Добавить новость
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013 Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014 Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015 Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016 Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Поиск города

Ничего не найдено

Зәмирә-Камилә Гыйззәтуллиналарның хәйрия концерты: «Зәмирә бик көтте, сорады...»

0 54

Татар эстрадасы җырчыларының моңлы булудан тыш, киң күңеллелекләре, мәрхәмәтлелекләре куандыра. Балаларның күңелләрен күреп, алар белән дуэтлар җырлаулары, терәк булулары зур хөрмәт уята. Зәмирә һәм Камилә Гыйззәтуллиналарның концерты да шундыйлардан булды. Җылы карашлар, җанлы аралашулар, елмаюлар белән тулды.

Казанда яшәүчу игезәк кызлар Камилә һәм Зәмирә Гыйззәтуллиналарга 9 гыйнварда 16 яшь тулды. Аларның икесе дә тумыштан ДЦП диагнозы белән авырый. Зәмирә игезәге Камиләдән аермалы буларак, үз аягында йөри, сөйләшә, хәтта җырлый да әле. Ә Камилә урын-җирдә ята. Күптән түгел «Интертат» кызларның тарихы белән таныштырган иде.

  • «Салават абый, сезнең белән җырласам ярыймы?»

«Зәмирә мине әлеге концертка чакыргач, бик теләп ризалаштым»

Бу концертка баруым залга кереп концерт караудан түгел, ә сәхнә артында җырчылар белән аралашудан башланды. Зәмирә аларның барысы белән дә елмаеп сөйләште, шунда ук җырлап та алды әле.

Иң беренче Зәмирә һәм Камиләнең әнисе Дания Гыйззәтуллина белән сөйләштем.

Әлеге концертка без озак, ике еллап килдек. Зәмирә бу концертны бик сорады, көтте, аның игезәге Камиләгә ярдәм итәсе килде. Беренче хәйрия концерты июньдә булды, менә ярты елдан без кабат җыелдык. Татар эстрадасы җырчылары белән элемтәдә тордык, күпләре безгә ярдәм итәргә әзер иде. Бу концертны оештыруга иң зур өлешен «Хыял» продюсерлык үзәге, Салават Фәтхетдиновның хәйрия фонды һәм ул шәхсән үзе кертте. Безгә ярдәм итүләре өчен без аларга чиксез рәхмәтле, – диде әни кеше.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Аннары сәхнә артындагы кайбер җырчылар белән дә аралашып алдым.

Алина Давыдова: «Мондый хәйрия концертларында мин еш чыгыш ясарга тырышам. Аллаһка шөкер, бүген бик әйбәт состав, биредә күп җырчылар чыгыш ясаячак. Бүген Зәмирә белән «Ялгышу» дигән җырымны җырлыячакбыз. Зәмирә бик талантлы кыз. Ул бу җырны бик рәхәтләнеп башкара, һәм аның бу җыр чыннан да яхшы килеп чыга».

Альберт Вәлиуллин: «Хәйрия концертларында катнашырга һәрвакыт ризамын. Мине чакырсалар, килергә тырышам. Салават абый мондый концертларны ел да оештыра, аңа зур рәхмәт моның өчен. Бу – бик зур эш. Аның кебек кешеләр, хәйриячеләр күбрәк булса, тагын да яхшырак булыр иде».

Алинә Сәфиуллина: «Зәмирә турында интернеттан күргәнем бар. Минем белән элемтәгә аның әнисе Дания чыкты, «Зәмирәнең сезнең белән «Юк, кирәкми» җырын башкарасы килә», - диде. Мин бик рәхәтләнеп риза булдым, чөнки хәйрия концертларына күп йөргәнем бар. Бездән хәйрия, ярдәм булсын, дим. Зәмирә – бик тырыш кыз, күп җырлар өйрәнгән, дуэтлар башкарачак бүген. Бүген Зәмирә сольный концерт куйган кебек, сәхнәдән керми дә. Шаккатып торам, ничек ятлап бетергәндер шул кадәр җырны».

Альбина Апанаева: «Бу – Зәмирәнең икенче концерты. Бүген минем репертуарымнан ул сайлап алган «Чын дустым» җырын башкарабыз. Чыгышыбызны кабатларга Зәмирә студиябезгә килгән иде. Аны бергәләшеп өйрәндек. Бүген бик матур тамаша, Зәмирәгә чакыруы өчен рәхмәт. Аңа зур уңышлар, молодец ул!»

Рината Тэй: «Хәйрия концертларында беренче чыгышым гына түгел. Мондый концертларда еш чыгыш ясарга тырышам, ни өчен дигәндә, тормышта төрле хәлләр була. Мин үзем дә шундый ук хәл белән гаиләмдә күзгә-күз караштым. Үземә дә шушындый хәйрия концерты ясарга туры килде. Аны оештыру өчен күпме көч кертелгәнен, ни өчен ясалганын бик әйбәт беләм. Хәйрия концертында катнашучы коллегаларыма ярдәм куллары сузганнары өчен бик рәхмәтле. Зәмирә мине әлеге концертка чакыргач, мин бик теләп ризалаштым. Бүген без «Югалма» җырымны башкарачакбыз. Аны Зәмирә үзе сайлап алды. Әнисе дә юл ярып бара торган көчле ханым, миңа да киңәш биреп куя, шул арада Зәмирәне дә карап өлгерә. Исән-сау гына булсыннар, уңышлар аларга. Шушы эшләгән эшләрнең әҗере булсын».

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Мин залга чыгып утырганда, концерт башланып киткән иде инде. Тулы зал Зәмирәне җылы алкышлар белән каршы алып торды.

Шунысы кызык, татар эстрадасында һәр чыгыш саен күлмәк алыштурчы бер җырчы – Илсөя Бәдретдинованы беләбез. Хәзер аңа «алмаш», шулай ук матур костюмнарын бик еш алыштыра торган Зәмирә үсеп килә. Кем белән җырлый, шуның образына туры китереп киенә. Чын кыз, «модница» инде.

Әлеге концертны оештыруга Салават абыйның зур өлеш кертүен Дания Гыйззәтуллина әйтеп китте инде. Үзе дә катнашты бит! Бөтен кеше белгән, популяр «Салкын чәй», «Уфтанма» җырларын башкарды. Аның театрында эшләүче вокалист кызлары да соло чыгыш ясады. Менә төркем ичмасам, бергә игелек тә эшлиләр.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Концерт программасы шундый кызыклы иде ки, беренче өлештә хәтта дирижер Ильяс Камал җитәкчелегендә «La Primavera» оркестры да катнашты. Вадим Захаров, Зәринә Асылкаева, Радик Яруллин, Дилә Нигъмәтуллина, Рәзил Исмәгыйлев, Марат Гәлимов һәм башкалар. Артистлар исемлеген язып та бетереп булмый.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Концертның кульминацион мизгеле – Ильвинаның Зәмирәгә бүләк тапшыруы булды. Ул аңа композитор Гүзәлиядә җыр яздырырга, һәм видеоклип төшерергә сертификат бүләк итте. Зәмирәнең ничек балкуын күрсәгез! Тиздән телеэкраннарда аның үзенең җырын, клибын да күрербез, Аллаһы боерса. Ә Ильвинага баланың күңелен күргәне өчен зур рәхмәт. Үзенә дә уңышлар юлдаш булсын.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Гомумән, мондый концертларда катнашкан һәр артистка эшләгән игелекләре меңе белән әйләнеп кайтсын. Алар өчен чыгып җырлауның бер авырлыгы юк кебек. Тик шул ук вакытта алар җырлаулары белән гаиләгә олы ярдәм күрсәтәләр, баланың күңелен күрәләр.

Артистларга гына түгел, килгән тамашачыларга да рәхмәт. Концертның никадәр уңышлы үтүе алардан тора бит. Акчаларын жәлләмичә, кызларга булышабыз, дип килгәннәр, шуңа өстәп үзләре дә рәхәтләнеп ял итеп кайтып китәләр.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Первый в 2026 году «День без турникетов» в компании «ЛокоТех – Сервис» состоялся в депо Москва-Сортировочная.

Горячий барре. Испытали на себе фитнес, который заменит поход баню

Завершились чемпионаты Центрального округа Росгвардии по военно-спортивному многоборью и лыжным гонкам

Весна-2026 готовит суровое испытание: гидрологи предупреждают о риске масштабного половодья в десятках регионов России


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Тула на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.