Рөстәм Миңнеханов Индонезиянең Россиядәге илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште
0
96
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Индонезиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жозе Антонио Морато Тавареш белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.
Очрашуда Татарстан һәм Индонезия арасында сәүдә һәм сәнәгать, мәгариф һәм фән, мәдәният, медицина өлкәсендә элемтәләрне алга таба ныгыту адымнары турында фикер алыштылар. Шулай итеп, Республика Индонезиягә нефть химиясе һәм машина төзелеше продукциясе, йөк автомобильләре, вертолетлар, суднолар, фармацевтика һәм медицина җиһазлары, хәләл авыл хуҗалыгы товарларын һ. б. экспортлауны киңәйтү белән кызыксына.
Татарстан Президенты Илчегә республикага карата булган кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, Индонезия — Көньяк-Көнчыгыш Азиянең интенсив үсә торган икътисадларының берсе һәм АСЕАН илләре арасында Россия Федерациясенең мөһим сәүдә партнерларының берсе.
Татарстан Президенты шулай ук республикада кайбер компанияләрнең Индонезиядә эш тәҗрибәсе барлыгын искәртте. Алар арасында КАМАЗ, Казан вертолет заводы бар. Ул товар әйләнеше күләмен арттыру юнәлешендә эшләргә тәкъдим итте, ул якынча 34 млн АКШ доллары тәшкил итә.