Россия гражданнары Казахстаннан хәрби самолетлар белән кайта ала
0
51
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). 9 гыйнварда Казахстанның Алмата төбәгендәге Россия гражданнары халыкара аэропорттан 17:00 сәгатьтән 18:00гә кадәр Алмата — Иваново һәм Алмата — Оренбург маршрутлары белән очып кайта алачак. Рейсларны Россия Оборона министрлыгының хәрби-транспорт авиациясе башкара.
Халыкны җыю аэропорт терминалында 14 сәгатькә билгеләнгән. Бу хакта үзенең Instagramында ТРның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев хәбәр итте.
«Аэропорт терминалында халыкны җыю 14:00 сәгатьтә башлана. Аэропортка кадәр үзегез килү, гамәлдәге паспортларыгызны онытмау сорала, шулай ук „бер пассажирга — бер кул багажы“ алырга рөхсәт ителә. Гадәттән тыш хәлләр аркасында, аэропорт тарафыннан бортка багаж ташу хезмәтләре күрсәтелми», — диелә хәбәрдә.
Денис Вәлиев хәрби-транспорт авиациясе очкычларының гражданнар өчен уңайлы дәрәҗәдә булмавын һәм бу очу турында карар кабул иткәндә шуны да исәпкә алырга кирәклеген искә төшерә.
Казахстан Республикасы һәм Россия арасында Алмата аша даими пассажирлар йөртү туктатылу сәбәпле, РФ илчелеге бу мәгълүматны максималь рәвештә таратуны сорый. Республикада шулай ук элемтәдә өзеклекләр күзәтелә.