Добавить новость
Январь 2010
Февраль 2010
Март 2010
Апрель 2010
Май 2010
Июнь 2010
Июль 2010
Август 2010
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011 Ноябрь 2011 Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014 Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015 Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026
1 2
3
4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Җомга намазын урамда да укыйлар» — Тверь татарлары турында «Җанисәпле сөйләшү»

0 98

Марс әфәнде, Тверь өлкәсендәге милләттәшләребезнең хәле ничек?

Гомумән алганда, Тверь өлкәсендәге татарларның хәле, эшләре яхшы, Аллага шөкер. Тирәнрәк караганда, эшләребез күп инде. Аеруча 2020 ел җиңел булмады. Быел да җиңел түгел. Ләкин зарланырга ярамый. Тормыштагы авырлыкларны хәл итү кызык бит ул. Аллаһы Тәгалә кирәк нәрсәне биреп тора. Мин узган елның апрель аеннан Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе. Бер елга якын эшлим. Шушы катлаулы заманнарда эшләргә туры килде.  «Өйле булу — көйле булу», — диләр, безнең дә хәзер мәдәни үзәгебез бар. Без аны Тверь өлкәсендә яшәүче татарларның өе дип саныйбыз. Мәдәни үзәк безгә тагын яңа мөмкинлекләр, юллар ача. Шунда җыелышып аралашабыз, киңәшләшәбез. Үзебезнең җырчылар, гармунчы, баянчы, тарихчыларыбыз да бар. Алар белән әкрен генә эшлибез. Бөтендөнья татар конгрессы, Казан, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе дә һәрдаим булышып тора.

«Ата-бабалары татар булса да, күп кенә татарлар үзләрен татар дип санамый башлады»

2002 елда Тверь өлкәсендә якынча 7 мең татар булса, аннан соңгы елларда татарларның кимүе күзәтелә. 2010 елгы җанисәптә Тверь өлкәсендәге татарлар 6 меңгә дә тулмаган. Бу нәрсә белән бәйле?

Ата-бабалары татар булса да, күп кенә татарлар үзләрен татар дип санамый башлады. Алар үзләренең нәселен оныткан. Татар мәдәниятеннән ерагаеп, гореф-гадәтләрне, йолаларны онытабыз. Шуңа күрә дә җанисәп вакытында халык үзен татар итеп язмый. Бу нәрсәгә бәйледер, бәлки оялалардыр… «Мин — татар, ләкин татар телен белмим», — дип әйтергә ояла халык. Ә бит татар булуыңны үзең өчен аңлау, эчтән: «Мин — татар», — дип әйтү кирәк.

Тверь өлкәсендә хәзер якшәмбе мәктәбе эшли башлады. Мәдәни үзәктә татар дөньясы турында лекцияләр уздырабыз. Дәресләр бер елга исәпләнгән. Монда татарларның тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сүз бара. Дөрес, дәресләр рус телендә уза. Казаннан килгән тарихчылар укыта. Менә шушы лекцияләр курсында без Тверь өлкәсендәге татарларны үзләрен чын татар итеп тоярга, милләтләре белән горурланырга чакырабыз. Кеше күңелендә горурлыкны уятсак, татар телен өйрәнергә дә теләкләре туар, дип ышанабыз.

Бу курслар юктан гына килеп чыкмады. Безнең халык тарихын, гореф-гадәтләрен белми. Бу белемне халыкка җиткерергә кирәк. Без бит бөек, акыллы, укымышлы, матур халык.

Аллаһы Тәгалә татар халкына шундый күп итеп бәрәкәт биргән. Без шушы байлыкның кадерен белеп яшәргә тиеш.

Сүз дә юк, якшәмбе мәктәбе, тарихны өйрәтү бик кирәк. Ләкин үз телен белмәгән кешегә милләтенең тарихы кызык булырмы икән? Телне гаиләдә кечкенәдән өйрәтергә кирәк бит.

Хәзерге яшьләрнең әти-әниләре 45-50 яшьлек кешеләр. Алар үзләре дә татар телен рәтләп белми. Гаиләләрендә дә татарча сөйләшмиләр. Яшьләр минем янга килеп: «Марс абый, без татар автономиясенә файда китерергә телибез. Безгә берәр эш бирегез әле», — диләр. Менә шушы яшьләр татарча бер сүз белми. Сөйләгәннең яртысын аңлый, яртысын — юк. Татарның бөек халык икәнен аңлаткач, яшьләр дә татар телен кызыксынып өйрәнә башлый. Инглиз, немец телен бер белмәгән килеш өйрәнәләр бит. Теләкләре булса, татарча да теләсә кайсы вакытта өйрәнә алар. Бер рус язучысы: «Мин рус телен шул телдә Ленин сөйләгәнгә генә өйрәндем», — дигән бит. Тверь өлкәсендәге татарларда да шундый бер теләк, омтылыш уятырга кирәк. «Мин татар телен Габдулла Тукай татарча сөйләгәнгә өйрәндем», — дип әйтерлек булсын. Өйрәтәбез дә, өйрәнәбез дә!

Гадәти мәктәпләрдә гариза язып, балага татар телен укытуны сорау мөмкинлеге бармы?

Юк. Тверь өлкәсендә бер татар мәктәбе дә, татар теле дәресләре дә юк. Шуңа күрә мәдәни үзәктә татар мәктәбен оештырдык та инде. Якшәмбе мәктәбендә татар дәресләре булырга тиеш дип уйлыйм.

Элек татарлар күмәкләшеп яшәгән, бердәмлек хисе көчле булган. Бүгенге көндә, кызганыч, алай дип әйтеп булмый. Хәзер, киресенчә, татарлар аерылып чыгарга омтыла. Моны дөрес күренеш дип әйтеп буламы?

Моны дөрес дип әйтеп булмый, әлбәттә. Безнең татар халкы нигә аерыла, нишләп бүтән халыклар арасында югала? Чөнки татарлар төбәкләрдәге төп халык белән кушыла. Тверь өлкәсендәге төп халык — руслар. Алар белән башка халыклар да кушыла. Чувашлар да, татарлар да — бөтенесе рус белән ассимиляциягә дучар була.

Чыннан да, Тверь өлкәсе — татарлар аз яши торган төбәкләрнең берсе. Башка милләтләр кимсетмиме?

Юк. Шуны әйтәм бит, татарлар — алар тырыш, матур, уңган-булган халык. Эшли дә, укый да беләләр. Безнең татарлар эшләсә, бөтенесе мактаулы урыннарда, җитәкчеләр булып эшли. Кайгырыр урын юк.

Бүгенге көндә Тверь өлкәсендәге татарларның кискен проблемалары бармы?

Борынгы заманның бер акыллы кешесе: «Проблемалар юк, яңа мөмкинлекләр бар», — дип әйткән. Чыннан да, һәрбер проблемадан соң яңа мөмкинлекләр ачыла. Бездәге проблемалар да бөтен дөньядагы, Россиядәге кебек. Эш табу, балалар үстерү, тәрбияләүне проблема дип санасаң, бөтен гомереңне шушы әйберләргә багышларга була. Татарларның хәзинәсе — балалар үстерү, аларны ашату гына түгел. Ял итеп, җырлап, биеп, шатланып та яшәргә кирәк.

Беләсездер, тарихта Угра елгасында тору дигән вакыйга бар. Бу 1480 елда Әхмәд хан белән Иван III хәрби көчләренең капма-каршы торуы белән бәйле. Әлеге вакыйганы Россиянең истәлекле көне итмәкче булалар. Моңа ничек карыйсыз?

Мин бөтен әйбергә яхшы яктан карыйм. Моны ничек бар — шулай кабул итәргә кирәк. Димәк, ниндидер файдасы, кирәге бар инде.

 «Җомга намазын урамда да укучылар бар»

Тверь өлкәсендә борынгы Җәмигъ мәчете бар. Башка мәчетләр ачу планлаштырылмыймы?

Җәмигъ мәчете — иске, борынгы мәчет. Аны 110 ел элек татарлар төзегән. Архитектурасы бик матур. Мәчеттә урын җитми. Халык шул хәтле күп. Хәтта җомга көнне намазны урамда да укучылар бар. Дөрес, анда татарлар гына түгел, бөтен мөселманнар килә. Яңа мәчет төзергә кирәк икәнен бөтенебез аңлый. Тик әлегә… Ничек итеп йомшаграк әйтим инде?.. Әлегә мәчет төзергә урын бирмиләр. Якын-тирә төбәкләргә татар артистлары һәрдаим концертлар белән йөреп тора. Ә Тверь өлкәсенә бөек татар мәдәнияте, матур татар җырлары, көйләре җитәме?

Җитә. Шулай да, мондый чаралар күбрәк булсын иде. Бөтендөнья татар конгрессы, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән бездәге Сабантуйга булсынмы, бүтән бәйрәмнәргәме, Казаннан җырчылар килә. Әле тагын майга кадәр бер концерт оештырырга планлаштырабыз. Киләсе елда Тверьдә татар мәдәнияте көннәрен үткәрергә ниятлибез. Бу бер көн генә түгел, берничә көн булырга тиеш. Татарларга, русларга — бөтенесенә татар мәдәниятен күрсәтергә кирәк. Артистларыбыз Мәскәүдә меңәр кеше җыя. Театрларыбыз да шундый көчле. Тверьдә дә шуның ише бәйрәмнәрне күбрәк үткәрсәк иде. Татар халкының мәдәнияте шундый бай. Безнең татарлар аны белми генә. Моны аңлатсак, алар татар халкыннан беркая да китмәс.

«Татар халкына иман җитеп бетми»

Шәхсән сезнең өчен татарлык нәрсә ул?

Татарлар — көчле, горур халык. Шушы сыйфатлар белән бөтен җирдә яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Татарлар бизнеста да, гаиләдә дә беренче урында булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә биргән бөтен яхшы сыйфатларны сакларга гына кирәк. Ләкин, дөрес әйтерменме, юкмы, ялгыш әйтсәм гаепләмәсеннәр, татар халкына әзрәк иман җитеп бетми. «Алла бирсә, Аллага шөкер», — диеп кенә яшәп булмый. Гыйбадәт кылырга, мәчетләргә күбрәк йөрергә кирәк. Мөселман булу намаз укырга, ураза тотарга кирәклеген күз уңында тота. 





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Школа будущего. Сергей Собянин рассказал о развитии МЭШ в регионах России

Выставка «Женщины в культуре», к 120-летию со дня рождения Раисы Порфирьевны Островской

Суд продлил арест гендиректора "Джем" Черкасова до 20 ноября

С корабля на работу. Центральный транспортный узел свяжет Москву с регионами


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Тверь на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.