Добавить новость
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013 Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014 Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015 Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016 Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Еллар үткәч (Кәрим Кара)

0 49

10 елдан артык Казанда булганы юк иде Хәкимнең. Әле дә, көтелмәгән эшләр килеп тумаса, киләсе юк иде бу якларга. Яратмады ул Казанны, ә бит гомеренең иң матур еллары, яшьлеге монда үтте.

Бу җирләрдән читтә – күрше Ульян өлкәсендә туып үсте ул. Анда адым саен бер татар, гомумән, чиктәш өлкәләрдә татарлар күп яши бит: Чувашиядә, Башкортстанда, Удмуртиядә. Зур булмаган татар авылында балачагы үтте. Шунда укыды, тирә-як дөнья белән танышты.

Юк кына нәрсә Татарстанга омтылуына сәбәп булды аның. Ниндидер иншаны шигырь юллары белән язганы өчен, үз эшенә мөкиббән киткән татар теле укытучысы Фәридә апасы малайны күкләргә күтәреп мактады иптәшләре алдында. Хәтта теге иншаны үз куллары белән балалар гәзитенә җибәрде. Ни хикмәт, шул чиле-пешле нәрсәне бастырып чыгардылар, гәзиттән кечкенә генә хат та килде әле. Бер шәрәфле абый Хәкимне язгалап торырга өндәгән.

Мондый хәлләр үсмергә ничек тәэсир иткәнен чамаларга була инде. Хәким бар вакытын шигъри юллар сырларга бирә башлады, төннәр йокламый, киләчәктә иҗади уңышларын күзаллады. Сибгат Хәкимнәр, Хәсән Туфаннар янәшәсендә күрде үзен. Аның да исеме Хәким ич, бик тә колакка ятышлы, ул да билгеле язучы булып китәр берәр заман.

Атна саен дигәндәй төрле гәзитләргә үзенең язмаларын җибәрде булачак талант. Ул вакытларда авторлар белән эшләү бар иде. Күп язмаларын басуын басмадылар. Әмма килгән җавап хатларын уку да йөрәген җилкетә иде Хәкимнең. Менә бит аны исәпкә алалар, төпле киңәшләр бирәләр, үзләренеке саныйлар. Ә басылган 3-4 шигырен гәзиттән кисеп алып, яхшы кәгазьгә ябыштырды ул, төсле материал белән пөхтәләп тышлады – нәни генә китапчык килеп чыкты. Бу – аның беренче «басма» әсәре иде. Киләчәктә мондый китаплар күп булыр, дип өметләнә иде ул.

10 классны тәмамлап, кулынан аттестат алгач, ике уйлап тормады Хәким, туры Казан университетына юл тотты. Анда укыячагына тамчы да шиге юк иде малайның. Беренчедән, яхшы укыды, икенчедән, ул үзен сайлап алынганнар арасында дип күзаллый башлаган иде. Ник дигәндә, мәктәптә абруе зур булды: укытучылар хөрмәт белән карадылар, кичәләрдә, кычкырып, үз язганнарын укыды, хәтта район гәзите аена бер тапкыр аны әдәбият түгәрәге җыелышларына чакыра иде. Рәсми кәгазьләр җибәреп!

Укырга керде Хәким, әмма зур авырлык белән. Чит өлкәдән булганына бер ташлама ясаса коммисия, ир җенесеннән булганы өчен белем сайлыгын күрмәмешкә салыштылар. Татар бүлегендә егетләр бармак белән санарлык була бит гадәттә.

Укый башлагач, Хәким ташлап кайтып китәрлек булып бетте. Аны кешегә санаган иптәшләре юк иде. Шәһәрнекеләр үтә карадылар, авылдан килгәннәр өчен дә килмешәк булды. Кемнәрдер дуслаштылар, берләштеләр, ә Хәким ялгызы йөри бирде.

Ул буш вакытларында алып килгән язмаларын төрле редакцияләргә илтеп карады. Бар җирдә аны йомшак кына кире бордылар. Мондый язмалар мәктәп яшендәгеләр өчен таман булыр иде, бәлки, әмма чын шигърияттән бик ерак торалар, имеш...

Тагын бер яктан зур сынау куйды аның алдына язмыш. Авыл баласының акча яклары да бик мөхәл иде. Һәр тиен санаулы, Ульянга кадәр кайтып йөрү мөмкинлеге юк. Тирә-як авылда торганнар бәрәңгесен, йомыркасын, каймагын йөкләп киләләр, ә Хәкимнең стипендиягә кадәр калган көннәрне чутлап гомере үтә. Ач йөрүнең ни-нәрсә икәнен шул вакытларда татыды студент. Тулы корсаклы адәм – бәхетле адәм икән ул!

Барысы бергә җыелып килеп, төшенкелеккә салдылар үсмерне. Барыбер берни килеп чыкмас, туган якларга кайтып китәргә кирәк. Классташларына ияреп механизаторлыкка укырга керер, авылга эшкә кайтыр, анда – якыннары, һәр куак, һәр очкан кош таныш...

Тәгаен шулай булыр иде дә, өзә сугып юлланыр иде Хәким туган якларына, һәм аның язмышы бөтенләй икенче сукмаклардан киткән булыр иде. Көтелмәгән сәбәп аны калырга мәҗбүр итте. Алай гына да түгел, ә бәлки барлык авырлыкларга каршы торырга ярдәм итте, өмет уятты, көннәрен яктыртты, яшәешенә мәгънә бирде.

Укулар башлангач, беренче лекцияләрне тыңлаганда, тирә-якны ихласлап күзәтергә батырлыгы җитмәде аның. Табигате белән, тыштан әллә кем булып күренергә тырышса да, ул кыюсыз, оялчан зат иде. Үзен тәкәббер тотышы да кемнәргәдер игътибар итүдән катгый тыйды. Ул вакытта Хәким, минем талантлы булуымны ишетеп белерләр дә һәркайсы танышу теләге белән каршыма килеп басар, дип уйлый иде. Ни аяныч, мондый вакыйгалар булмады.

Бераз җайлангач, өйрәнә төшкәч, үзенең гап-гади авыл мокыты икәнен бар йөрәге белән аңлагач, ул бар кафедраны җентекләп күз уңыннан үткәрде. Алда – купшы шәһәр кызлары, кыланчыклар, гел аларның тавышы яңгырап тора тәнәфестә, уң канатта – Казан арты, Арчалар, алар бердәм, чит-ятны үз араларына кертмиләр, әнә «Камчаткада» – барысына төкереп караган егетләр. Укытучы сүзләрен язу уйларында да юк, кәрт сугалар. Әнә берсе свитерын салып маташа «конга» куярга...

Шул чак Хәкимнең тыннары куырылып китте. Аннан 2 рәт алда күктән төшкән бер гүзәл зат гади авторучка белән алдындагы дәфтәренә энҗе хәрефләр тезеп булаша иде. Башын кисәргә бирә Хәким: шул минутта ул кызыйны урап алган сихри яктылык күрде ул, күз камаштырырлык яктылык. Алтынсу чәчләр, мәрмәр муен, уелган колаклар, нидер шыбырдаган ахак иреннәр арбадылар, сихерләделәр мәңгелеккә аны. Шул мизгелдән бөтенләй икенче дөньяда яши башлады егет. Ул тормышта бары тиңе булмаган гүзәл зат бар иде, ә калган галәм, җиһан бары аның өчен тереклек итә, аның өчен әйләнә...

Моңа кадәр Хәкимнең кызлар күргәне бар иде, әлбәттә. Вәләкин берсен дә тиңсенмәде ул үзенә, өстән аска карады шул ыбыр-чыбырга. Нигә кирәкләр аның халыкка хезмәт итәргә багышланан иҗат тулы гомерендә? Вакыт уздырып, артык сөйләшеп тә тормый иде шулар белән.

Ә Лилия, бер авыз сүз әйтмәстән, магнит тимерне үзенә тарткандай тартты, ихтыярын яулады.

Бер группа студентлары булгач, әлбәттә, аларга якыннан аралашырга туры килде. Бергә имтиханнар тапшырдылар, бергә стройотрядта эшләделәр, танцыларда парлап биеделәр. Әмма Хәкимнең бервакытта да кызга үз хисләрен белдергәне булмады. Әллә күңеле белән сизде ул кире кагылачагын. Күпләр кызның йөрәгенә ачкыч яратырга тырышып карадылар. Берсенә дә бәхет елмаймады. Ә Лилия чынлап та гүзәл иде: коеп куйган сын, сихерле караш, чибәр йөз генә түгел, күңеле дә, холкы да искитәрлек иде аның. Тәмам төшенкелеккә бирелгәндә, Хәким үзенең бу кыйммәтле затка тиң түгеллеген аңлый иде, әмма йөрәк сине тыңлыймыни ул?..

Соңгы курста Лилия кияүгә чыкты. Яшел Үзән егете Шакир булды аның сайлаганы. Хәким фикеренчә, ул егет күктән йолдыз чүпли торганардан түгел иде. Ни-нәрсәсенә кызыккандыр Лилия?

Бу хәлдән соң Хәкимнең күңелендә кызга карата ачу, рәнҗү тойгысы туды. Күралмас булды ул Лилияне, тупаслыктан үзен чак-чак тыеп, читтәнрәк йөрергә, аралашмаска тырышты. Ә төшләренә челтерәтеп көлгән, аңа таба бәләкәй генә кулларын назланып сузган Лилияне күреп, ыңгырашыплар уяна иде.

Соңгы курста Хәкимнең үзенә тиң танышлары пәйда булган иде инде. Илдә төрле үзгәрешләр барган еллар. Бар әйбер дефицитка әйләнеп бара. Күп вакытын Хәким шәһәрнең үзәк базарында үткәрә иде. Нәсәләрдер сатарга, кемнедер «төп башына утыртырга» маһирланып китте ул. Кесәләрендә акчалар кыштырдый башлады. Тамак туйдыру турында уйламый иде инде, кием-салым – энәдән-җептән, үз-үзен тотышы ышанычлы, теләсә кем юл бирде аңа хәзер.

Институттан соң дипломын өйгә кайтарып сандыкка салды да танышлары белән Төркиягә очты Хәким. Берничә ел Ульян базарларында Төркия кием-салымнары сатты, аннан Ленинградка күчеп, хрусталь белән сәүдә итте. Соңыннан Мәскәүгә – башкалага китте, төзелеш бизнесында мая туплады. Хәзер гомеренең күп өлешен чит илләрдә үткәрә иде ул.

Хәким канәгать иде үз тормышыннан: теләгәне алдына килә, акчаны чутлап тормый, аның сүзе закон бик күпләр өчен. Менә бу шәһәргә килгәч кенә истәлекләргә бирелеп алды. Лилияне исенә төшергәндә, йөрәгенең төпкелендә сакланган рәнҗү баш калкытты. Дөрес, аның гомерендә хатын-кызлар күп булды. Лилиядән күпкә чибәрләр аңа атлыгып тордылар. Тик ул чибәркәйләр акча хисабына сату иттеләр хисләре, матурлыклары белән.

Өйләнгән хатыны күңеленә хуш килмәде аның, бары үз тиңенең кызы булганы өчен өйләнде, мал-мөлкәтләрен берләштерделәр. Хәзер дә җиде ят алар бер-берсенә. Ә менә Лилия, курсташ, беренче мәхәббәт, ничек яшәп ята икән бүгенге көндә?

Янындагыларга аның турында белешмәләр җыярга әмер бирде ул.

Кичке якта ял иткәндә, урынбасарын тыңлады хуҗа. Хатын урта мәктәптә эшли икән, 2 баласы: улы һәм кызы бар, фатирлары 2 бүлмәле, ипотека түлиләр, ире – теплотрасса оешмасында, тазалыгы какшау сәбәпле, мәктәптән киткән. Адресы:..

– Җыеныгыз, барып кайтабыз, – дигән фикергә килде көтмәгәндә Хәким. Алдына алганны эшләмичә калдырмый иде ул. – Чәчәкләр, кыйммәтле парфюм, шоколадлар ягын кайгырт, – диде ул, таләпчән генә. – Мин 15 минуттан төшеп җитәрмен ...

Иномарканың йомшак кәнәфиендә тирбәлеп Яшел Үзәнгә җилдергәндә, кәефе күтәрелде Хәкимнең. Менә язмышның шаяруы! Кайчандыр беренче чибәр булып чутсыз егетләрнең йөрәген яралаган Лилия – бүген килеп гади укытучы, кочак-кочак дәфтәрләр тикшерә торгандыр. Дәресләр бүлешеп, ата-аналар белән аңлашып, тәртипсез укучыларны юлга салып тазалыгы кашагандыр. Әнә ире бөтенләй мәктәптән киткән, диделәр бит. Ни шатлык аның тормышында? Шул ике бүлмәле фатирымы, аның дә әле кредитын түләп ничә еллар чиләнәсе. Шул хәлдә Хәкимне күрсә ниләр уйлар икән? Терсәген тешләрдәй булыр да соң. Теге елларда Хәкимнең ут йотканын белмәгән дисеңме әллә? Белмәс, ди, хатын-кыз йөрәге сизгер була ул...

Ишекне Лилия ачты. Һич тә үзгәрмәгән төсле иде ул, шул ук яндырып алган караш, серле елмаю. Бер минутка югалып калды хәтта Хәким. Ялгызы икән, ире балалар белән Казанга Курчак театрына киткән.

Бүләкләрне рәхмәт итеп алды да чәй куйды хатын. Иске танышлар, элеккеләрне искә төшереп, озак кына утырдылар. Утырган саен яңара барды хисләре Хәкимнең. Менә хәзер килеп кенә ни-нәрсә югалтканын аңлады ул. Бу хатын өчен бар нәрсәдән ваз кичеп көрәшәсе булган аңа.

– Мин сиңа табынып яшәдем ул елларда, Лилия, – дип, соң булса да күңелен ачып салды ул.

– Мин белдем синең хисләрең турында, – диде, гади генә итеп, хатын.

– Әгәр мин сине үзем артыннан чакырсам, барыр идеңме, Лилия? Син патшабикә булып яшәячәксең. Булган байлыкларым – синеке, – дип тәкъдим итте Хәким, һаман нәрсәгәдер өметләнеп.

–  Юк, Хәким, – диде ике уйларга урын калдырмый Лилия. – Без синең белән – капма-каршы шәхесләр. Мин үз тормышымда чын-чынлап бәхетле: яраткан ирем, яраткан балаларым, яраткан эшем, яраткан якыннарым. Син байдыр, күп нәрсә хәлеңнән киләдер, бәхәсләшмим. Ләкин барысын да акчага сатып алып булмый бит. Безнең дә ирем белән күп акчалар турында хыялланган чакларыбыз булгалый, яшермим. Әмма булганының бер өлешен дә мин акчага алмаштырырга теләмәс идем. Туры сүзле булганым өчен гафу ит, Хәким...

Хәкимгә урыныннан торып чыгып китүдән башка юл калмады. Алар җылы хушлаштылар. Төнге караңгылыкка чорналган юлдан җилдергәндә, Хәким кат-кат Лилиянең сынын күз алдына китерде. Бәхетледер, йөзе балкып тора. Һәркемнең үз тәкъдире. Хәким, мәсәлән, бүгенге тормышта үзе 2 бүлмәле фатирда яши алмас иде. Акча – аның өчен тормыш мәгънәсе. Үлгәнче шулай дәвам итәчәк. Анысы да әллә бүген сагалап торадыр аны. Һәрнәрсә өчен җавап тота бәндә. Гамәлләренең җавабын тегендә баргач үзе бирер әле. Ләкин Лилия төсле саф күңелле затлар яшәгәнгә генә һаман әйләнә торгандыр бу Җир шары. Күптән күчәреннән ычкынып очар иде бушлыкка...





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Силы ПВО уничтожили 347 БПЛА над регионами России за прошедшую ночь, сообщили в Минобороны

В период с 21:00 мск 6 мая до 7:00 7 мая средства ПВО перехватили и уничтожили 347 беспилотников самолетного типа над российскими регионами, сообщило Минобороны РФ

С начала объявленного Россией перемирия силы ПВО уничтожили 264 беспилотника

Росгвардия чтит память воинов НКВД – участников первого Парада Победы


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Тула на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.