Добавить новость
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Татар милли киемнәрен «Юрүзән» җырына тәкъдим итү – ярыймы, ярамыймы?

0 434

Гауга-низаг диеп атый алмыйм, шулай да Казанда дүрт көн гөрләп барган «Тормыш стиле – мәдәни код» II Этно-fashion фестивалендә катнашучыларда ризасызлык тудырган бер мизгелнең шаһиты булырга туры килде. Туй үпкәсез булмый дип, игътибар итми дә калырга булыр иде, бәлки. Әмма проблема бар икән, аны уртага салып фикерләшү хәерлерәктер. Чөнки проблема ут күршеләребез – башкорт кардәшләр белән мирас бүлешүгә барып тоташа.

Проблема килеп чыгу сәбәбе – fashion-күрсәтүдә «Милли хәситә» берләшмәсе җитәкчесе, милли киемнәрне реконструкцияләүче дизайнер Илдар Гатауллинның татар киемнәре коллекциясен тәкъдим иткәндә оештыручыларның «Юрүзән» җырын яңгыратуы булды.

Шуннан сораулар туды. Беренче сорау: «Юрүзән» җыры кемнеке – татарныкымы, башкортныкымы? Икенче сорау: татар хәситәсе белән башкорт хәситәсе ничек аерыла? Ниһаять, өченче сорау: ике халыкның милли киемнәрен «бер казанда» болгату халыкларны баетамы?

Илдар Гатауллинның татар киемнәре коллекциясен «Юрүзән» җырына тәкъдим итүгә Башкортстан галимнәре ризасызлык белдергән. Аларның ризасызлыгына Илдар үзе дә ризасызлык белдерде: әлеге галимнәр катнашкан «Заманча мәдәниятнең эпик константасы: милли эпосларны саклау һәм популярлаштыру проблемалары» дип аталган халыкара конференциягә кереп, сорау бирде.

Илдар Гатауллин

Фото: © Салават Камалетдинов

Илдар Гатауллин: Халык костюмнарын реконструкцияләгән татар киеме коллекциясен тәкъдим иттек. Без аны «Юрүзән» җыры астында чыгардык. Җырны мин куймадым. Ләкин соравым туды. Башкорт коллегалар аны «башкорт җыры» диләр. Миңа бүген аның татар җыры булуы турында мәгълүмат җибәрделәр. Соравым шундый: мин «Юрүзән» җыры астында коллекциямне чыгара ала идемме?

Талантаалы Бакчиев

Фото: © Салават Камалетдинов

Кыргыз галиме, «Манас» милли академиясе президенты, филология фәннәре докторы, манасчы Талантаалы Бакчиев: «Безнең казахлар белән шундый ук тенденция. Татар белән башкорт күрше булган кебек, без казахлар белән күрше. Безнең бер зирәк акыллы акыныбыз әйткән иде: язмышыбыз шулай – без күршеләр икән, бәлки, туганнардыр да әле, бер торыш белән генә чикләнергә ярамый. Сәнгать ул бер халыктан икенче халыкка, бер кавемнән икенче кавемгә күчә ала – ул шуның белән таныла. Әлбәттә, беренчел чыганак һәм – булса – автор билгеләнергә тиеш.

Мәсәлән, казахларның беркайчан да җәйге баш киеме булмаган, алар безнең калпакны кия, башкортлар да безнең калпакны кия. Димәк, безнең борынгы бабайлар күчеп йөргән, Башкортстанның ике-өч районында кыргыз кабиләсе бар, Татарстанда да бар... Шуңа минеке-синеке дип бүлешмик, ләкин беренче кайсы халыкта булуын белгеләп үтәргә кирәк...

«Манасның үзенең кыпчак булуы язылган яхшы чыганаклар да бар, – дип өстәп куйды татар галиме, тарих фәннәре докторы, этнограф Дамир Исхаков, тыйнак кына. – Төркиләрнең гомум пространствосын хәзерге үлчәүләр белән үлчәп булмый».

Илдар Гатауллин: Тагын бер соравым бар. Шәүрә Рәшитовнага сорау. Без борынгы татар бизәнү әйберләрен чыгардык. Алар – хәситә, күкрәк бәйләвечләре. Сез алай ярамавын әйттегез. Ни өчен?

Шәүрә Шәкүрова

Фото: © Салават Камалетдинов

Филология фәннәре кандидаты, драматург Шәүрә Шәкүрова: Мин, ярамый, димәдем. Чөнки сез – башкорт мәдәнияте вәкиле – татар мәдәниятенә эшләргә килгәнсез икән, татар мәдәниятенең уникальлеген табарга тиеш идегез. Сез җиңел юлдан киттегез – Салават батыр һәм аның Акбүзаты турында җырланган «Юрүзән» җыры астында калфаклы һәм хәситәле кызларны чыгарасыз. Сез эзләнмисез, җайлаштырасыз гына. Нишләп уникальлеген тапмыйсыз?

Бәхәсне модератор галимнәр Миләүшә Хәбетдинова һәм Дамир Исхаков туктатты. Әмма тема соңрак дәвам итте.

Шәүрә Шәкүрова: «Ике мәдәниятне кушу – икесен дә ярлыландыра»

«Башкорт егетенең башкорт җыры астында хәситәле һәм калфаклы кызны татар коллекциясе дип чыгаруы – эшләнеп бетмәгән, дигән фикер тудырды. Без аңа коллекция күрсәткәннән соң да бу хакта әйттек. Ә ул без әйткәнгә үпкәләде, – дип аңлатты Шәүрә Шәкүрова «Татар-информ» хәбәрчесенә. – Илдар татар мәдәнияте өчен дә зур табыш булырга мөмкин. Сезгә эшли икән – эшләсен. Ләкин татарга эшли икән, татар мәдәниятен чыгарсын, башкортка эшли икән – башкортныкын. Икесен бергә кушып, ул мәдәниятләрне ярлыландыра гына бит».

Дөрес, соңрак Илдар үзен башкорт мәдәнияте вәкиле дип атауны кабул итмәде. «Мин – татар, телебез дә татарча. Ата-бабам Чакмагыш районының Ташкалмыш авылыннан. Тарихи чыганаклар буенча, ул авылга Казаннан килеп утырган кешеләр нигез салган. Мин инде өч ел Казанда яшим һәм эшлим», – диде дизайнер.

Илдар Гатауллин: «Элек башкорт костюмын реконструкцияләдем. Хәзер татар костюмы белән эшлибез»

Илдар Гатауллин: «Юрүзән» җыры – миңа беренче тәнкыйть. Икенчесе – хәситә. «Ул татарныкы түгел», – диделәр. Күкрәк бәйләвече – гомумтөрки бизәнү әйбере. Ул типлары буенча бүленә: һәр халыкның күкрәк бәйләвече бер-берсенекеннән дизайны, бизәнү әйберләре составы һәм кую рәвеше белән аерыла. Казан хәситәләре кыйммәтле бизәнү әйберләрен күп кую белән үзенчәлекле. Байларның хәситәләрендә кыйммәтле ташлар күп булса, ярлыраклар тәңкәләр элгән. Музыка буенча белгеч булмасам да, хәситә буенча үземне яклыйсым килә.

Татар киеме коллекциясендә чын татар хәситәләре иде. Чөнки татар костюмнарына без генә реконструкция ясыйбыз. Без борынгы бизәнү әйберләрен җыеп яңартабыз, кием өлгеләрен төгәл кабатлыйбыз. Моңарчы беркем дә хәситәне иске бизәнү әйберләрен кулланып ясамаган.

Киемдә татар яки башкорт элементларына килгәндә, без бер милләт халкы җыелып яшәгән үзәк регионнарга йөз тотабыз. Андый регионнарда башка халыкның тәэсире азрак. Ә чиктә урнашкан районнарда мәдәниятләр тәэсире зуррак булганга, бәхәсләр дә туа.

Сезне «башкорт мәдәнияте вәкиле» дип атадылар. Моңа ни дисез?

– Ата-бабам – Башкортстанның Чакмагыш районы Ташкалмыш авылыннан. Документлар буенча бабамның атасы «башкорт» дип язылган. Мин һәрвакыт үземне «татар» дидем. Мин ике урындыкта утырмыйм. Башкорт мәдәниятеннән башлаганмын икән, мин аны да белеп үстем, шунда тәрбияләндем. 2008 елдан башкорт костюмын реконструкцияләдем. Хәзер дә башкорт костюмы коллекцияләребез бар. Алар белән дә эшлибез. Әмма хәзер татар тематикасына басым ясыйм.

Әйе, мин хәзер Казанда эшлим. Дөрес, монда хатын-кыз милли бизәнү әйберләрен азрак куллана. Осталар да азрак. Әмма монда конкуренция юк, ә без – уникаль белгечләр.

ххх

«Юрүзән» җырын һәрчак, җыр бүлешмичә генә, татары да, башкорты да җырлады. Ләкин татар милли киеме коллекциясен бәхәс тудырырга мөмкин булган җыр белән тәкъдим итү – оештыручыларның хатасы дип саныйм. Бу –fashion-показлар режиссерының уйлап бетермәве, «сукыр тавыкка – бар да бодай» дигәндәй, тоткан да куйган. Татар коллекциясе турында сүз бара икән, татарлыгы бернинди шик уятмый торган җыр куярга буладыр бит. 

Ә хәситәгә килгәндә, монысы инде – белгечләр эше дә бит, кайда соң алар? Гомумән, бездә галимнәр белән дизайнерлар бер сүздә булып эшләми. Кыскасы, икенче сорауга җавап – бездә галим белән дизайнерның, ягъни, теория белән практиканың берләшә алмавында.

«Бюро Бану» берләшмәсе җитәкчесе Элара Шәйхи: «Бездә хәзер этник мәдәният күтәрелә башлады. Без хәзер традицияләр белешә, тарихны өйрәнә башладык. Этнография буенча зур галимнәребез безгә – түләүлеме, түләүсезме – милли кием тарихы буенча лекцияләр уздырсыннар иде. Чөнки без озак еллар милли кием тарихында түгел, татар эстрадасы киемендә болгандык. Ә ул милли татар костюмыннан бик ерак. Милли кием белән эшләүче дизайнерларга, шул исәптән, миңа да, милли бизәкләребезне «укырга» өйрәнәсе иде. Аның «кодын» табасы иде. Тарихи нигезебез булса, без аны, мантыйкка туры китереп, бүгенге көн тенденцияләренә яраштырыр идек».

 Марсель Бакиров

Фото: © 

Галимнәр белән дизайнерларның төрле ярларда булуын күрсәткән тагын бер мисал. Алда тасвирланган конференция тәмамлангач, катнашучыларга «Татар костюмы» күргәзмәсе белән танышырга тәкъдим ителде. Танышырга керүчеләр арасында хөрмәтле галимебез Марсель Бакиров та бар иде. Ул күргәзмәдәге ирләр костюмының борынгыча эләктерелмәвен күреп борчылды, аннары, азакка кадәр карап бетермичә, чыгып та китте. Сүз «Туран Арт» фирмасы тәкъдим иткән костюм турында бара иде. Әмма монысы инде – аерым тема. Кыскасы, милли кием темасына уйланыр һәм бәхәсләшер әйбер җитәрлек.

Белешмә:

  • Илдар Гатауллин – «Милли хәситә» берләшмәсе җитәкчесе, милли киемнәрне реконструкцияләүче дизайнер. Тумышы белән Башкортстаннан. Башкорт милли киеменә реконструкция ясау ниятеннән «Милли хәситә» брендын гамәлгә куйды. Соңгы өч елда Казанда яши һәм татар киеме белән шөгыльләнә.
  • Хәситә – Идел-Урал буе татарларында киң таралган хатын-кыз бизәнү әйбере. Күлмәк өстеннән, сул иңбашына күкрәк турысына киелә. Дүртпочмаклы, озынча яки бүтән формада киселгән сары яисә кызыл тукымага кабырчык, сәдәф, тәңкә ише бизәкләр тагыла. Мөселман хатын-кызлары хәситә янына бөти дә тагып, аның эчендә янчык яисә тартмачык белән бәләкәй Коръән, дога язылган кәгазь дә йөрткән. Хәситә көмешчеләр тарафыннан бер үк төсле тәңкәләрне чылбырга тезеп тә ясала торган булган. (Татар энциклопедиясе сүзлегеннән)
  • «Юрүзән» – Марс Закиров шигыренә һәвәскәр композитор Венер Мөхәммәдиев көй язган җыр.

Таулар-ташлар ярып, борылып-борылып,

Юрүзәнкәй, бик шәп агасың;

Көчле гайрәт белән дулкыныңны

Биек ярларыңа кагасың.

Юрүзән, Юрүзән,

Күпне күргән, күпне кичергән.

Юрүзәнкәй – безнең данлы елга,

Күпне күргән, күпне кичергән;

Анда батыр җырчы (Безнең данлы батыр) Салават та

Акбүз атын төшереп эчергән.

Юрүзән, Юрүзән,

Күпне күргән, күпне кичергән.

Сокланган ул матур Юрүзәнгә,

Карап-карап һич тә туймаган;

Тугаеннан курай өзеп алып,

Өзелеп-өзелеп аны уйнаган.

Юрүзән, Юрүзән,

Күпне күргән, күпне кичергән.

Бу җырны башкорт телендә Гали Хәмзин, Фидан Гафаров җырлый, Айдар Галимов та башкортча башкара. Татарча профессиональ башкаручылар да булгандыр, әмма мин продюсер Җәүдәт Гыйльманов таныткан Рузалия апа башкаруын гына яхшы хәтерлим. Аның «Йөрүзән» клибы да бар.

Көй авторы Венер Мөхәммәдиев тумышы белән Башкортстанның Зианчура районыннан, Нефтеюганск шәһәрендә яши. «Юкка үпкәләгән булып, Ятларга китәсең бит; Аны, мине, үзеңне дә Бәхетсез итәсең бит» дигән җыр юллары исегезгә төшсә – ул аныкы. «Бер кайтасы иде туган якка» дигәнен дә беләсездер: «Менә тагы киттем еракларга, Туган ягым, синнән аерылып. Туган ягым, синнән аерылып, Сөйгәнемне синдә калдырып» дигән сүзләре бар.

  • Юрүзән – көньяк Уралдагы елга. Башкортстанның Белорет, Салават, Дуван, Караидел районнары һәм Чиләбе өлкәсе буйлап агып, Караидел елгасына коя.

 

Милли киемне пропагандалаучы мәдәният министры Ирада Әюпова коллегия утырышына стилизацияләнгән хәситәдән килгән иде

Фото: © Рамил Гали

«Бюро Бану» һәм Руслан Габовның «Татар дөньясы» коллекциясе

Фото: © Рамил Гали





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Пятый Тункинский марафон состоится 16 мая

В Туве продолжается тушение лесных пожаров на площади более 2,5 тыс. га

Новости Тувы



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Туране



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Туран на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.