Добавить новость
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«А я думала сова» сүзләре белән танылган теләнче, «Ядәч» фильмында төшкән Суфия апа үлгән

0 410

«А я думала сова» дигән мемга әйләнгән видео герое – 66 яшьлек Суфия Хәйдәровна яман шештән вафат булган. Ул берничә ел элек Байбулат Батулла камерасына эләгеп, интернетта популярлашкан иде.

Бу видеода Байбулат Батулла паркта видео төшереп бара. Аның каршына йөгерә-атлый бер әби чабып килә. Ул камераны ябалак дип уйлаган булган икән.

Бу видео чыкканнан соң, журналистлар Суфия апаның кем икәнен ачыклады. Аның Казанда үзәк урамнарда хәер сорашып йөрүе билгеле булды. Байбулат Батулла бу видеоның үзенеке икәнен 3 ел элек кенә күрсәтте. Бу видеоны ютубта 6 миллионнан артык кеше караган.

Суфия апаны федераль каналларга, радиоларга тапшыруларга чакырдылар, ул хәтта Байбулат Батулланың «Ядәч» фильмында почтальонка ролендә дә күренеп алды.

66 яшьлек Суфия апаның журналистларга Байбулат Батулланың үзенә акча тиеш булуын да сөйләгәне бар. «Видеоларда бит мин төштем, язылучылар миңа язылды… Мин бит аңа акчаларны ышанып тапшырдым, ул аларны миңа бирергә тиеш иде… Сочига суга батып (үләргә) китәргә җыенам… Мин хәзер беркемгә дә кирәк түгел, төшерәләр дә түләмиләр», – дигән иде ул «ТатарстанДа» проекты журналистына.

Әмма Байбулат Батулла Рузилә Мөхәммәтовага биргән эксклюзив интервьюсында Суфия апа сөйләгәннәрнең, җиңел генә итеп әйткәндә, дөреслеккә туры килмәвен әйтте.

Интервьюдан өзек:

Суфия апа темасына сөйләшәбезме? Ул синнән, тиешле акчаларны бирми, дип зарланган да булган икән.

Мин бу турында беркемгә дә комментарий бирмәгән идем. Беренче сөйлим. Сезнең өчен эксклюзив була инде. Суфия апа белән өченче көн генә шалтыратыштык – «мине оныттың» дип, зарланып та алды.

Татарча сөйләшәме?

Чип-чиста сөйләшә. Мишәр хатыны.

Чынлап та сукбаймы ул?

Юк, алай түгел. Ул – дәрвиш, суфи. Исеме дә тикмәгә генә Суфия түгелдер. Суфия Хәйдәровналы мем 10 ел элек яңгырады. 10 елдан соң без аның белән таныштык. Бу танышлык 24 февральгә кадәр башланды – бу, минемчә, бик мөһим искәртү. Ул беренче очрашуда ук елый башлады: подъездларда яшим, акчам юк, диде...

Йортсыз-җирсез кеше түгел, димәк?

Суфия апа ярдәмгә мохтаҗ түгел. Аның үзенә күрә системасы бар, һәм ул 65 ел шулай яши. Ул 10 ел элек тә шундый иде, хәзер дә шундый. Казанның Щапов урамында – фатиры, Арчада йортлары бар. Әлбәттә, аның ментальлек үзенчәлекләре бар. Кредитлары юклыгын да соңыннан гына белдек, ЖКХ әҗәтләре генә бар иде.

10 елдан соң аны эзләп табу – үз идеяң идеме?

Төп инициатор Гарик Оганесян дигән комик булды. Аның подкасты бар – мемнардагы кешеләрне табып, алар белән әңгәмә оештыру. Без бергәләп Суфия апаны таптык. Гарикның ярдәме белән, нигездә минем акчага, Суфияне апаны Мәскәүгә алып бардык. Хәтта Ленин янына да кереп чыктык...

Экскурсияләр дә үткәрдегезмени?

Әйе. Ул әле капризлы апа да. Балалар шикелле инде. Кайткач, аңа акча җыю өчен счет ачтык. Ул чакта әле кредитлары юклыгын белми идек.

Ә күпме кредит дип белдегез?

3 миллион сум, дигән иде. Ул көн саен төрле сумма әйтергә мөмкин. Минем аңа ярдәм итәсем килде, ләкин мин бит миллионер түгел, акчам юк. Туран Гатауллин белән бер проект ясадык – социаль эшмәкәрлек: без Суфия Хәйдәровнаның «Тик-ток» аккаунтын ясыйбыз да, анда килгән акчадан ихтыяҗларына түлибез. Бизнес-модель шундый иде. «Тик-ток»ны ачып җибәрдек. Бер атнада 500 мең язылучы барлыкка килде. Гарик – әйткәнне көнендә эшли торган кеше – тикшереп тормыйча, эшкә тотындык. Халык акча җибәрә башлады: Гарик аудиториясеннән 80 мең сум чамасы акча җыелды. Кредитлары юклыгы билгеле булгач та, бу хакта кешегә сөйләмәдек.

Әмма 24 февральдән соңгы хәлләрдән соң «Тик-ток» та китте – роликларны йөкләп булмый. «Җыелган акча белән нишлибез?» – дибез. Суфия Хәйдәровна, күзләремә операция кирәк, диде. Операция өчен хәйран күп анализлар узасы бар, Мәскәүдә булгач, оештыру эшләрен дә тиз генә эшли алмадым. Нәтиҗәдә, ниндидер документлар җитмәү сәбәпле, операция барып чыкмады, ә төп сәбәбе – врачлардан курка ул. «Теш ясатыгыз», – диде. Шул паника заманында без аңа 30 мең сумга тиз генә теш ясаттык. Ләкин тешләрен кими. Сорагач: «Теш уртлары авырта», – дигән була. Беренчедән, гомер буе киеп өйрәнмәгәч, авыртадыр да. Икенчедән, хәер сорашып йөри – теләнче тешле була алмый бит инде. Кызык апа ул – аның үз методикалары бар: монысы – туган көнгә бара торган кием, монысы – хәер сораша торган кием... Акчасыз түгел ул. Тешләр ясатканнан соң теге җыелган акчадан 20 мең сум калды, аны кулына бирәсе килмәгән иде. Барлык чыгымнарны проект сәхифәсендә күрсәтеп бардык.

Шушы хәлләрдән соң мин үзем өчен мөһим әйберләрнең бераз гына урыннарын алыштырдым: дөнья беткән кебек тоела башлады бит – ә миңа фильм төшереп калырга кирәк. Без кино төшерергә әзерләнә башладык. «Ычкынмас» өчен, шул кино турында гына уйлап йөрдек. Әкренләп, съемкаларга килеп җиттек. Суфия Хәйдәровнаны кинода да төшердек. «Тик-ток»ка вакыт калмагач, Суфия апага аңа игътибар җитми башлады кебек тоелгандыр.

Безнең игътибар җитмәгән вакыт туры килгәндер инде: моны урамда Антон исемле «йолдызлар аучысы» күргән дә, видео төшергән. Сүз арасында Суфия апа безне гаепләгән. Ул шундый – теләсә кемне гаепли ала. Бәлки, ул «йолдыз аучыларының» үз чатиклары бардыр – Казахстанда яшәүче бер түтәй шуны күреп алган да, «әбигә ярдәм итик» дип, теманы төрле телеканалларга тәкъдим иткән... Телеканалларда да йөрде инде. Кайсыдыр телеканал кызлары белән мөнәсәбәте турында тапшыру ясады.

Популярлыкның тәмен белде алайса?

Акча да түлиләрдер анда.

Аны син «ачтың» бит инде.

Шулай дисәң дә буладыр. Әмма шоуга әверелмәсен өчен, аңа каршы комментарий бирмәдем. Яки без шоу уйнарга тиеш булабыз, яки дәшмәскә. Мин дәшмәдем, ул «мошенник» дип данымны таратса да, мин монда финанс ягыннан «минуска киткән» кеше. Минем бизнес-план чынга ашмады бит, мин – уңышсыз медиа-менеджер….

Ул – реально кызык әби. Контент өчен дә кызык. Күрешәбез икән – нәрсәдер булачак. 100 процент! Ул гел нәрсәдер уйлап таба. Аның шундый сәләте бар.

Кинода төште инде, әйеме? Аның өчен махсус роль язылдымыни?

Безнең анда хат ташучы роле бар иде – шул рольне уйнады. Мин эпизодларга профессиональ булмаган артистлар сайладым бит инде. Минемчә, Суфия Хәйдәровна – бик яхшы артист. Аның ниндидер органикасы бар. Балалар кебек. Уйнамый ул... уйнаганда уйный инде... ләкин үзенчәлекле. Андый кеше башка юк. Аны төшерергә кызыклы булыр иде, дим. Үзе дә: «Мине төшер», – диде. Рәхәтләнеп төште. Ә шуннан соң Антон дигән кеше очрап, шушы чылбыр башланды…Суфия апа турында документаль фильм ясау теләге дә бар иде. Мин аны һәр очрашкан саен видеога төшерәм. Әңгәмәләребезне дә төшерәм.

Фәлсәфи фикерләр дә әйтәме?

Юк, андый тирәнлек юк. Кайбер чакта акыл белән түгел, табигый тоемлау бар. Ул үз янәшәсендәге кешеләрне ача. Мәсәлән, минем бизнес-модельда алдын-артын уйлап эшләми торган уңышсыз кеше булуым ачыкланды бит инде. Ул кешенең тискәре моментларын, көчсез якларын ачып бирә. Мин аның манипулятив кармагына эләккәнмен. Ул бит акыллы түтәй: мәсәлән, шоу кирәк икән, кызлары белән талашу да оештыра ала.

Ә беләсезме, «Тик-ток»ка аның аккаунтына чын язылучылардан: «Ни өчен калган акчаны бирмәдегез?» – дигән бер комментарий да булмады. Эчтәлекне һәм нечкәлекне белмәгән кешеләр генә: «Карчыкны алдагансыз», – диделәр. Хәер, алары да күп булмады, бу теманы бераз гына өйрәнгән кеше кем кемне алдаганын тиз аңлый.

  • Казан бомжын актриса иткән Байбулат Батулла: «Әтине яшәртәсе килгәнгә кино төшердем»

Бүген Суфия Хәйдәровна вафат булуы турында хәбәрдән соң Байбулат Батулла: «Суфия апа. Суфия Хәйдәровна.

Бу – безнең соңгы очрашу. Ике атнага бер тапкыр без аның белән шалтыратышып сөйләшә идек. Быел шалтыратмады, телефон номерлары да сүндерелгән иде. Бүген кызына шалтыратырга булдым. Кызының сүзләре буенча, Суфия Хәйдәровна 6 февральдә, бавыр яман шешеннән вафат булган.

Мин Суфия Хәйдәровнага барысы өчен дә рәхмәтле. Урының җәннәттә булсын, Суфия апа», – дип язган социаль челтәрдә.

Хәер сорашып утыручы Суфия әби Байбулат Батулланы акча бирмәүдә гаепли





    Все города России от А до Я

    Загрузка...

    Moscow.media

    Читайте также

    В тренде на этой неделе

    В Туве продолжается тушение лесных пожаров на площади более 2,5 тыс. га

    Пятый Тункинский марафон состоится 16 мая

    Ховалыг: Режим ЧС регионального значения вводится в лесах Тувы из-за пожаров

    Площадь лесных пожаров в Туве выросла до 1,6 тыс. га

    Новости Тувы



    Глава Тувы Владислав Ховалыг

    Частные объявления в Туране



    Загрузка...
    Rss.plus
    Rss.plus


    Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




    Туран на Russian.city


    News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
    © News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.