Татарстан көне уңаеннан Тверьдә бәйрәм концерты була
0
54
(Казан, 19 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Тверьдә Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм концерты уздырырга ниятлиләр. «Программада Тверь өлкәсе татарларының автономиясе артистлары башкаруында татар җыр һәм биюләре булачак. Барыгызны да бәйрәмгә чакырабыз!» — диелгән Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең Инстаграмдагы сәхифәсендә . Концерт 11 сентябрьгә билгеләнгән. «Үткәрү урыны һәм вакыты хакында тулырак мәгълүматны соңрак хәбәр итәрбез», — диелгән постта.