына мөрәҗәгать иткән, ә ул инде үз оешмаларына, барлык субъектларга йөкләмә биргән. Конкурс шартлары буенча талантлы, әмма ялгыз өлкәннәрне табарга кирәк икән. «Бу бәйгедә катнашу өчен сез бар яктан да туры киләсез. Зинһар, катнашыгыз», — дигәч, тәвәккәлләдем. Бәйгенең беренче этабында дүрт җырны яздырып җибәрергә кирәк иде. Әзерләп җибәрдем. Россиякүләм бәйгедә киләсе этапка узачагыма ышанып бетми идем. Анда Россиянең барлык төбәкләреннән 1300гә якын кеше катнашуын белгәч, ышанычым тагын да кимеде». Икенче этапка узган 45 кеше арасында Зөлфия ханым да бар. Бәйгенең икенче этабы Мәскәүдә узарга тиеш була. Тик кинәт кенә башланган пандемия аркасында барысы да бер елга кичектерелә. Быелның февралендә әлеге чарага кире кайтып, НТВ каналыннан шалтыраталар, 11 мартта телевидение журналистлары Сюмсига – Зөлфия апаның өенә килеп, аны гадәти шартларда видеога төшерә. Ә 5 апрельдән 11 майга кадәр аны Мәскәүгә чакыралар. Алар Мәскәү янындагы «Красная гвоздика» дип аталган ял базасында яшәп, бәйге кысаларында узган чараларда катнашалар. Бәйгенең икенче этабында Зөлфия Брагина «Все стало вдруг голубым һәм зеленым» җырын башкарып, жюри әгъзаларыннан югары бәя ала. Жюрида Игорь Крутой, Диана Арбенина, Стас Пьеха һәм Ирина Дубцовалар утыра. Якташыбызның җырлавын ишетеп, алар барысы да йөз белән борыла һәм чыгышның ошавын белдереп яшел төймәгә баса. Танылган җырчы Стас Пьеха аның чыгышы турында: «Музыканы ишетә белү сәләте, вокал осталыгы искиткеч. Тавышыгыз белән бик яхшы идарә итә беләсез», — ди. Ә композитор Игорь Крутой опера арияләрен башкарырга киңәш бирә.  «Полуфиналга уздым, финалга узалмадым. Анда 10 гына кеше узарга тиеш иде. Финалга узучылар арасында музыкаль белемле, үзләре музыка белгече булып эшләчеләр, җырчылар бар иде. Алар белән ярышып буламы соң?! Ләкин бик канәгать калдым. Бәйгедә катнашып, үземә бик күп файдалы киңәшләр, күңелле аралашу, бетмәс-төкәнмәс тәэсирләр алдым», — ди Зөлфия ханым. « Игорь Крутой әйткән сүзләргә ничек карыйсыз соң, сезгә ариялар башкару ошыймы?» — дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән. «Ошый, әлбәттә, ләкин авылда арияләр тыңлаучы кешеләр юк бит. Мин авылдашларым аңлаган, аларның күңеленә үтеп кергән җырлар башкарам. Авылда узган концертларда катнашам. 3 тапкыр үземнең аерым концертым да булды. Минем өчен җырның көе моңлы булуы мөһим. Язмыш җырчы итмәгәнгә үкенмим. Авылдашларыма, үзем яшәгән төбәктәге кешеләргә кирәгем бар икән, мин бәхетле. Эшләп үстек. Кешеләргә изгелек кылып, хезмәт куеп яшәргә өйрәттеләр. Хезмәттә тәрбияләндек, шулай гомер иттек, намусым чиста, күңелем җырлап тора», — ди Зөлфия Брагина.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Ростовской области в ДТП с двумя машинами и автобусом погибли 3 человека

Под Красноярском работник склада украл золотое кольцо, оформив его как брак

Разыгран суперприз гослотереи «Всё или ничего»! Житель Бурятии выиграл более 10,2 млн рублей

При столкновении трамваев в Стамбуле пострадали 11 человек

Новости Улан-Удэ



Глава Бурятии Алексей Цыденов

Частные объявления в Улан-Удэ



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Улан-Удэ на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.