Добавить новость
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013 Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014 Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015 Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016 Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Әсхәт Каюмов: «Төрмәдә мин бәхет таптым»

0 116

Мин «Ярдәм» мәчетенә журналистлар өчен оештырылган очрашуга барган идем. Шунда тыйнак кына елмаеп утырып торган бер кеше таныштырдылар. «Утырып чыккан» дигән сүз бу кешегә бөтенләй туры килми иде. Әмма Әсхәт Каюмов 8 ел буе тоткынлыкта булган кеше икән. Аның гыйбрәтле язмышы башкаларга да кызык булыр кебек. 

***

Имамнарның төрмәләргә килеп эшләве тоткыннарга яңа тормыш башларга мөмкинлек бирә, ди Әсхәт Каюмов. Ул тоткынлыкта булганда ислам динен кабул итә, динне өйрәнеп, мөселманнар арасында абруйга ирешә. Хәзер дәгъвәт белән, башкаларны да дингә чакыру белән шөгыльләнә. 

Аллаһы Тәгалә караңгылыкта адашкан һәр кешенең дә күзләрен ачарга сәләтле. Балачактан бирле мин гадел кеше булырга хыялландым. Кызганычка, килеп чыкмады.

Мин 1981 елда Чаллы шәһәрендә гади татар гаиләсендә тудым.  Әти Ульяновск өлкәсе Ертуган авылыннан. Мин балачакта авылга еш кайта идем. Табигатьнең матурлыгы әле дә исемдә. Анда атлар үрчетергә хыяллана идем...

Дзюдо белән мавыктым, озак вакыт шөгыльләнгәч, чемпион булырга хыялландым. Мәктәптә әйбәт укыдым. Чит ил телләрне үзләштерү җиңел бирелде. 18 яшькә кадәр әйбәт кенә укыдым. Әмма ялкаулык кына харап итте. 90нчы елларда ниләр генә күрергә туры килмәде! Туганнар, еш кына бергә җыелып, бәйрәм итәргә ярата иде. Бер генә утырып алу да спиртлы эчемлекләрсез үтми. Аларга ияреп, үзем дә аракыга тартыла башладым.

Әти эчкәнгә күрә, әни миңа 6 яшь булганда аерылды. Мин яшьтәшләрем белән иртәдән кичкә кадәр гел урамда йөрдем. Кризис вакытында әни безне ашатыр өчен акча эшләде. Ә без дуслар белән урамда булдык...

Әти тәрбиясе җитмәде миңа. Тулы гаиләдә үсмәгәч, эгоист булдым. Бу минем тормышымда аяныч нәтиҗәләргә китерде. 11 сыйныфта беренче тапкыр тәмәке тартып карадым. Аннары инде аракысы да, сырасы да башланды. Кызлар белән чуалдым. Хәзер генә бу әйберләргә башкача карыйм.

Аннары эретеп ябыштыручы булыр өчен техникумга укырга кердем. Аны тәмамлагач, армиягә киттем. Ерак Көнчыгышта Хабаровск өлкәсенең Сергеевка бистәсендә 2 ел хезмәт иттем. Армиядәге тормыш ошый иде. Анда спектакльләр куйдык. Безнең чыгышлар турында хәрби газеталарда да яздылар. Армиядән соң Мәскәү яки Санкт-Петербург театр училищесына укырга керергә тәкъдим иттеләр. Ләкин күңел өйгә тартты. 

«Эчүне ташларга өшкерелгән йөзем булышты»

2003 елда Чаллыга кайттым. Югары белем алырга теләдем. Көндезге уку бүлегендә 6 ел укып, менеджмент һәм оештыру профиле буенча югары белем алдым.

Әмма, кызганычка каршы, армиягә кадәр наркотиклар белән мавыга башлаган идем. Армиядән соң эчү, тарту – барын да кулландым. Бу көн саен диярлек кабатлангач, мондый тормыш туйдыра башлады. Әнигә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем. «Әни, ничек эчүне ташларга?» – дим. Шул вакытта ул мәчеткә барып, үзе белән өшкергән йөзем алып кайтты. Белмим, чыннан да файдасы тидеме, әмма мин аны ашагач, эчүне ташладым. Эчмәгәч, дөнья җайлангандай булды.

Әмма наркотиклар спиртлы эчемлекләрдән яманрак. Алардан болай гына арынып булмый. Шулар аркасында мин төрмәгә эләктем дә инде. Ә минем бит бөтен нәрсәм дә бар иде! Хатыным да, улым да, эшем дә... Балачак җәрәхәтләре аркасында тормышның түбән баскычына тәгәрәгәнмендер. Әти тәрбиясе җитмәде миңа. Наркотик күңелемдәге бушлыкны тутырды.

Беренче тапкыр тотылгач, наркотиклар өчен беренче шартлы срок алдым. Икенче тапкыр тотылганнан соң 8 ел һәм 1 айга утырттылар. Ул вакытта законнарны кырысландырганнар иде. 

Тормышымның асты өскә килде. Җилкәмә авыр йөк ятты. Тәмам төшенкелеккә бирелдем. «Эх, гаиләмне ашатырга акча эшләп йөргән булсам шунда!» - дип тә уйладым. Ниндидер үземнең теләкләрем аркасында барын да югалтырмын дип күз алдына да китергәнем булмады.

Әмма шул ук вакытта минем барысын да уйларга вакытым булды. Тоткынлыкта барысын да үлчәдем, уйладым, анализладым. Кем мин? Кая эләктем? Ни сәбәпле? Вакыт-вакыт барысы да чын түгелдер дип уйладым. «Әллә туганнарым миннән шаярамы икән?» – дип тә уйладым хәтта. Кемдер килер дә: «Әсхәт, әйдә чык инде, булды. Без сине акылга утыртырга гына теләдек», – дияр сыман иде. Ләкин болар барысы да иллюзия генә иде.

Минем туганнарым арасында төрмәдә утыручылар юк. Минем нәсел – Алладан курка торган, тәртипле, намуслы. Минем төрмәгә эләгүем турында хәбәрне туганнарым җәй уртасында өсләренә көртләре төшкәндәй кабул итте. Беркемгә дә андый тормыш язмасын!

Иреккә чыкканда, әти белән күрешергә өлгермәдек. Ул 2020 елда үлде. Аның ашында гына булдым. Ә әни исән-сау, Чаллыда яши.

«Без «җинаять дөньясында» хөрмәт яулап алдык. Ислам дине миннән чын кеше ясады»

Төрмәдә утырганда, «Тормышым бетте!» – дигәндә, мөселман кешесен очраттым. Кызганычка, исемен дә, кушаматын да хәтерләмим. Без аның белән 1-2 тапкыр гына күрештек. Безнең беренче очрашуда ул егетләрнең мат белән сөйләшкәнен һәм тартканын кабул итмәде. Икенче очрашуда аннан нинди китап укыганын сорадым. Ул миңа ислам дине турында сөйләде.

Коръәнне беренче тапкыр төрмәдә укыдым. Күңелемдәге суларга бирмәгән авыр йөк 3 айдан соң юкка чыкты.

Сүрәләрне укып чыккач, баштагы кайгылар юк булды. Ислам балачактан бирле кызыксындырган сорауларга җавап табарга булышты. Сыйныфташларым үскәч кем буласын укыганда ук белсә, мин үземнең кем буласымны күз алдына китерми идем. Максатларым булмады. Мондый битарафлык мине төрмә юлына бастырган да. Ләкин нәкъ менә шул төрмә үз юлымны табарга булышты да. Аллаһы Тәгалә үземне генә калдырмады. Яныма мөселманны җибәрде дә, ул кеше миңа дин турында тәфсилләп сөйләде. Ул минем бөтен сорауларыма да җавап бирде.

Бер мәлне мин башка төрле яшәү рәвеше алып барырга булдым. Исламны җентекләп өйрәнә башладым. Коръәнне укып чыкканнан соң, намаз укырга кирәклегенә инандым. Күңелдә аңлатып бетерә алмаслык хисләр туды.

Безгә «Ярдәм» мәчетеннән Илдар хәзрәт Баязитов килгән иде. Күзе күрмәүче Фәнис хәзрәт Мингәрәев белән дә таныштым. Аның турында белүчеләр бардыр. Аның, бөтен эшен ташлап, безнең янга килүе мине илһамландырды.

Күп дәресләр үткәрелде. Коръәнне өйрәнү буенча түгәрәкләр оештырылды. Без «җинаять дөньясында» хөрмәт яулап алдык. Ислам дине миннән чын кеше ясады.

Тормышымда дөрес максатлар куярга өйрәндем, шул исәптән «юк» дияргә дә. Ничек кенә яңгырамасын, әмма нәкъ менә төрмәдә мин бәхет таптым. Үземне Аллаһы Тәгалә белән икәүдән икәү генә калгач, бәхетле итеп сиздем.

2020 елда мине иреккә чыгардылар. Пандемия башланган вакыт. Иреккә чыкканчы, кардәшләрем белән саубуллашуы авыр булды. Алар – яшь мөселманнар, мин аларга үземнең балаларыма кебек карый идем.

«Ярдәм» мәчетендә эшлисем килде. Илдар хәзрәт белән без 6-7 ел дәверендә аралашып тордык бит. Мәчеткә килгәч, мине киендерделәр, ашаттылар. Туганнарыма бүләкләр дә алып кайттым.

Төрмәдән чыккач, әлбәттә, күп авырлыклар кичерергә туры килде. Берәр эшкә керергә ниятлим – алдарга гына торалар. Бер хезмәт хакы вәгъдә итәләр, бөтенләй башканы түлиләр. Акча җитмәгәнлектән, гаиләдә бәхәс еш куба башлады. Хатын белән уртак тел таба алмадык, ислам динен кабул итәргә дә ул каршы булды. Аерылдык. 

Улыгыз белән аралашасызмы?

 Әйе. Аңа 12 яшь. Чаллыда укый. Әнисе белән тора. Мин аның белән горурланам һәм аны бик каты яратам. Тик исемнәрен әйтеп тормыйм. Яшүсмерләр кызу канлы, шук була. Шул вакыттан аларга дөрес юлны күрсәтергә кирәк. Аларны тыеп калырга кирәк, дип уйлыйм. Мин дә балачакта шук идем һәм шундый хәлләргә юлыгырмын дип уйламадым. Улыма минем сүзләрем үтемле тәэсир итәр дип ышанам. Ул ялгыш юлга кереп китмәс дип өметләнәм!

Сез хәзер кайда эшлисез?

Илдар хәзрәт мине үз янына чакырып, типографиядә эшләргә тәкъдим итте. 2022 елның июленнән бирле «Ярдәм» мәчете типографиясендә эшлим. Хыялым чынга ашты! Эштә бар да мин теләгәнчә: дини мохит һәм динле тормыш кайный. Мин янәдән өйләндем. Хатынымның исемен сер итеп калдырасым киләм.

Җәмәгать эшендә имамнарга булышам, колонияләргә йөрим. Төрмәдә эчкечелек, тарту, наркотикларга каршы чыгыш ясыйм. Бөтен җинаять диярлек нәкъ менә шулар белән мавыгу аркасында туа. Әмма дөрес юлга басарга беркайчан да соң түгел.

Төрмәгә кергән һәм чыккан Әсхәт бер-берсеннән ничек аерыла?

8 ел төрмәдә утырдым. Анда эләккәнче минем тормышта максатларым булмады. Ул вакыттагы үземне чын ир-ат дип атый алмыйм. Анда ислам динен кабул иткәч, гел ир-атлар арасында булгач, шәхес буларак формалаштым. Үз алдыма яңа максатлар куйдым.

Төрмәгә эләккәндә гәүдәм спортчыларныкы кебек иде һәм шул ук вакытта ябык идем. Чөнки мин ике эшне берьюлы алып бардым. Наркотиклар да кулландым, спорт белән дә шөгыльләндем. 

Төрмәдә шундый әйтем бар: «Тюрьма – кому ловушка, кому кормушка». Кемдер борчылу аркасында ябыга, кемдер киресенчә, тазара. Мин 8 ел буена анда спорт белән шөгыльләндем. Ә иреккә чыккач, тазардым. Чөнки баллыны күп кулланам, лимонадлар күп эчәм.

«Кешедән мөселман буларак ярдәм сорыйсым килми, мөселман буларак ярдәм итәсем килә»

Бүген минем хис-кичерешләрем ташып тора.

Беркөнне машина белән чокырга төштем,алгы тәгәрмәчләрне тиштем. Трасса кырыенда басып торам. Бертуктаусыз иномаркалар йөри. Минем баллон юк иде. Кемнең дә булса ярдәме кирәк. Мин үзем курткадан, башымда түбәтәй. Шуңа күрә капюшон кияргә булдым. Мөселманнар юлда йөргәнен белсәм дә, алай түбәтәй белән басып торсам, мине дөрес аңламаска мөмкиннәр дидем. Кешедән мөселман буларак ярдәм сорыйсым килми, үземнең мөселман буларак ярдәм итәсем килә. Берәр яхшы кеше барыбер туктаячагына ышандым.

 20 минуттан соң бер машина туктады. Үзенең машинасы белән трассаны каплады. Барысы да сигналларын акырта башлады. «Нәрсә булды, ярдәм кирәкме?» – дип сорады ул.

Аның машинасына кереп утырдым да, христиан динендәге кеше булганын аңладым. Руханины күреп, гаҗәпләндем. Аннары үземне кулга алып, анардан кем булуын сорадым. Ул чиркәү башлыгы Анатолий булып чыкты. 18 елдан артык хезмәт итә икән инде.

Кыскасы, Аллаһы Тәгалә миңа нәкъ менә шул кешене юкка гына җибәрмәгән. Миңа диндәге үземнең карашларны яңадан карап чыгарга кирәк булган. Ул мине кибеткә алып барды. Баллон алырга дип кибеткә кереп киткән идем, чыксам, мине көтеп утырган! Без аның белән уртак дини темаларга аралаштык. Мин аңа да, Ходайга да бик рәхмәтле. Ул миннән бер тиен дә алмады. Шунардан соң мин христианнарны тагын да хөрмәт итә башладым.

***

Бүген Әсхәт Каюмов җәмәгать эшчәнлегендә имамнарга ярдәм итә, колонияләргә йөри, конфликтлы хәлләрне чишүдә булыша. Бу эшне башкару өчен аның тормыш тәҗрибәсе җитәрлек дип саный. Хәзерге тормышы белән ул бик тә канәгать. Ниһаять, аның тормышында мәгънә, яңа максатлар һәм ямь бар!





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Новосибирске интерес к долгосрочной аренде квартир в марте вырос на 8% по сравнению с февралем

Депутата обругали на пешеходном переходе: дайджест главных, значимых и резонансных региональных событий

В Воронеже впервые пройдёт межрегиональный «Кубок Защитников Отечества» по нардам

Аренда комнат немного подешевела за I квартал 2026 года: в Симферополе снять дешевле, чем в Севастополе


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Тула на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.