Добавить новость
Январь 2010
Февраль 2010
Март 2010
Апрель 2010
Май 2010
Июнь 2010
Июль 2010
Август 2010
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011 Ноябрь 2011 Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014 Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015 Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1 2 3 4 5 6
7
8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Яшереп алып киттеләр»: 22 кеше үтергәнгә 24 ел утырган Саша Солдат иреккә чыккан

0 144

Россиядә кимендә 22 кешенең гомерен өзгән киллер Александр Пустовалов (Саша Солдат), 24 ел утырып, иреккә чыга, дип хәбәр итә «РИА Новости». Ул суд билгеләгән срогын тутырып чыккан. Кайбер чыганаклар аның колониядән 16 ноябрь кичендә үк китүе турында хәбәр итте.

Пустовалов Тверь өлкәсендәге 9нчы төзәтү колониясендә утырган. Ул иректә дә күзәтү астында булачак. Элеккеге үтерүче өч ел айга ике тапкыр полициягә килергә тиеш була, әгәр бу хезмәт эшчәнлеге белән бәйле булмаса, аңа Мәскәүдән читтә йөрү һәм төнлә өйдән чыгу да тыела.

Пустовалов ике тапкыр шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итүне сораган булган, ул моны җитди авыруы һәм социаль-хокукый әзерлектә катнашуы белән бәйләгән, әмма ике тапкыр да суд аны кире каккан.

«РЕН ТВ» мәгълүматлары буенча, хөкем ителгән кешене 17 ноябрьдә азат итәргә тиеш булганнар, әмма бу көнне колониягә килгән журналистларга сакчылар Пустоваловны башка колониягә күчергәннәрен һәм аннан азат ителгәнен сөйләгәннәр. «Аны азат иттеләр», – дип белдергән сакчыларның берсе.

«Аны пәнҗешәмбе кичендә колониядән яшереп алып киттеләр. Аны икенче колониягә җибәргәннәр, анда ул игътибар җәлеп итмичә генә иреккә чыккан. Солдат, сүз уңаеннан, имиджын үзгәртте – ул сакал җибәргән», – дигәннәр «МК в Твери» хәбәрчесенә.

Саша Солдат «Ореховские» дигән оешкан җинаятьчел төркемдә (ОПГ) булган һәм 1994-1999 елларда җинаятьләр кылган. Бу вакыт эчендә ул кимендә 22 кешенең гомерен өзгән. Аның корбаннары арасында, нигездә, шундый ук бандитлар, бизнесменнар һәм дистәләгән хокук саклау органнары хезмәткәрләре. Кайвакыт хатын-кызларны да, җинаять авторитетларының хатыннарын да үтергән.

«Нәрсә исбатласагыз, минеке шул була», – дигән Пустовалов, 1999 елның ноябрендә гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләккәч.

Орехов киллеры үз корбаннарын атып, буып үтерә, кисәкләргә бүлә һәм каминда яндыра. Күпләр аның ничек итеп биш ел буе гаделлектән качып, судан коры чыгуын аңлый алмаган. Саша Солдатны очраклы рәвештә тоткарлаганнар дигән версия бар: ул үзе төрмәгә эләгергә теләгән, чөнки «үтереп арган».

Саша Солдатның вәхшилекләрен биш ел тикшергәннәр. 2005 елда Мәскәү шәһәр суды аны 18 кеше үтерүдә гаепли, ә 2016 елда Пустоваловның исәбендә тагын дүрт корбан булуы ачыклана. Нәтиҗәдә, киллерны 24 елга төрмәгә озаталар.

Ачык чыганаклардан алынган мәгълүматлар буенча, Александр Пустовалов Мәскәүнең интеллигент гаиләсендә туган, аның әнисе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Яшүсмер чагында Саша музыка мәктәбендә фортепиано классында укый, дзюдо белән җитди мавыга һәм заводта эшләп, әнисенә ярдәм итә.

Шуннан соң армия еллары башлана. Диңгез пехотасында хезмәт итеп, Пустовалов милициягә, аның иң дәрәҗәле подразделениесе – Мәскәү ОМОНына эшкә барырга тели. Ләкин яшьлек хыялы җимерелә – Александрны кире кагалар, чөнки аның югары белеме булмый. Бу аны бик нык рәнҗетә.

Ул вакытта «Ореховские» Россиядәге иң күп кеше үтергән бандаларының берсе дип санала. Алар көндәшләрен аяусыз җәзалаганнар. Саша Солдат җинаятьчел төркемнең дошманнарын, шулай ук аның лидерларына ошамаган төркемдәшләрен шәхсән юк иткән.

«Заказ»ларын үтәгәнче, Саша Солдат берничә көн сукбай булып кыланган, корбанның көн тәртибен җентекләп өйрәнгән. Киллер конспирациянең барлык чараларын үтәгән һәм хәтта тышкы кыяфәтен дә үзгәрткән.

Пустовалов иң яңгырашлы җинаятен 1997 елда Грециядә кыла. Ул Саша Македонский буларак билгеле булган Курган җинаятьчел төркеме киллеры Александр Солоникны бау белән буып үтерә һәм аның гәүдәсен Афина читендәге чүплеккә ташлый.

Пустовалов тарафыннан кылынган резонанслы үтерүләр арасында Спортчыларга социаль ярдәм фонды башлыгы Отари Квантришвили һәм аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче Юрий Керезны үтерү дә бар.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Выплаты для молодых семей за третьего ребенка установили в 33 регионах

Сергунина рассказала о популярных товарах на платформе «Сделано в Москве»

Двое парней под Тверью до смерти забили ветерана СВО ради выплат за ранение

Saotron RT-T40L : производительный терминал сбора данных промышленного класса


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Тверь на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.