Иран илчесе: Россиянең хәзерге авырлыкларны җиңеп чыга алуына ышанабыз
Иранның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Казем Джалали фикеренчә, Россия санкцияләр шартларында үсеш күрсәтә алачак.
«Без санкцияләрнең нәрсә икәнен беләбез. Бу яктан тәҗрибәле ил буларак, Россиягә ярдәм итәргә тырышырбыз. Россия халкы – бөек халык. Сездә климат салкын булса да, халыкның йөрәге җылы. Россиянең хәзерге авырлыкларны җиңеп чыга алуына ышанабыз», – дип сөйләде ул KazanSummit форумында узган секциядә.
Ул санкцияләрнең милли рухны күтәрү өчен бер инструмент булуын да әйтте.
«Ул режимны милли рух дәрәҗәсен күтәрү өчен кулланып була. Без аны эшләдек. Санкцияләр вакытында үз аягыбызда нык басып торырга тиеш булуыбызны аңладык. Безнең икътисад башка илләргә бәйле булмаска тиеш. Ил эчендәге мөмкинлекләрне кулланырга, үстерергә кирәк. Без тырыштык, үсеш күрсәттек. Бүгенге көндә беркем дә Иран икътисады түбән дип әйтә алмый. Без ышанабыз: Россиянең потенциаль мөмкинлекләре бик зур. Ул үзенең икътисадын үстерә алачак», – диде ул.
Секцияне оештыручылар Иранның кырык елдан артык санкцияләр режимында яшәвен искәртте.
Иран илчесе Россиядә хәләл индустриянең үсеш алуын да ассызыклады. «Киләсе елларда ислам дөньясы илләре белән Россия арасындагы элемтә тагын да ныгыр дип уйлыйбыз», – диде ул.