Добавить новость
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015 Апрель 2015 Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015 Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016 Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Курган өлкәсендәге янгыннан каза күргән Эчкен авылы 1 елдан соң ни хәлдә?

0 229

Курган өлкәсендәге янгынга 1 ел булган көнгә янган йортларның яртысы төзелгән

«Янгын булган көннән башлап көн саен 3-4 тапкыр шушы авыл буенча киңәшмәләребез үткәрелә. Анда авылның бүгенге көнкүрешенә кагылышлы мәсьәләләр хәл ителә. Барлыгы 200дән артык йорт янган иде, әлеге көндә 100 йорт салынды. Аларның 70дә кешеләр яши инде», – дип сөйләде Урал аръягы татарлары иҗтимагый оешмасы рәисе Марат Юнысов.

  • Янгыннан каза күргән Эчкен – Йолдызга сәяхәт: «Безгә ярдәм итегез, зинһар, Татарстан!» – янгыннан соң ук ясалган репортаж белән танышып чыга аласыз.

Фото: © «Интертат» өчен Әхмәдулла Хәбибуллин тәкъдим итте

Марат Юнысов әйтүенчә, авылда яшәүчеләрнең бер өлеше башта шәһәргә киткән булса да, хәзер кире кайтып, йортлар сала.

Су һәм газ белән тәэмин ителмәгән йортлар гына бар. Мәктәптә балалар саны кимемәде, берничә балага артты. Хөкүмәт биргән сертификатка шәһәрдән торак алучылар да, кайтып, әкренләп фундаментларын күтәрәләр. Димәк, туган җир үзенә тарта. Бу авыл – тулысынча 100 процент татарлар яшәгән җирлек. Авыл мәктәбендә атнасына 2 мәртәбә татар теле укытыла. Янгын вакытында иман йортына зыян килмәгән иде. Шулай да аны төзекләндерү эшләре бара. Авылның мәчетенә җылы идән ясала. Бу эш фермерлар, игелекле иганәчеләр ярдәме белән эшләнелә. Авыл тулы канлы тормыш белән яшәвен дәвам итә. Кыш көне өлкәннәр күбрәк балаларында, туганнарында иде. Алар да кайтты, халык бакчалар утырта, – ди ул.

Эчкен авылы мәчете

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан кулланылды

100 процент татарлар гомер иткән Эчкен авылы өлкәнең иҗтимагый тормышында да актив булуын билгеләде әңгәмәдәш.

Мәдәни сулыш гөрли бездә: «Җәлил укулары», Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм, татар мәдәнияте көннәре үтте. Курган өлкәсендә 18 татар авылы бар, 30 мең татар яши. Курган татарларының тарихи елъязмасы 1550 елдан бирле килә. Курганның 1000 квадрат метрлы татар мәдәнияте үзәге бар. Музеебыз да, актлар залы да бар. Хәзер безнең эш тәҗрибәбезне күрергә Төмәннән, Екатеринбургтан киләләр. Һәрбер авылдан 5 кеше чакырган идек татар мәдәнияте көннәренә. Йолдыздан исә әлеге чарага 30-40 кеше килде. Сорыйбыз, нишләп соң болай күп килдегез? Милли җанлылыкны, активлыкны күрсәтәсебез килә, диләр бит! 22 июньдә Курганда Җиңүнең 70 еллыгы паркында Муса Җәлилгә һәйкәл ачу планлаштырабыз. Аннан соң истәлекле чаралар дәвам итәчәк. 23 июньдә Сабантуй һәм Эчкен авылы йортларында өй туйлары булачак, – диде ул.

22-23 июньнәрдә үтәчәк чаралар кысаларында тагы бер матур һәм изге вакыйга булачак икән. Яңа мәчет буласы урында бу. Курганда яңа татар мәчетен төзү өчен урын билгеләнгән. Ул урында Аллаһ йорты һәм «Татар ихатасы (хуҗалыгы)» музей күргәзмә-экспозиция комплексы урнашачак. Марат әфәнде әйтүенчә, бәлки, ул көнне беренче нигез ташы салыныр. Бу чара ничегрәк оештырылачак икәнен курганлылар уйлыйлар икән әле.

«Татарстаннан, Башкортстаннан бик күп милләттәшләребез килүе көтелә. Өй туйларына да бару – йолдызлыларның ярдәм күрсәтүче милләттәшләрен хөрмәт һәм рәхмәтлелек йөзеннән кунак итәсе килә. Бу чаралар – татар дөньясының Йолдыз авылы халкына ярдәм итүгә нокта кую булачак. Татар оешмаларыннан 150 меңнән артык акча килде. Хөкүмәттән башка 28 йорт салынды. 18 өйне «Татнефть» салды, калганнарын – бөтендөнья татар оешмалары», – ди әңгәмәдәшем.

Авылның яңа фельдшер-акушерлык пункты

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан кулланылды

Эчкен авылы халкына йортларны төзергә Татарстан, Башкортстан, Самара, Удмуртия, Чувашия, Нижневартовск оешмалары һәм РФ Диния нәзарәте ярдәм иткән.

Курган якларын су басты, дип беләм. Татар авылларына зыян килмәдеме?

Бездә су басу хәвефе булгач, күп кенә чаралар кичектерелеп торды. Татар үзәге Тубыл елгасына якын урнашкан. Без сул якта урнашканбыз, су килмәде, әмма әзерләнгән идек. Елганың уң як яры ягында яшәүчеләр каза күрде. Татар авылларына зыян килмәде.

Гуманитар ярдәм чарасы – җан бәласенә әверелмәгәнме?

Фото: © «Интертат» өчен Алёна Ковригина тәкъдим итте

Гуманитар ярдәм җыюны оештырулар вакытында һәрчак нинди булса да тавыш чыгуына, шау-шу кубуына берникадәр күнектек тә кебек инде. Андый низаглар Эчкен авылы халкына ярдәм җыю эшчәнлеген дә урап узмаган…

Фото: © «Интертат»ка Алёна Ковригина тәкъдим итте

Без 2023 елның 7-8 май төнендә гуманитар ярдәм җыя башладык. Минем исемгә, минем картага җыя башладык. Бу эш Урал аръягы татарларының иҗтимагый оешмасы рәисе белән расланды. Аннан яллардан соң Бөтендөнья татарлары конгрессы исәп-хисап счётына рәсми төстә җыюны дәвам иттек. Битараф булмаган гражданнар акчасына (якынча 400 мең сум җыелды). Беренче көннәрдә үк мәктәп ашханәсенә плитә сатып алынды, чөнки янгыннан зыян күрүчеләр нәкъ анда вакытлыча урнаштырылган иде. Алга таба Мәскәү шәһәренең «Закят» хәйрия фонды (1 604 900 сум) һәм ТР Кукмара шәһәренең «АБ СОФТ» ҖЧҖ (3 000 000 сум) янгын вакытында зыян күрүчеләргә хәйрия ярдәме күрсәтте. Беренче кирәк-яраклар сатып алынды, аннары зыян күрүчеләргә, туган авылларында калырга теләк белдергәннәргә һәм төзелә торган йортларга көнкүреш техникасы, мебель, сантехник җиһазлар сатып алынды. Бу – безнең оешма исәп-хисап счёты аркылы үткән суммалар. Ә Бөтендөнья татар конгрессыныкы санап бетергесез. Списоклар төзеп, мохтаҗларга ярдәм итәргә омтылдык, – ди Курган өлкәсенең татар мәдәнияте үзәге мөдире, Урал аръягы татарларын берләштергән оешманың рәисе урынбасары Алёна Ковригина.

Фото: © «Интертат»ка Алёна Ковригина тәкъдим итте

Әлбәттә, бер үк кешеләргә генә ярдәм чаралары таратыла, дип әйтүчеләр дә табылды. Без ярдәм җыю ысулларын мөмкин кадәр халык өчен үтә күренмәле, ачык оештырырга тырыштык. Мәсәлән, без китерәбез дә өләшәбез. Ярдәмне өләшү буенча Совет булдырыгыз, дип тә әйткән идек. Мәсәлән, беренче чиратта без мәктәптә вакытлыча яшәүчеләргә тарата идек, чөнки анда барырга урыннары булмаган, туганнарында яшәп торырга мөмкинлекләре булмаганнар көн күрде. Урал аръягы оешмасының актив әгъзасы, коллегам Елена Пылкованың гуманитар ярдәм җыю эшендә өлеше бик зур булды, – дип четерекле сорауларга ачыклыклар кертте ул.

Елена Пылкова

Фото: © «Интертат»ка Алёна Ковригина тәкъдим итте

«Кулымда ачкыч – ә капка да, ишек тә юк... Күмер генә...»

Наил һәм Әнисә Мәүлетовлар гаиләсе озак еллар Екатеринбургта яшәгән, эшләгән. Пенсиягә чыккач, фатирларын балаларга калдырып, туган авыллары Эчкенгә кайтканнар. 2020 елда авылның иң үрнәк йорты дип табылган өйләре янып беткән. Йорт-кураның барлык хуҗалык биналары да җир белән тигезләшеп, көл өемнәре генә калган... Хәтта ки коелары янган, насослары…

«Карагайдан – без карагай дибез инде, нарат урманы, «верховой» килде. Астан килгәндә, бәлки, нәрсәдер эшләгән булыр идек... Янгын сүндерү машиналары берәү дә булмады, кая киткәннәр алар? Шайтан белсен! – дип сөйләгән иде Наил Мәүлетов бер ел элек булган янгын турында. Өстән янып килә. Аны туктатып булмый. Җил булды бик каты, җил. Янган ботаклар оча. Очкыннар менә шул зурлыкта (Наил абый беләзектән кулын күрсәтте) очып килә. Анда яна түбә, монда... Юк, кая! Скважинадан су сиптерәләр өйгә... Коры үләннәр янып китте. Янгын сүндерүчеләр булса, бәлки, сүндерерләр иде... 10 метрдан бернәрсә күренми, төтен, җил. Әкәмәт! Йөгереп документларны алырга җитештек, өстебездә нәрсә бар, шул гына – бөтен әйбер шунда калды. Машинага утырдык та качтык елга артына. Бер 15-20 минут карап тордык, түзеп булмый башлады – төтен, тын алып булмый. Киттек Төмән аша Екатеринбургка кайтабыз, дип. Төмән дә яна икән, кертмиләр. Әйләнгечтән урап киттек... Килдек – монда сугыштан соң кебек, корымланган торбалар гына тырпаеп утыра. Хәзер металлолом җыеп йөриләр. 20дән алабыз дигәннәр иде, хәзер 15кә төшергәннәр, ди. Бизнесменнар шулай кеше кайгысында байый.

Бәрәңгене утырттык алдагы көнне, ә икенче көнне янып китте… Бер әтәч калган. Күршенең 6 малы янып үлде. Сыеры яланда йөргән – исән калды, ә бозаулары янып үлде. Хатын 50 бройлер чебие алган иде. Янганнар. 15-20 тавык янып үлгәннәр… Хатынның кызганудан тавышы бетте. Төтен – тамагы янгандыр инде... Слива чәчәк аткан иде ап-ак булып. Бөтенесе янып бетте...»

  • Янгыннан каза күргән Эчкен – Йолдызга сәяхәт: «Безгә ярдәм итегез, зинһар, Татарстан!»

Фото: © Мәүлетовларның гаилә архивыннан

Казанга бик зур рәхмәт белдерәбез. Йорт-кураны тергезергә финанс ярдәм шактый күләмдә булды. Өебез искиткеч матур иде, көл өеменә калды бит, – дип сүзен башлады Наил ага.

Фото: © Мәүлетовларның гаилә архивыннан

Тормыш иптәшем – балта остасы. Туган авылыбызда йорт салып чыкканыбызга 13 ел иде. Өебез бик матур, бизәкле иде. Шундый соклангыч терраса, беседкаларыбыз иде. Хөкүмәт ярдәм бик бирмәде, ярый әле Татарстан булышты. Фатирыбызда да өлеш булгач, сертификат булмады. Шәһәрдә балалар янында яшисебез килми бит, аларның үз яшәешләре! Дәүләт 500 мең сум бирде, ә ул акчага бүгенге көндә йорт төзү мөмкинмени инде... Кредитлар да алырга мәҗбүр булдык. Әлеге көндә мунча салабыз. Суыбыз өйгә кермәгән, – диде Әнисә апа.

Фото: © Мәүлетовлар тәкъдим итте

Яңа йортны да шулай матурларга, күңел биреп бизәү теләге бармы соң?

Яңа йортны да бизәкләргә уй бар. Яңадан янгыннан курку хисләре бик юк. Тик, бөтен инструментларым, станокларым янып бетте. Хәтта чүкечем дә юк бит! – ди Наил абый.

Яңа йортка күчкәнче кайда яшәдегез?

Төрлечә, торак та арендалап тордык.

Мәүлетовлар яңа йортларына узган елның 1 ноябрендә күчкән булган. Иң башта хәтта тәрәзәсез яшәгәннәр. Үзләре ассызыклавынча, Бөтендөнья татар конгрессы, Урал арты татарлары иҗтимагый оешмасының матди ярдәмнәре өчен рәхмәтле алар. Мәсәлән, Урал аръягы татарлары оешмасы тәрәзәләр кую өчен ярдәм күрсәткән.

Элеккеге өебез дә агач иде. Шәһәрдән кайткач, таш йортта яшисебез килми. Бу да брустан төзелде. Бакчачылык белән мавыгабыз. Әле менә бәрәңге утыртасыбыз бар. Сарымсаклар, укроплар чәчәбез. Янгын алдыннан гына 50 чебеш алган идек, янып беттеләр... Хәзер менә быел 30ны алдым инде. Берүк исән-имин ризыкка язсыннар. Без Беренче май урамында яшибез, күрше-күлән дә йортларын төзи. Күпләр сертификат алу белән шәһәргә күчте. Безнең туган авылда әти-әниләр, якыннар җирләнгән. Монда яшисебез килә, шәһәрдә балалар арасында буталганчы, үз өебездә – үз көебез. Шәһәрдән күченеп кайтканчы, иремә 2 инфаркт булган иде, сәламәтлеге начарая башлады. Ә авылга кайткач, терелеп китте ул. Миңа шәһәрдә һава җитми, ди... Оныклар да каникулларын авылыбызда үткәрә. Менә әле киявем белән кызым булышып яталар. Осталарыбыз да төнгә кадәр эшлиләр, – дип әңгәмәбезне дәвам итә Әнисә апа.

Фото: © Мәүлетовлар тәкъдим итте

Нинди теләкләрдә каласыз, Әнисә апа?

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевка, татар җәмәгатьчелегенә рәхмәтлебез. Суыткыч та, самавыр да бүләк иттеләр. Бик аяныч күренеш – Курган җитәкчелеге булышмады... Сез – элек шәһәрдә яшәгәнсез, диделәр... Ә безнең әти-әниләр гомер буйларына шушы авыл колхозында эшләделәр. Үзебез монда туып-үстек, укыдык бит! Ә хәзер чит кешеләр кебек... Иң мөһиме – алга таба да парлы тормыш, озын гомерләр насыйп итсен Аллаһ Тәгалә. Безгә килегез, кунакка чакырабыз. Авылыбыз бик ямьле иде, шулкадәр карагайларыбыз (җирле телдә наратны шулай әйтәләр) күп иде. Янып беттеләр бит!

Өлкәннәр, авылның әби-бабайлары да мондый зур янгын булганын сөйләгәннәре дә юк иде. Булмаган да мондый янгын. Тарихта булмаган, беренче хәл. Өйләребез янып бетәр, дип уйламадык бит без. Ишекләребезне, капкаларыбызны бикләп чыгып киткән идек. Төтен бетә дә кайтабыз, имеш... Ә кайттык, капкабыз да юк, күмер өемнәре каршылады... Инфаркт булырлык хәл, күренеш... Кулымда ачкыч – ә капка да, ишек тә юк... Күмер генә... Куркыныч вакыйга. Кулга документлар гына тотып чыгып киткән җирдән. Өскә кияргә кием калмады. Өебезне дә иминиятләштермәгән идек. Ел саен иминиятләштерә идек, ә узган ел апрельдә бу хезмәттән баш тарткан идем.

Бер кешегә дә монда бәла-казаны күрергә язмасын!

Фото: © Мәүлетовлар тәкъдим итте

Бурдан кала, уттан калмый…

Фото: © «Интертат» өчен Алёна Ковригина тәкъдим итте

Шулай ук әлеге материалны басмага әзерләгәндә, Эчкен авылының имамы Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин белән сөйләшеп алдык. Ул исә шулай ук татар халкына ихлас рәхмәтле булуын билгеләп үтте. Ул тәкъдим иткән мәгълүмат нигезендә, Эчкен авылы халкына йортларны төзергә Татарстан, Башкортстан, Самара, Удмуртия, Чувашия, Нижневартовск оешмалары һәм РФ Диния нәзарәте ярдәм иткән. Хәзрәт биргән мәгълүмат буенча авылда 600 чамасы кеше яши, янгынга кадәр бу сан – 729 кешене тәшкил иткән. Прописка буенча биредә исәпләнсәләр дә, 221 кешенең җирлектә яшәмәүләре билгеле.

Фото: © «Интертат» өчен Әхмәдулла Хәбибуллин

Язманы мондый хәвеф-хәтәр булмасын, Эчкен авылы халкының алдагы көнкүреше иминлектә үтсен, дигән теләк белән тәмамлыйсы килә.

Фото: © «Интертат» өчен Алёна Ковригина тәкъдим итте





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Водитель попыталась руками остановить автобус и погибла: новости РФ 18 мая

В Удмуртии при силовой поддержке спецназа Росгвардии задержаны подозреваемые в продаже контрафактной алкогольной продукции

Влюбиться в Россию заново: на ТНТ выходит новый сезон шоу «Кто куда» с Лео Канделаки и Анжеликой Стубайло

Как возраст стал маршрутом: почему россияне теперь празднуют дни рождения по регионам


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Ижевск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.